Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Иң яхшысы – балаларга

Райондагы мәгариф учреждениеләрен яңа уку елына әзерләү буенча смотр-конкурста балалар бакчалары да катнаша. Яңа Чишмәдәге "Чишмә" балалар бакчасы коллективы яхшы эшләгән. Уен мәйданчыгында аларның яңа эшләнмәләре пәйда булган (жираф, җил тегермәне, Маша һәм Аю композициясе һ.б.). Котельныйга ремонт ясалган, болдырны профнастил һәм поликарбонат белән яхшыртканнар, бу эштә аларга иганәче Мухитовлар...

Райондагы мәгариф учреждениеләрен яңа уку елына әзерләү буенча смотр-конкурста балалар бакчалары да катнаша.

Яңа Чишмәдәге "Чишмә" балалар бакчасы коллективы яхшы эшләгән. Уен мәйданчыгында аларның яңа эшләнмәләре пәйда булган (жираф, җил тегермәне, Маша һәм Аю композициясе һ.б.). Котельныйга ремонт ясалган, болдырны профнастил һәм поликарбонат белән яхшыртканнар, бу эштә аларга иганәче Мухитовлар булышкан. Бакча эчендә дә матур һәм уңайлы. Керткән яңалык - мендәрсез йоклауда үз җимешләрен биргән: балалар бакчасы мөдире сүзләре буенча, шушы бакчада тәрбияләнеп чыгучыларның умыртка баганасы сәламәтләнү дәрәҗәсе 3%ка арткан.
"Теремок" балалар бакчасында (Яңа Чишмә) яңа мөдир ярдәмчел һәм хезмәт сөючән ата-аналар комитеты булдырган, алар бакча коллективы белән берлектә үзләренең кечкенә генә территорияләрен әкият дөньясына әверелдергәннәр һәм ничектер иркенәеп тә киткән. 1 сентябрьгә кадәр беренче чираттагы бурыч булып ягу системасын ремонтлау тора, дип саный мөдир. Ә бакчада тәрбияләнүче балаларның әти-әниләре быел кыш гараждагы югычтан агып торган су башка юл табар һәм бакчага килү куркынычсыз булыр дип өметләнәләр.
Чуаш Чабаксарындагы "Колосок" балалар бакчасында "Уңыш җыеп алу", "Умарталык" дип аталган кызыклы композицияләр булдырылган. Балаларга монда уйнавы кызык һәм уңайлы. Урын-җир хакында болай дип әйтеп булмый шул: караватларда матраслар астында куеласы фанер урынына ДВП кисәкләре генә ята.
Екатерина Бистәсендәге "Улыбка" балалар бакчасында быел яңа җиһазлар алганнар. Уен бүлмәсендәге һәм мәйданчыктагы тәртипне күргәч, чыннан да, елмаясы гына килә (бакчаның исеме дә шундый бит!).
Черемухово Бистәсендәге "Каенкай" балалар бакчасы коллективы да үзендә тәрбияләнүчеләрне яраталар һәм моның өчен күп кенә кызыклы идеяларны тормышка ашыралар.
Акбүредәге "Кояшкай" балалар бакчасына 5 бала йөри һәм монда да бар нәрсә дә ачык, матур. Балаларга бакчада бик ошый.
Волчья Бистәсендәге "Колосок" балалар бакчасына йөрүче ун бала да бакчага теләп йөри, аларга анда күңелле. Коллектив иҗади яктан бик оста, уен мәйданчыгын һәм бакча төркемен бар күңелләрен биреп матурлыйлар.
Красный Октябрьдәге "Кояшкай" балалар бакчасына 1 сентябрьгә 30 бала киләчәк. Төркемнәрдә бар нәрсә дә матур, ә менә бинаның алгы ягы яңартуны таләп итә. Тик ишегалды һәм уен мәйданчыклары шундый матур итеп ясалган, әлеге кимчелек сизелми дә диярлек.
Петропавел Бистәсендәге "Кояшкай" балалар бакчасына йөрүче балаларга монда бик тә яхшы, бакчада чиста, уңайлы. Быел кухняны яңартканнар: бүлү өстәлләре алыштырылган, азык-төлекләр куела торган мичкәләр сатып алганнар.
Яңа Чишмәдәге "Кояшкай" балалар бакчасында да уңайлы, матур. Сүз дә юк, коллектив тырыша, бакчада балаларга кызык һәм файдалы булсын өчен, кулдан килгәннең барысын да эшләргә, тиешле шартлар булдырырга тырышалар.
Чаллы Башының "Кояшкай" балалар бакчасы әкият геройларының яңа образларын тудыруда үз иҗади эшләре белән истә калырдыр, монда балалар өчен күп нәрсә эшләнә. Ә менә чит кешеләр күзенә әлләни күренмәгән нәрсәләр үзгәрешсез кала бирә: бу юлы да янгын сүндерүчеләрнең күрсәтмәсе үтәлмәгән. Коймаларны буясаң да комачауламас иде.
Чертуш авылындагы "Карлыгач" балалар бакчасында менә дигән рәссам бар һәм ул уен бүлмәсен тулы бер композиция итеп ясап үзгәрткән. Янгын сүндерү өчен куелган щит буенча җитешсезлек бар.
Шахмайдагы "Ромашка" балалар бакчасы коллективы асфальттагы үткән елда ясалган әйберләрне буяулар белән яңартканнар, клумбаларда матур чәчәкләр үстергәннәр, бина диварларына да ямь кундырганнар.
Ленинодагы "Ләйсән" балалар бакчасы территориясе матур күренә, тик монда да берникадәр эш бар: болдырны ремонтласаң начар булмас иде.
Тубылгы Таудагы "Тургай" балалар бакчасы коллективы, ниһаять, үзенең бакчасына игътибар биргән. Хәзер җимеш агачлары һәм куаклары арасында кычытканнар, чүп үләннәр үсеп утырмый.
Әдәмсәдәге "Алсу" балалар бакчасында бар да тәртиптә. Биредә коллективка да, балаларга да рәхәт һәм имин.
Зирекледәге "Йолдыз" да алай дип булмый. Ничек кенә матурлама - стеналарны җимерүдән коткарып калып булмый. Нигез утыра һәм кухня белән склад арасындагы ярык елдан-ел зурая бара.
Архангел Бистәсендәге "Әкият" балалар бакчасы коллективы мәйданчыкта булган коллективы уенчыкларга, кызыклы корылмаларга "Зәңгәр күл" дигән композиция һәм җилкәнле уенчык кораб өстәгән.
Яңа Чишмәдәге "Ландыш" балалар бакчасы коллективының эшенә комиссия әгъзалары да нык гаҗәпләнде. Беренче яңалыклары - уен мәйданчыклары верандасына эленгән ачык төстәге баннерлар. Икенчесе - "Исәнме, бакча, бу - мин!" проекты. Биредә балалар бакчасына беренче көн килгән балалар портретлары урын алган. Алдагысы - "Радуга поколений" дип аталган вернисаж, ул шушы бакчада тәрбияләнеп чыккан балаларның үз куллары белән ясап бүләк иткән картиналары. Тагын бер гаҗәпкә калдырган нәрсә - ул гаҗәеп "Кышкы бакча". Уен мәйданчыкларында төрле композицияләр байтак, аларга карап сокланасы гына түгел, файдаланырга - тотып, уйнап карарга да мөмкин. Барлык төркемнәрдә косметик ремонт ясалган, өстәвенә бакча бер генә көнгә дә ябылмаган, буяу-бизәү эшләрен ял көннәрендә башкарганнар. Байтак ремонт ясалган, өстәлләр, чәй эчү өчен савыт-саба, аларны юу ванналары, ут сүндергечләр алынган.
Яңа Чишмәдә "Крепыш" балалар бакчасы ачылуга августта 3 ел була. Анда сәламәтлекләре бик шәп булмаган 3 яшьтән узган 22 бала йөри. Педагоглар медицина хезмәткәре белән берлектә балаларга савыктыру комплекслары үткәрәләр, нәтиҗәсе дә бар: быел өч бала савыгып мәктәпкә барачак. Кабул итү комиссиясе йортның, уен мәйданчыгының үзгәрүен билгеләп үтте: алар чистарган, балалар өчен ачык төсле, үсеш һәм танып белү юнәлешендә бизәлгән.
Районның барлык белем бирү учреждениеләрен карап йөргәндә һәрберсенең хезмәт сөючәнлегенә һәм иҗатына сокланмый мөмкин түгел. Елдан-ел алар биләгән территория ямьләнә, кызыклырак була бара, язмада күрсәтелгән кимчелекләрнең дә бетереләсенә шигем юк (әле вакыт бар). Авыл мәктәпләре һәм балалар бакчаларының шәһәрнекеннән аермасы шунда ки, авыл җирендә ниндидер уйлап чыгарылган яңалыкларны кул астындагы (ташландык) материаллардан коллектив үз куллары белән ясый һәм ул олысын һәм кечесен җәлеп итәрлек килеп чыга. Афәрин, диясе генә кала.
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X