Иң мөһиме – балаларны ярату

"Ландыш" балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче күркәм шәхес турында сөйлисе килә. Сөләйманова Әлфинур Мәсгуть кызының педагогик стажы - 26 ел һәм ул бары бер урында - "Ландыш"та. Соңгы 4 елда Әлфинур Мәсгуть кызы кечкенә, урта һәм хәзерлек төркемнәренә йөрүче рус балаларына татар теле һәм татар балаларына (кечкенә һәм хәзерлек төркемендәге)...
"Ландыш" балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче күркәм шәхес турында сөйлисе килә. Сөләйманова Әлфинур Мәсгуть кызының педагогик стажы - 26 ел һәм ул бары бер урында - "Ландыш"та. Соңгы 4 елда Әлфинур Мәсгуть кызы кечкенә, урта һәм хәзерлек төркемнәренә йөрүче рус балаларына татар теле һәм татар балаларына (кечкенә һәм хәзерлек төркемендәге) туган тел дәресләрен бирә.
Аның дәресләре бик күңелле үтә, ә балаларга телне өйрәнергә рәсемле китаплар, альбомнар, төсле карандашлар, мультфильмнар төшерелгән дисклар һәм компьютер проекторлы экран ярдәмгә килә.
Әлфинур Мәсгуть кызы, чын педагог буларак, һәр бала белән уртак тел таба. Махсус хәзерлек курсларында укыганда аңа тапшырылган күп санлы методик әдәбият та педагогка ярдәмгә килә. Быелдан башлап балалар бакчаларында мәктәпкәчә яшьтәге балаларны ике дәүләт телендә сөйләшергә өйрәтүне күздә тоткан яңа программа буенча татар теленә өйрәтәләр. Сүзләренә караганда, педагогка балалар белән эшләү ошый, аның 70 укучысы бар. Чистай педучилищесын тәмамлап, Әлфинур "Аленушка" балалар бакчасында, аннан "Ландыш"та эшли башлый. Аның апасы тәрбияче булып эшләгән, Әлфинур исә үскәндә аңа дәресләргә хәзерләнергә булышкан: нидер кискән, ябыштырган, әмәлләгән. 8 сыйныфны тәмамлагач үзе дә апасы сукмагыннан китә. Хәзер улы Айнур да әнисенең һөнәрен дәвам итә. Түбән Камада кадет мәктәбендә тәрбияче булып эшли.
Әлфинур Мәсгуть кызының эшен хөрмәтләп бирелгән грамоталар да байтак, 2011 елда ул "Ел тәрбиячесе" бәйгесендә "Татар теленә өйрәтү" номинациясендә җиңүче булган. Балалар да, әти-әниләр дә педагогтан канәгать, өйгә бирелгән эшләрне дә рәхәтләнеп бергә эшлиләр, дәрес биргән һәм татар теленнән өстәмә түгәрәк алып барган өчен аңа рәхмәтлеләр. Балалар бакчасында ул татар телендә бара торган чараларны үзе хәзерли, үзе уйлап чыгара. Татар Конгрессоры вәкилләре дә күп тапкырлар кунак булып килгәннәр, ул аның райондагы бүлеге белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Һәр төркемдә татар телен өйрәтүгә ярдәм итүче стендлар бизәлгән, үзенең тәҗрибәсен бик теләп башка бакча тәрбиячеләре белән уртаклаша. Белем бирүнең яңа методикасын өйрәнеп кайткач, үзе дә федераль дәүләт таләпләрен кертү буенча татар телен укытучы тәрбиячеләр арасында семинар үткәргән. Иҗат лабораториясе дә бай, ул аны үз куллары белән оештырган: костюмнар, кызыклы уенчыклар, альбомнар, гаилә гербы коллекциясе - бар да бар, алар ата-аналар һәм балалар белән үткәрелгән конкурстан соң тупланган.
Башлангыч мәктәп белән дә элемтәсе нык. 2012 елда татар төркеменә йөргән балаларның барысы да (100%) беренче сыйныфка - татар телле класска керүе Әлфинур Мәсгуть кызының уңышларын дәлилли. Ул һөнәр сайлаганда икеләнеп тормаган, хезмәт кенәгәсендә дә бары бер язу, бердәм тату бер коллектив һәм, иң мөһиме - балалар, ул аларны чынлап торып ярата.
Ольга ИВАНОВА
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз