Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Көч сынаштык

    Казанны дүрт көн эчендә яулап буламы? Була! Һәм без, яңачишмәлеләр, моны чын мәгънәсендә исбат иттек. Барысын да тәфсилләбрәк сөйлим.

    Хәтерегездә булса, Г. Тукай исемендәге IV нче Бөтенроссия "Җәлилчеләр" шигырь уку конкурсының район турыннан утызлап катнашучы арасыннан өч укучыны шул ук конкурсның Казанда узачак турына җибәрделәр. Мондый дәрәҗәгә Чертуш мәктәбенең өченче сыйныф укучысы Саттарова Лилия, Зирекле мәктәбенең сигезенче сыйныф укучысы Шакирова Зөһрә һәм Чаллы Башы мәктәбеннән мин лаек булдым. Без районнардан килгән укучылар белән көч сынаштык. Кызганычка каршы, Зөһрә шәһәрдәге укучылар арасында иң әйбәтләре дип табылган катнашучылар белән ярышу турына үтә алмады. Инде алар белән дә көч сынашканнан соң, ягъни конкурсның икенче көнендә, без нәни дустым белән гала-концертка үтү бәхетенә ирештек. Ә монда исә хәлләр тагын да шәбрәк икән: Р.Юкачева, И.Зәйниев, И.Абдулла, Э.Хамматова, И.Хәбибуллин кебек танылган жюри әһелләре кечкенә катнашучылар арасында Саттарова Лилиябезне 3 нче урынга, ә үз әсәрләрен уку номинациясендә мине 1 нче урынга лаек дип тапканнар! Шундый көтелмәгән шатлыктан башыбыз әйләнеп китмәсен дип безне кайгыртып торучы укытучыларыбыз Гыйльманова Кадрия апа белән Мусина Рәмзия апабызга зур рәхмәтебезне белдерәбез.
    Сәлахова Алсу,
    Чаллы Башы авылы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: