Күңелле сәяхәт
11 гыйнварда балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия райондагы аз тәэмин ителгән һәм уңышсыз гаиләләрдәге балалар белән экскурсия үткәрде. Башкалар өчен бары чакыру кәгазе һәм билет буенча гына керү мөмкин булган урыннарда - полиция бүлекчәсендә һәм бассейнда - малайлар һәм кызлар барын да кызыксынып күзәттеләр. Мәсәлән, полиция бүлекчәсендә алар полицейскийлардан үз...
11 гыйнварда балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия райондагы аз тәэмин ителгән һәм уңышсыз гаиләләрдәге балалар белән экскурсия үткәрде. Башкалар өчен бары чакыру кәгазе һәм билет буенча гына керү мөмкин булган урыннарда - полиция бүлекчәсендә һәм бассейнда - малайлар һәм кызлар барын да кызыксынып күзәттеләр.
Мәсәлән, полиция бүлекчәсендә алар полицейскийлардан үз эшләрендә кулланыла торган корал турында, җинаятьләрне ачулары, хезмәттәге немец эте - Сэр кушаматлы овчарка белән таныштылар һәм, хәтта, җинаять кылуда шикләнүчеләрне вакытлыча тоту изоляторын да күрделәр.
"Олимп" спорткомплексында балалар зал буйлап йөгерештеләр: кемдер бокс өчен рингка йөгереп керде, кайсыдыр боксчы перчаткаларын киеп карады, башкалары спорт грушаларына суккалап карадылар, кызлар исә БЯСМ волейболчыларының уеннарын күзәттеләр. Аннан соң барысы да фитнес-залга күтәрелделәр һәм төрле тренажерларда үзләренең мөмкинлекләрен сынап карадылар. Балалар бассейнны да читләтеп үтмәделәр: рәхәтләнеп суда йөзделәр, су чәчрәтеп уйнадылар, шулай булмый ни: аларның күбесе чын бассейнга беренче тапкыр аяк басулары ич.
Комиссия әгъзалары: "Кайгырту" ХСХКҮ, "Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы редакциясе вәкилләре һәм КДН секретаре балаларны сок белән сыйладылар. Барлык оешма җитәкчеләре кунакларны бик җылы каршыладылар, монда ошыймы дигән сорауга: "Әйе!" дип җавап бирделәр.
Лариса ФЕДОРОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев