Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Җиңүләр яулап

28 нче ноябрь көнне без, Тубылгы Тау урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, Яр Чаллы шәһәрендә оештырылган II нче республикакүләм милли татар сәнгатенең "Бәхет йолдызы" фестиваль-конкурсында катнашып кайттык. Без яшь буенча төркемнәргә бүленеп, "Сәнгатьле сөйләм" номинациясендә чыгыш ясадык. 7-11 яшьлекләр арасында Хөсәенова Рәмизә Муса Җәлилнең "Имән" шигыре, Исхакова Алинә Ркаил...

28 нче ноябрь көнне без, Тубылгы Тау урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, Яр Чаллы шәһәрендә оештырылган II нче республикакүләм милли татар сәнгатенең "Бәхет йолдызы" фестиваль-конкурсында катнашып кайттык.
Без яшь буенча төркемнәргә бүленеп, "Сәнгатьле сөйләм" номинациясендә чыгыш ясадык. 7-11 яшьлекләр арасында Хөсәенова Рәмизә Муса Җәлилнең "Имән" шигыре, Исхакова Алинә Ркаил Зәйдулланың "Җәлил кояшы" шигыре белән II дәрәҗә дипломга, Хатыйпова Гөлшат М. Җәлилнең "Гөл кабере" шигыре белән III дәрәҗә дипломга лаек булдылар. Әбдрәфыйков Рифнур Г. Тукайның "Шүрәле" әкият-поэмасыннан өзек сөйләп, Хөсниева Ландыш М. Җәлилнең "Карак песи" шигыре белән уңышлы чыгыш ясап катнашу таныклыгы алдылар. Хәлиуллина Динә Һ. Такташның "Алсу" поэмасын сөйләп лаеклы рәвештә I дәрәҗә дипломга ия булды.
Җитәкчеләребез Хәлиуллина Гөлфия, Кәримова Роза, Хөсәенова Нәфисә, Валасеев Владимирга чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Хәлиуллина Динә, 8 нче сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев