Кадетларга тигезләнегез!
21 сентябрьдә укытучыларыбыз В.А. Чернышов һәм И.Ю. Иляшкиналар белән берлектә безнең "Сәмум" командасы Нурлатка "Аҗаган-2012" республика ярышына барды. Без, Яңа Чишмә урта мәктәбе кадетчылары, безнең район данын якладык. Нурлатка килеп җиткәч Нурлат гимназиясенә юл тоттык, без анда алты команда белән очраштык. Ярышташларыбыз физик яктан да, рухи яктан да бик яхшы...
21 сентябрьдә укытучыларыбыз В.А. Чернышов һәм И.Ю. Иляшкиналар белән берлектә безнең "Сәмум" командасы Нурлатка "Аҗаган-2012" республика ярышына барды. Без, Яңа Чишмә урта мәктәбе кадетчылары, безнең район данын якладык.
Нурлатка килеп җиткәч Нурлат гимназиясенә юл тоттык, без анда алты команда белән очраштык. Ярышташларыбыз физик яктан да, рухи яктан да бик яхшы хәзерләнгәннәр иде.
Җирәбә буенча без беренче булып чыгыш ясадык. Безгә стройда тезелү буенча әзерлекне күрсәтергә кирәк иде, бу эшне бик яхшы үтәдек. Безнең нык басып атлауга, төгәл итеп честь бирүебезгә, хәрби-патриотик җырны рухланып башкаруыбызга барысының да исләре китте. Икенче сынау-пневматик винтовкадан ату булды. Бу конкурста өч кеше катнашты: бер кыз һәм ике егет. Өчесе дә оста атты. Аннан соң һәркайсыбыз "Санитар", "Разведчик", "Тәрҗемәче", "Элемтәче" конкурслары буенча индивидуаль заданиегә китте.
Шушы конкурслардан соң егетләребез, минем карашка, иң авыры булган заданиегә киттеләр, бу - каршылыклар полосасын үтү. Бусы белән дә алар бик оста эш иттеләр.
"Команданың визит карточкасы" дип аталган конкурс соңгысы иде, без монда район данын якладык. Нурлат гимназиясендәге жюри әгъзалары нәтиҗәләр чыгарган арада без бер команда белән дуслаштык.
Инде иң дулкынландыргыч мизгел - җиңүчеләрне бүләкләү вакыты да якынлашты. Гомуми командада призлы урыннар өчен без 5 грамота алдык. Индивидуаль конкурсларда 3 грамотага ия булдык: Селиверстова Ю. - "Санитар" конкурсында 2 урын (10 сыйныф), "Тәрҗемәче" конкурсында 3 урын һәм "Элемтәче" конкурсында Заворохин А, - 3 урын ( 8 сыйныф) яуладылар.
СЕЛИВЕРСТОВА Юлия,
Яңа Чишмә урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев