КДН рейдлары

Кышын кар көртләре астында күмелеп калган һәр нәрсә язгы кояш көлеп карауга, кар эреп, бар да өскә чыкты. Бөтен шыксыз, ямьсез күренешләр хәзер күз алдында. Кышын уңышсыз гаиләләрдә дә бераз тынычлык хөкем сөрсә, апрель башында ук балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия әгъзалары өчен бик киеренке булды. Чираттагы рейдны КДН рәисе...
Юл өзеклеге һәм бозык тормыш
Юллар өзек чакта Петропавел Бистәсендә Людмиланы табарга тырыштык, авыл халкы сүзләренә караганда, ул әле һаман спиртлы эчемлекләр куллана, баласын бакчага йөртми. Аның белән бергә яшәүче ире, Иван Сусанин роленә кереп, полякларча, аның әбисендә "кунак булуын" белә торып, комиссия әгъзаларын саз ярып үзенең өенә алып барды. Аның каравы хуҗабикәнең үз өендә нинди тәртипсезлек булдыруын күрү мөмкин иде. Аны без икенче урамда очраттык, автобуска керүен үтендек, алкоголь исе белән дәфнә яфрагы исе бергә кушылып, бөтен салонны тутырды. "Дәфнә яфрагы белән ашказанымны дәвалыйм, шуңа чәйним", - дип акланды Людмила. Бу сүз комиссия әгъзаларын ышандыра алмады, алар йөзенче мәртәбә әни кешегә аның баласына карата булган бурычларын аңлаткан арада ПДН инспекторы Әлфия Гайфуллина протокол төзеде.
Укып буламы?
Мәгариф бүлеге психологы Ләлә Усманова тәрбиягә авыр бирелүче балалар буларак исәптә торган һәм опекунлыкка алынган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар белән аралашты. Ул аларның дәфтәрләренә, көндәлекләренә күз салды, проблемалары һәм аларга нәрсә ошавын сорашты. Укытучылар һәм сыйныфташлары белән үзләрен ничек тотарга икәнлеген өйрәтте. Комиссия әгъзалары үзенең бабасы белән яшәүче үсмерне күреп шатландылар, ул әйбәт укый, өсте-башы пөхтә, укытучылары да үсмернең әхлагы тотрыклы дип мактадылар.
Ремонт спортка комачаулый
Екатерина Бистәсендә мәктәпнең спортзалында әйбәт ремонт ясалган, биредә физкультура дәресләре һәрдаим үткәрелә, ә менә кичләрен авыл яшьләре өчен "әлегә" секцияләр каралмаган, бу хакта физкультура укытучысы аңлаешсызрак әйтте, ул үзе дә бер балага җәмгыять тәрбиячесе. Комиссия фикеренчә, ул үзенең бурычын үти алмый - остаз була алмый, үсмернең әти-әнисе белән элемтәне көйли алмаган, аңа аз вакыт бүлеп бирә, сирәк-мирәк тикшерүләр үткәрү белән чикләнә. Ә малай тәрбиягә авыр бирелә. "Аҗаган" клубы директоры Гөлшат Габетдинованы моңа мисал итеп куярга мөмкин: Зиреклегә без, башка авылларга кебек үк, көтмәгәндә бардык һәм Гөлшатны спорт залында очраттык, ул анда опекуны белән өстәл теннисы уйный иде. Ул яшүсмерне спортка җәлеп иткән, аның әти-әнисе белән уртак тел тапкан, малай үзенә карата булган хөрмәт һәм кайгыртучанлыкны тоя, үзен тыныч тота, үз-үзенә ышанычы көннән-көн арта бара.
Гаилә проблемалары арта: ә алда нәрсә?
Чертуш. Гаиләдә балигъ булмаган 5 бала. Бер түбә астында - йорт башлыгы - бабай, хатыны белән әтиләре, өч баласы белән кызы (ирдән аерылган), тәрбиягә алынган уллары Саша һәм күптән түгел кечкенә улы белән шәһәрдән кайткан уллары (тол) яши. Барысы да өйдә булган. Опека һәм попечительлек буенча белгеч Жанна Черняк ни өчен яшүсмер малайның өйдә булуы, ә Татар Ялтанындагы коррекция мәктәбендә түгеллеге белән кызыксынды. Малайга анда начар булуы, укытучылар һәм тәрбиячеләрнең аңа карата кече күңеллелек күрсәтмәүләре ачыкланды. Бу мәктәптә тәрбияләнүчеләргә карата әлегедәй мөнәсәбәт турындагы имеш-мимешләрне еш ишетергә туры килә безгә, тик бу әле гайбәткенәдер, һәрхәлдә аларны тикшерергә яисә кире кагарга мөмкин. "Кайгырту" ХСХКҮ психологы Елена Ярушкина сөйләште, аңа укуын дәвам итәргә кирәклеген аңлатты.
Ышаныргамы - юкмы, тикшерәсе иде
Комиссия әгъзалары утырган автобус каршына юлда ук елаган һәм бик нык борчылган Мария очрады. Нәрсә булды? дигән сорауга ул үзенең проблемасы турында сөйләргә маташты. Мәшгульлек үзәгендә исә безгә барысын да тәгаенләп аңлаттылар. Кыз эшсезлек буенча исәпкә басарга уйлаган, әмма хезмәт кенәгәсендәге соңгы эш урыны турындагы дата Мәшгульлек үзәгендәге мәгълүматлар белән туры килми. Өлкән инспектор Лилия Сабирова түбәндәгеләрне хәбәр итте: "Екатерина Бистәсендәге АҖ-гә Мәшгульлек үзәге Машага хезмәт хакын кыз эштән азат ителгәннән соң күчергән? Аңлатмалар алу өчен Екатерина Бистәсенә килдек. Мария чыннан да берникадәр вакыт анда төрле эшләрдә эшләгән, бу хакта эш вакытын исәпкә алып бару табелендәге язу дәлилли. Мария дә килешә - эшләгән, әмма 2010 елда гына, тик 11 гыйнвардан 1 мартка кадәр эшләгән, дигәнне кире кага һәм хезмәт хакы турындагы ведомостьтәге имзасыннан баш тарта. Кемгә ышанырга, ә кемгә юк-моны компетентлы органнар гына тикшерә ала. Комиссияне бу факт шомландырды, әлбәттә. Һәрхәлдә, хәзер Маша рәсми төстә эшсезлек статусы алган һәм моңа бик сөенгән.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз