Иң мөһиме – балалар иминлеге!
Мәктәпләр, балалар бакчалары, мәдәни-агарту һәм тамаша күрсәтү, физкультура-сәламәтләндерү, дәвалау һәм кайбер башка учреждениеләр халык күп җыела торган объектларга керә. Мондый объектларда янгын куркынычсызлыгы һәм инструкцияләренең типлаштырылган кагыйдәләре булдырылган, әмма, кызганычка каршы, аларны үтәүнең мөһимлеген барысы да аңлап җиткерми, дип хәбәр итәләр ОНД өлкән инспекторы Илнур Госсаметдинов (тел.: 89872069957) һәм ОНД-да...
- Мәгариф объектларында үткәрелгән янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча тикшерүләрдә аларның һәркайсында кимендә 5 тәртип бозу очрагы ачыкланды. Бүгенгесе көндә шуларның 76%ы бетерелгән.
Хәзер "Стрелец-Мониторинг" программа-аппарат комплексын кертү бурычы куела. Әлеге комплекс янгын сүндерү хезмәтен чакыруны автоматлаштыру, янгын вакытындагы хәлләрне күзәтү, эвакуацияләү юлларын билгеләү һәм янгынны бетерү буенча чараларны планлаштыру өчен билгеләнгән. Бүгенгесе көндә әлеге комплекс Яңа Чишмә, Акбүре һәм Чертуш мәктәпләрендә урнаштырылган.
Шулай ук ОНД хезмәткәрләре тарафыннан уку елы башланган беренче көннәрдә районның 16 мәктәбендә янгын килеп чыккан очракта укучыларны һәм хезмәткәрләрне эвакуацияләүне сынап карау гамәлләре үткәрелде. Әлеге гамәлләрне алып барганда паникага төшү (бирелү), сулыш алу органнарын саклау чараларының булмавы төп кимчелекләрнең берсе булды.
Һәр оешмада янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүдә җаваплы кешеләр электр-техник хуҗалыкта тәртип булдырырга, беренчел ут сүндерү чаралары белән тәэмин итү турында кайгыртырга һәм эвакуацияләү юлларын төзек хәлдә тотарга тиешләр.
Исегездә тотыгыз! Янгынны сүндерүгә караганда кисәтүе җиңелрәк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев