Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Игътибарлы укытучы

Укытучыларның күбесе балачак хыялларын тормышка ашырып, шушы һөнәрне сайлаган. Бүгенге язмабыз герое - Волчья Бистәсе мәктәбенең биология һәм химия укытучысы Темников Николай Григорьевич исә педагогика өлкәсенә армиядән кайткач килгән. Мәктәп тәмамлагач, ул төзүчеләр институтына укырга кереп караган, тик үтмәгән. Аннан Чистай авыл хуҗалыгы техникумында белем эстәгән Николай армиягә киткән, ни...

Укытучыларның күбесе балачак хыялларын тормышка ашырып, шушы һөнәрне сайлаган. Бүгенге язмабыз герое - Волчья Бистәсе мәктәбенең биология һәм химия укытучысы Темников Николай Григорьевич исә педагогика өлкәсенә армиядән кайткач килгән.
Мәктәп тәмамлагач, ул төзүчеләр институтына укырга кереп караган, тик үтмәгән. Аннан Чистай авыл хуҗалыгы техникумында белем эстәгән Николай армиягә киткән, ни гаҗәп, шунда аның киләчәк һөнәре хәл ителгән. -Мин элемтә гаскәрләренә эләктем, безнең хәрби частьнең Ташкентта оешкан чагы гына иде, нигәдер миңа - рядовой яшь солдатка прапорщик вазыйфасын тапшырдылар: радиостанция начальнигы итеп билгеләделәр, миңа анда солдатларга радиофәнен өйрәтергә туры килде. Укытучы булырмын дигән уй башыма да килгәне булмады, биредә исә үзем белгәннәрне башкаларга өйрәтү ошап китте, - дип хатирәләре белән уртаклашты Николай Григорьевич. Хезмәте тәмамланыр алдыннан ул әти-әнисенә хат юллап, институтка керү өчен документлар җибәрүләрен үтенә. Химик-биолог һөнәрен дә очраклы рәвештә сайламый. Әти-әнисе, бигрәк тә совхоз механизаторы булып эшләүче әтисе, малайны кечкенәдән табигатьне яратырга өйрәтеп үстерә.
-Ул еш кына мине үзе белән басуга алып чыга, хайваннар, кошлар, үсемлекләр турында күп кенә кызыклы нәрсәләр сөйли иде. Мин шушы тема белән мавыктым, мине баккан әбием, агроном булырсың, дип фаразлады. Тик ни өчендер миңа "агроном" сүзе ошамый иде. Мөгаен, агрономияне кешенең табигатькә тыкшынуы, дип кабул иткәнмен, ә мин аның чынын яраттым, - дип сөйли Николай Темников. Армиядә намуслы хезмәт итеп, ул сержант званиесендә өенә кайта, читтән торып Казан педагогия институтында белем эсти, мәктәпкә эшкә урнаша.
Олыларга караганда балалар укыту кызыклырак тоела, алар сине остазлары итеп кабул итәләр, шунлыктан балаларга җаныңны-тәнеңне биреп эшлисе килә. Николай Григорьевич 32 ел дәвамында шулай эшли дә. Быелгы тугызынчы сыйныф укучылары аны иң яраткан укытучыларының берсе, ә биологияне - иң кызыклы дәрес, дип саныйлар. Күп еллар мәктәп тәмамлаучылар үз теләкләре белән ул укыткан фәннән БДИ тапшыралар, ул фәнне рус теле һәм математика фәне белән янәшә куялар.
Темников шушы мәктәптә инде 15 ел директор булып та эшли. Хезмәттәшләре аңа бу вазыйфаны үзләре тәкъдим иткәннәр, алар аның кирәгенчә таләпчән, мәктәп персоналы һәм укучылар белән нәзакәтле мөнәсәбәттә булуы, мәктәпнең хуҗалык проблемаларын белеп, аларны оператив хәл итүе турында сөйлиләр. Быел Волчья Бистәсе мәктәбе Татарстанның иң әйбәт 100 мәктәбе арасында җиденче урынга чыккан. Мәктәп ике ел рәттән уку елы нәтиҗәләре буенча районда икенче урынны били. Темников үзе "Безнең иң әйбәт директор-2014" республика гранты иясе, "Мәгарифтәге хезмәтләре өчен" күкрәк билгесе дә бар, ул ТР Мәгариф министрлыгы, район башлыгы һәм РМБ-нең күп санлы грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән дә бүләкләнгән. Николай Темников үз мәктәбен ярата. Гомеренең иң күп өлеше аның шунда узган: шунда укыган, шунда ук эшли, гомерлек тормыш иптәшен - математика укытучысы Галина Анатольевнаны да шунда очраткан. Шул мәктәптә өч баласы - Павел, Алексей, Виктория - гомуми белем алган.- Мәктәп авылыбыз халкының байтак буынын берләштерә, - ди Николай Темников, - быел 30 августта мәктәбебез бинасы төзелүгә 50 ел булды. Әлеге уңайдан бәйрәмгә 200 ләп кеше җыелды. Без авыл Советы рәисе буларак әлеге бина төзелеше белән шөгыльләнгән А.Г. Елховскийны, мәктәпнең беренче директоры Пономаревның тормыш иптәшен һәм башка танылган кешеләрне хөрмәтләдек. Кунаклар өчен концерт оештырдык, чәй табыны әзерләдек. Безнең мәктәпнең элекке укучылары бүләкләр белән кайттылар. Болар Виктор Калмыков, Сергей Порецкий, сыйныфташым Насыйх Мортазин (ул мәктәп остаханәсенә инструментлар җыелмасы бүләк итте) һ.б.
Быел Волья Бистәсе мәктәбе гомум белем бирүдән төп төргә күчте, ягъни югары сыйныф укучылары башка монда укымаячак. Әгәр быел беренче сыйныфка бары дүрт кенә бала килгән булса, икенче елга 8 бала килүе көтелә. Димәк, Волчья Бистәсе мәктәбенең киләчәге бар дигән сүз.
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев