Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Хуш, балачак! Исәнме, яшьлек!

26 июньдә җылы җәйге кичтә 2015 ел чыгарылыш укучылары район чыгарылыш балына җыелыштылар. Менә алар, чибәр леди һәм джентельменнар, корольләр балына җыелышкан кебек, бик матур киемнәрдән, бөтен сыйныфлары белән фотога төшәргә әзерләнәләр... Бүген аларның чыгарылыш кичәсе, бүген алар тантана геройлары. Тирә-юньнәрендә дулкынланган әти-әниләре, укытучылары, дуслары. Без чыгарылыш укучыларыннан нинди хисләр...

26 июньдә җылы җәйге кичтә 2015 ел чыгарылыш укучылары район чыгарылыш балына җыелыштылар.
Менә алар, чибәр леди һәм джентельменнар, корольләр балына җыелышкан кебек, бик матур киемнәрдән, бөтен сыйныфлары белән фотога төшәргә әзерләнәләр... Бүген аларның чыгарылыш кичәсе, бүген алар тантана геройлары. Тирә-юньнәрендә дулкынланган әти-әниләре, укытучылары, дуслары. Без чыгарылыш укучыларыннан нинди хисләр кичерүләре хакында сораштык.
-Дулкынланудыр, мөгаен, ни дисәң дә, олы тормыш юлына аяк басабыз. Мәктәпне уңышлы тәмамладык. Шул ук вакытта китәсе дә килми, - дип үз фикерләре белән уртаклаштылар Волчья Бистәсе мәктәбен тәмамлаучы Елена Зорина белән Светлана Нестеровалар.
...Матур итеп бизәлгән, халык белән шыгрым тулы РМЙ залында беренче рәтләрдә укучыларның әти-әниләре урын алган. Күз явын алырлык матур итеп киенгән укучылар бер-бер артлы сәхнә түренә күтәрелделәр. Гимназия тарафыннан әзерләнгән тамашаның "Хан заманында Яңа Чишмә патшалыгында, мәктәп дәүләтендә берзаман дөньяга кечкенә принцлар һәм принцессалар туган" дигән сүзләрдән башлануы юкка түгел. Әмма бүген озын да, авыр да булган 11 елга - мәктәп елларына йомгак ясар чак җитте. Хуш, балачак! Исәнме, яшьлек! Сәхнәгә мәктәпне бик яхшыга гына тәмамлаучы 17 укучы чакырылды, әлбәттә әти-әниләре белән, алар арасында Зирекле лицеен тәмамлаучы Илмира Хәлиуллина "Укуда аерым уңышлары өчен" республика медаленә лаек булды. Әлеге медаль гел бишлегә генә укучы һәм БДИ нәтиҗәләре буенча - һәр фәннән 75 тән күбрәк балл җыючыларга гына тапшырыла. Тырышып укучыларга һәм шундый балалар тәрбияләгән ата-аналарга чәчәкләр һәм бүләкләр бирелде. Район тормышында актив катнашкан чыгарылыш укучылары аерым бүләкләнделәр - аларга мәдәният, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча бүлекләр, район авыл хуҗалыгы идарәсе, район оешмалары грамоталары тапшырылды.
Район башлыгы Вячеслав Козлов укучыларны сәламләп, болай диде: - Бүген сезгә паспорттан соң икенче дәүләт документы тапшырыла. Сез алда белем эстәү өчен менә дигән старт шартлары алдыгыз. Монда балалар белән 11 ел буе янәшә барганнарның да өлеше зур. Һәм шуның өчен остазларыгызга олы рәхмәт. Тормышта нинди генә юл сайласагыз да, үз районыгызның лаеклы вәкилләре булып калыгыз. Һичшиксез, уку йортын тәмамлап, үзебезнең арага кайтып, дәвалау, укыту, тәрбияләү эшләре белән шөгыльләнерсез дип өметләнәбез. Хәерле юл, сезгә, кадерле укучылар!
Иң әйбәт БДИ нәти-җәләре белән мәктәп тәмамлаучыларның фамилияләрен атап, ул педагогларга рәхмәт белдерде. -Әлбәттә, бу укучыларның да, ата-аналарның да казанышы, - диде ул.
Әтиләрдән һәм әниләрдән, класс остазларыннан, оешма җитәкчеләреннән җылы үгет-нәсыйхәт сүзләре җиткерелде: алар үз йөрәгеңне тыңлап, эчке сиземләвеңә ышанып, бәхеткә илтәсе юлдан атларга киңәш иттеләр.Укучылар да педагогларга һәм ата-аналарга рәхмәтләрен җиткерделәр.
Чыгарылыш сыйныф укучылары башкарган хушлашу җырлары һәм биюләре үзләре кебек матур булды. Азактан алар сәхнәгә кулларына якты йолдыз тотып чыктылар, бу аларның балачакларына, үз укытучыларына, мәктәптә үткән көннәренә, сыйныфташларына, әти-әниләренә, туган мәктәпләренә, үзләренең киләчәкләренә багышлау булды. Чара тәмамлангач, без балаларның туганнарыннан алган тәэсирләре белән уртаклашуларын үтендек.
-Без чыгарылыш сыйныф укучысының ике әбисе, без ерактан, беребез Казахстаннан, икенчебез - Польшадан. Оныгыбызның чыгарылыш балына туры китереп, билетлар алдык, - дип сөенечләре белән уртаклаштылар Архангел Бистәсеннән Станислав Кучинскийның әбиләре. - Әле икебез дә 40 ел стажы булган педагоглар, - дип өстәде аларның берсе. Феликса Леонидовна югары, ә Валентина Григорьевна башлангыч сыйныфларда укыткан. -Чыгарылыш балы нык ошады. Шундый матур бәйрәмнәр гел булып торсын, - диделәр алар.
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев