Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • хушлашу көне дә җитте

    25 май­да ра­йон­ның го­мум­бе­лем би­рү уч­реж­де­ни­е­лә­рен­дә ун­бе­рен­че сый­ныф­ны тә­мам­лау­чы 108 һәм ту­гы­зын­чы сый­ныф­ны бе­те­рү­че ике­йөз­ләп уку­чы­ның яр­ты­сы өчен соң­гы кың­гы­рау шал­ты­ра­ды.

    Яңа Чиш­мә гим­на­зи­я­сен­дә 26 уку­чы өчен соң­гы кың­гы­рау чы­ңы ише­тел­де. Мәк­тәп тә­мам­лап зур тор­мыш­ка аяк ба­су­ла­ры бе­лән алар­ны ра­йон ха­ки­ми­я­те вә­ки­ле Ри­шат Би­ла­лов, РМБ на­чаль­ни­гы Алек­сандр Еронть­ев, ТР фән һәм мә­га­риф ми­нистр­лы­гын­нан кил­гән Азат Га­би­тов һәм Ка­зан ави­а­ция инс­ти­ту­ты вә­ки­ле Вик­тор Бе­лош кот­ла­ды.

    Гим­на­зия ди­рек­то­ры Тать­я­на Сы­ро­ва бы­ел­гы чы­га­ры­лыш сый­ны­фы ак­тив­лы­гы, бе­лем­гә ом­ты­лы­шы бе­лән ае­ры­лып то­ра, алар ара­сын­да "Перс­пек­ти­ва" кон­кур­сын­да һәм баш­ка бәй­ге­ләр­дә кат­на­шып приз­лы урын­нар яу­лау­чы­лар да күп, ди­де. Уку­да­гы уңыш­ла­ры, спорт­та­гы ка­за­ныш­ла­ры өчен гим­на­зи­я­че­ләр - 5-11 сый­ныф­тан бай­так кы­на уку­чы Мак­тау гра­мо­та­ла­ры бе­лән бү­ләк­лән­де­ләр. Яшь­ләр эш­лә­ре, спорт һәм ту­ризм бу­ен­ча бү­лек на­чаль­ни­гы Оль­га Лав­ренть­е­ва яшь спорт­чы­лар­ны гра­мо­та­лар бе­лән бү­ләк­лә­де.

    Гра­мо­та­лар бе­лән бү­ләк­лә­нү­че уку­чы­лар са­ны ел­дан-ел ар­та, - дип бил­ге­ләп үт­те Рес­пуб­ли­ка­ның мәгъ­лү­ма­тый-ме­то­дик үзә­ге ди­рек­то­ры Азат Га­би­тов,- бе­лем сый­фа­ты да ар­та. Би­ре­дә пе­да­гог-ос­таз­лар һәм ди­рек­тор­ның да хез­мә­те зур. Гим­на­зия ди­рек­то­рын, 6 укы­ту­чы­ны, 20дән ар­тык 9 һәм 11 сый­ныф уку­чы­сын ул гра­мо­та­лар һәм бү­ләк­ләр бе­лән бү­ләк­лә­де. Мәк­тәп тә­мам­лау­чы­лар­га бү­ләк итеп ул үзе бе­лән му­зы­кант-сак­со­фон­чы алып кил­гән. 1971 ел­ны әле­ге мәк­тәп­не тә­мам­ла­ган Ев­ге­ний Ду­на­ев бик шәп бү­ләк яса­ды - ул та­ныл­ган рәс­сам­чы­лар­ның 30дан ар­тык реп­ро­дук­ци­я­сен алып кайт­кан.

    2013 ел­гы чы­га­ры­лыш сый­ныф уку­чы­ла­ры гим­на­зия кол­лек­ти­вына, әти-әни­лә­ре­нә рәх­мәт бел­дер­де­ләр, бе­рен­че укы­ту­чы­ла­ры­на чә­чәк­ләр һәм бү­ләк­ләр тап­шыр­ды­лар, үз­лә­ре дә ма­тур те­ләк­ләр, үгет-нә­сый­хәт ишет­те­ләр. Ан­нан мәк­тәп тә­мам­лау­чы­лар­ның тра­ди­ци­он җыр­ла­ры яң­гы­ра­ды. Унын­чы сый­ныф кыз­ла­ры һәм Гөл­наз На­сый­ро­ва му­зы­каль кот­лау иреш­тер­де­ләр. Хуш­лаш­кан­да уку­чы­лар дәрт­лә­неп кит­те­ләр. Икен­че чы­гыш­ла­ры та­гы да үз­гә­рәк бул­ды: мәк­тәп йор­ты­ның ур­та­сы­на ав­то­бус бе­лән ке­реп, за­ман­ча бию баш­кар­ды­лар. Ан­нан соң­гы кың­гы­рау чың­ла­ды һәм мәк­тәп йор­тын­нан алар бә­хет­ле һәм яман­су ел­ма­еп чы­гып кит­те­ләр.

    Ла­ри­са ФЕ­ДО­РО­ВА

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: