Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Капиталь ремонттан соң Әдәмсә мәктәбе гаҗәеп матурланган

Ремонттан соң иске бинаны алып, аның урынына бөтенләй яңасың төзеп куйганнар кебек тоела. Мәктәп тышкы яктан да, эчтән дә нык үзгәргән. Анда керәсең дә, Казанның ниндидер дәрәҗәле уку йортына эләккән кебек буласың.

Быел мәктәп мәгариф учреждениеләрен капиталь ремонтлау буенча берьюлы ике: федераль һәм республика программаларына кергән. Мәктәп директоры Наталья Главнова мәктәптә ниләр эшләнүе һәм нәкъ менә азык-төлек блогында ниләр ремонтлануы (без мәктәптә туклану буенча задание белән килгән идек) турында сөйләде.

Сүз уңаеннан, мәктәптә җитәкче дә алышынган. Әдәмсә мәктәбе укучысы педуниверситетны тәмамлаганнан соң туган авылына эшкә кайткан. Монда укытучы, сыйныфтан тыш эшләр буенча директор урынбасары булып эшләгән, ә 2021 елның 1 июненнән директор итеп билгеләнгән. Ә февральдән капиталь ремонт эшләре дә башланып киткән. - Әлбәттә, җиңел булмады, әмма мин тырыштым, - дип елмая Наталья Михайловна.

Безнең төп экскурсия азык-төлек блогында үтте. Биредә төзелеш эшләре республика программасы буенча май ахырында башланган. Эшләрнең гомуми бәясе - 3 млн. 482 мең 46 сум. Ашханәдә, кухняда стеналар, тәрәзәләр, ишекләр, идәндәге плитәләр, җылылык бирү системасы тулысынча алыштырылган. 489 мең сумга мебель һәм кухня җиһазлары: электр плитәсе, иттарткыч, яшелчә турау өчен җайланма, ике суыткыч, өч юу ваннасы, ашау өчен өстәлләр сатып алынган.

- Һава алыштыру өчен җиһазны подрядчы үзе урнаштырды, ул өстәмә бойлер да сатып алды, - дип сөйли директор. - Элек биредә бер су җылыткыч эшләде һәм кайнар су яшелчә, ит цехлары биналарына тоташтырылмаган иде. Без «Чишмә Сервис» ҖЧҖгә һәм аның җитәкчесе Шәүкәт Сабировка бик рәхмәтле. Безнең белән алар һәр нәрсәне киңәшләшеп эшләделәр: плиткаларның, стена буявының төсләре, ишекләрнең формасы һ.б. Без бердәм команда булып эш иттек. Ашханәдәге стеналарны сәнгатьчә бизәделәр. Азык-төлек блогы җиһазларын урнаштырган һәм аны ремонтка кадәр күргән подрядчы оешма эшчеләре: «Нинди матурлык, бөтенләй башка мәктәп!», - дип таң калдылар.

 

Көн саен 57 укучы һәм укытучылар өчен төшке ашны тәҗрибәле пешекче Нина Веретенникова әзерли. - Бик җаваплы хезмәткәр, аның монда булуына минем күңелем тыныч, - ди директор. 1 сентябрьдән пешекченең ярдәмчесе дә бар (ул завхоз да).

Мәктәп җитәкчесе 1 сентябрьдән район мәктәпләре һәм балалар бакчаларында азык-төлек белән тәэмин итүче поставщикларның үзгәрүе турында сөйләде. Әдәмсә мәктәбенә барлык ризыкларны (ярма, ит, «кондитер» әйберләре, сөт) Түбән Камадан китерәләр.

- Шелтәләр юк. Заявкаларны яңа форма буенча ясауда кыенлыклар килеп чыкса, алар безгә булышалар.

Моннан тыш, әлеге поставщик барлык мәгариф учреждениеләре өчен бертөсле меню да эшләп чыгара. Мәктәпкә кайвакыт бер көннең менюсын икенче көннеке белән алыштырырга рөхсәт ителә (әйтик, кирәкле продуктлар булмаган очракта). Хәзер менюда камыр ризыклары да бар, балалар аларны бик яратып ашыйлар.

- Элеккеге плитәбезнең миче эшләми иде, камыр ризыкларын «кондитер» әйберләре белән алыштырырга туры килде, ә хәзер өстәлләрдә яңа пешкән күмәчләр булып тора.

 Башлангыч сыйныфларыбыз бушлай ашый, төшке ашның бәясе - уртача 55 сум 55 тиен. Менюда алар өчен салат, җиләк - җимешләр каралган. Өлкән сыйныф укучыларына төшке аш 36 сумга төшә, шуңа 8,3 сумлык субсидия дә өстәлә. Мәктәп бакчасында үскән яшелчәләр: кишер, кәбестә, чөгендер, суган - бушлай. Без аларны «Бәхетле» лабораториясенә анализга тапшырабыз, аларның куркынычсызлыгын тикшергәннән соң безгә белешмә бирәләр.

- Көндәлек менюны без вестибюльдә, керә торган ишеккә каршы элеп куябыз, барысы да, шул исәптән беренче сыйныф укучыларын мәктәпкә озатучы әти-әниләр дә бүген балаларының нәрсә ашаячагын белә алалар.

Кыңгырау тәнәфескә дип чыңлады һәм 10 сәгать 30 минутта укучылар  өстәлләр артына утыра башладылар. Ашханәгә балаларны чиратлап кертәләр. 30 минут эчендә барысы да ашап өлгерә.

22 башлангыч сыйныф укучысы өчен пешекчеләр өстәлләрне үзләре көйлиләр, чөнки алар әле кечкенә.

Өлкән балалар ризык салынган тәлинкәләрне һәм кашыкларны тарату урынында алалар. Бу махсус шулай эшләнә, чөнки ашны барысына да берьюлы таратсалар, ул суына.

 

Наталья Михайловна мәктәпкә поднослар сатып алыр өчен акча бүлеп бирүне сорап хат язган.

- Без биредә шәһәр мәктәпләрендәге кебек булсын дип, тырышабыз - ди ул. - Бездә заманча тарату линиясе бар һәм монда поднослар кирәк. Тәлинкәләрне аларга куеп йөрү уңайлырак һәм балаларның ашны өсләренә түгү куркынычы юк.

Мәктәпне капиталь ремонтлауга 60 млн. сум акча киткән, шуларның 11 млн. сумы - парталар, урындыклар, телевизорлар, компьютерлар, ноутбуклар һ.б. җиһазларга тотылган. Мәктәп алдындагы мәйданчыкка брусчатка җәю һәм сукмакка асфальт түшәү өчен акчаны район бюджетыннан бүлеп биргәннәр.

- Төзекләндерү эшләре программага кермәгән иде, моңа район башлыгы күрсәтмә бирде, чөнки элеккеге асфальт иске һәм ватык иде инде. Гадәттә барлык бәйрәмнәр дә - Белем көне , «Соңгы кыңгырау» бәйрәме булсынмы - мәктәп алдында уза бит. Быел 1 сентябрь бәйрәме бөтенләй башкача үтте, - ди Наталья Михайловна шатланып. - Балаларга яңартылган мәктәп бик ошый. Уен бүлмәсендә ниләр генә юк, анда алар рәхәтләнеп уйныйлар. Быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары үз мәктәпләренә экскурсиягә килделәр. «Безнең монда укыйсыбыз килә!», - дип шаярттылар.

Ишектән керүгә үк стенада заманча телевизор урнаштырылган. Директор анда мәктәп тормышын чагылдыручы актуаль роликларны күрсәтергә ниятли, шул исәптән капремонт барышы һәм мәктәптәге үзгәрешләр турында да. Саубуллашканда укытучылар әлеге бик тә заманча бинаның 1-11 сыйныф укучыларын укытуга лаек булуы турында әйттеләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев