Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Грант зур түгел, тик бик кадерле

"Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге "Без бер гаилә" проекты белән "Иҗтимагый инициатива - 2014" социаль проектларының республика конкурсында җиңү яулаган.

Әлеге конкурска социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләреннән 74 проект җибәрелгән булган, бары 12 проект кына җиңү яулаган, ә 4 проект (шул исәптә Яңа Чишмә "Кайгырту" ХСХКҮ дән дә) "Ак Барс Созидание" Хәйрия фонды грантына ия булган.
-Сезнең проектның максаты нинди ? - дигән сорау белән эш авторы - социаль педагог Татьяна Порецкаяга мөрәҗәгать иттем.
-Проектның максаты - үсештә тайпылышлар булган балалар тәрбияләүче ата-аналарга булышлык итү һәм үзәк шартларында психологик-педагогик һәм медицина ярдәме күрсәтү.
Грант акчасына (18 мең сум) "Чудо-песочница" сатып алачакбыз. Ком, уенчыклар һәм шарчыклар белән коры бассейн - бу баланың эчке киеренкелеген бетерүдә уникаль ысул. Төсле шарларда "коену" баланың кәефен генә күтәреп калмый, ә аларның кан әйләнешен һәм физик хәлләрен дә яхшырта. Шушы проект аркасында безнең районнан алты гаилә үз проблемалары белән көрәштә үзләрен ялгыз тоймас, иң мөһиме, без үз эшебезнең уңай нәтиҗәсен күрергә телибез.
ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм халыкка социаль хезмәт күрсәтү министрлыгы тарафыннан үткәрелә торган республика социаль проектлар конкурсы инде унбишенче ел уздырыла. Һәм проектта катнашучылар һәрвакытта да мөһим проблемаларны чишүнең яңа юлларын эзлиләр. Бу эшне үзләре өчен түгел, ә мохтаҗларга булышу йөзеннән башкаручыларга - проектларны эшләүчеләргә зур рәхмәт.
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев