Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Кайчан һәм нәрсә тапшырабыз

2015 елда Яңа Чишмә районында БДИ-ны 11 сыйныфны тәмамлаучы 97 укучы, шуңа өстәп үткән елларда мәктәп тәмамлаган - 3 һәм 9 сыйныф тәмамлаучы 187 укучы тапшырачак. Математика буенча быелгы БДИдагы яңалык - база һәм профиль дәрәҗәләренә бүленү. Иртәгә, шимбә көнне, соңгы кыңгырау чыңлаячак, һәм дүшәмбе, 25 майда, 11 сыйныфны тәмамлаучы...

2015 елда Яңа Чишмә районында БДИ-ны 11 сыйныфны тәмамлаучы 97 укучы, шуңа өстәп үткән елларда мәктәп тәмамлаган - 3 һәм 9 сыйныф тәмамлаучы 187 укучы тапшырачак. Математика буенча быелгы БДИдагы яңалык - база һәм профиль дәрәҗәләренә бүленү.

Иртәгә, шимбә көнне, соңгы кыңгырау чыңлаячак, һәм дүшәмбе, 25 майда, 11 сыйныфны тәмамлаучы дүрт укучыны (әдәбиятны сайлаучы) әдәбият буенча БДИ көтә.
28 майда 11 сыйныфлар рус теленнән имтихан тапшырачаклар, ә 1 июньдә гуманитар фәннәрне сайлаучыларны математика буенча база дәрәҗәсендәге БДИ көтә. Иң катлаулысы (профиль) - расписание буенча 4 июньдә булачак.
8 июньдә - җәмгыять белеме, химия. Беренче фәнне - 38 укучы, икенчесен -12 укучы сайлаган.
Инглиз телен 11 июньдә 1 укучы тапшырачак ("Сөйләшү" бүлеген тапшыруга ике көн бирелә - 17 һәм 18 июнь). Шул ук көнне 24 укучы физикадан имтихан тапшырачак.
15 июньдә - информатика һәм ИКТ (1 кеше), биология (18), тарих (6 укучы).
Резерв көннәре - 22 июньнән 26 июньгә чаклы.
9 сыйныфны тәмамлаучылар өчен ДЙА-ның (ОГЭ) төп дулкыны 27 майда математиканы тапшырудан башлана.
29 майда - җәмгыять белеме (15 кеше), химия (5), әдәбият (0), информатика һәм ИКТ (0).
3 июньдә - барлык 187 укучы да рус телен тапшырачак.
5 июньдә - география (0), тарих (0), биология (1), чит телләр (0), физика (3).
Төрле фәннәр буенча резерв көннәре 9, 10, 16, 17, 18 июнь (резерв көннәре шулай ук августта һәм сентябрьдә өстәмә көннәр булачак).
Барлык имтиханнар җирле вакыт буенча иртәнге сәгать 10 да башланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев