Җиңү яулап кайттык
10 нчы апрель көнне без, Тубылгы Тау урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучылары Хатыйпова Л. (җитәкчесе Хәлиуллина Г.) һәм Мингалиева Л. (җитәкчесе Хөсәенова Н.) Лениногорск шәһәренең 2 мәктәбендә үткәрелгән Ромашкино нефть чыганагының 70 еллыгына багышланган М.Н. Моряков исемендәге укучыларның Республика ачык фәнни-гамәли конференциясендә чыгыш ясап, җиңү яулап...
10 нчы апрель көнне без, Тубылгы Тау урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучылары Хатыйпова Л. (җитәкчесе Хәлиуллина Г.) һәм Мингалиева Л. (җитәкчесе Хөсәенова Н.) Лениногорск шәһәренең 2 мәктәбендә үткәрелгән Ромашкино нефть чыганагының 70 еллыгына багышланган М.Н. Моряков исемендәге укучыларның Республика ачык фәнни-гамәли конференциясендә чыгыш ясап, җиңү яулап кайттык.
Л. Хатыйпова - 1 дәрәҗә диплом, сертификат, Л. Мингалиева - III дәрәҗә диплом, сертификатка лаек булдылар, икесенә дә истәлекле бүләк - флешка тапшырылды. Укучыларны җылы каршы алу, шәһәр буенча экскурсия, "Нефть музее"нда булудан алган тәэсирләр безнең күңелләрдә зур урын алды. Болар өчен без хөрмәтле укытучыларыбызга чиксез рәхмәтлебез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев