Имин хәрәкәт
3 ноябрьдән балалар өчен чыгарылган махсус кәнәфиләрдән файдалануны популярлаштыруга һәм пассажир - балаларның хокукларын яклауга юнәлдерелгән "Автокресло- детям!" дип аталган киң масштаблы социаль кампания старт алды. Бу акция Рәсәй ЭЭМ дәүләт автоинспекциясе тарафыннан Рәсәйнең автостраховщиклар берлеге булышлыгы белән үткәрелә, ул 16 декабрьгә чаклы дәвам итә. Балалар - юл хәрәкәтендә иң...
Балалар - юл хәрәкәтендә иң сакланмаган катнашучылар, аларда әле үз-үзләрен саклау инстинкты җитәрлек үсеш алмаган. Әгәр алар юл-транспорт һәлакәтендә катнашалар икән, биредә һәрвакыт өлкәннәр гаепле була. 2011 елда гына да юл-транспорт һәлакәтләрендә алган җәрәхәтләрдән Рәсәй территориясендә 893 бала һәлак булган, Татарстан Республикасында 23 бала дөнья белән хушлашкан. Быел Рәсәйнең автомобиль юлларында 700дән артык, ТР да 20 бала һәлак булган, шуларның 13-есе пассажир буларак. Шуның 6 очрагында балалар махсус кәнәфидә утырмаган булган.
9 айда (быел) Татарстанда балалар (пассажир) катнашында булган юл-транспорт һәлакәтләре узган елдагыдан 19 очракка арткан, 4 бала һәлак булган, 30 бала - җәрәхәтләнгән.
Автомобиль салонында балалар өчен махсус утыргычлар һәм иминлек каешлары булмый торып, пассажир-балалар катнашында булган 60 ЮТҺ теркәлгән, аварияләрдә 6 бала һәлак булган, 68есе зыян күргән. Яңа Чишмә районында ЮТҺ-дә 1 бала зыян күргән.
Автомобиль хуҗаларының ваемсызлыгы һәм автокреслоларның үтемле булмавы турындагы аңлатмалары гаҗәпләндерә. ДУУ кулланмыйча балалар утырткан очракка төзелгән административ материалларны анализлаганда күрсәтелгән нинди генә сәбәпләргә юлыкмыйсың: әйтик, Тойота "Камри" автомобиле хуҗасы 12 яше тулмаган баласын кәнәфигә утыртмауны кәнәфинең кыйммәт булуы белән аңлата. Исегезгә төшерәбез, ЮХК-нең 22.9 пунктындагы таләпләрне үтәмәгән өчен (12 яшькә кадәрле балаларны транспорт чарасында махсус утырту җайланмаларыннан тыш йөртү) РФ КоАП-ның 1 бүлек, 12.23 маддәсендә 500 сум күләмендә штраф каралган. Әлеге категория тәртип бозуларны ачыклау ТР буенча ЭЭМ-ның Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе өчен өстенлекле булып тора.
Әгәр 2010 елда 65 мең тәртип бозу очрагы ачыкланган булса, 2011 елда - 75 мең, ә 2012 елның 9 аенда балаларны йөртү кагыйдәләрен бозган өчен 62500дән артык шофер җаваплылыкка тартылган. Бу юнәлештә эш дәвам иттереләчәк.
Махсус утырту җайланмаларының нәтиҗәлелеге турында түбәндәге очраклардан да белергә мөмкин: 2011 елның 29 июлендә Мамадыш районында внедорожник "ундүртенче" модельле ВАЗ автомобиле белән бәрелешә. Көчле бәрелештән соң "Лада" а/м шоферы - ике бала әнисе (балалар да машинада була) һәлак була. 1999 һәм 2009 елгы балалар зыян күрсәләр дә, исән калалар, чөнки махсус утырту җайланмаларына утырган булалар.
Дөрес сайлап алынган автокресло гына һәлакәт булган очракта яки ашыгыч рәвештә тормозга басканда яисә башка көтелмәгән маневрлар вакытында балаларның иминлеген тәэмин итә алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев