Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Коръән укучылар бәйгесе

    18 март­та Яңа Чиш­мә мә­че­тен­дә ра­йон­да бе­рен­че мәр­тә­бә үт­кә­ре­лү­че Коръ­ән уку­чы­лар бәй­ге­се­нең соң­гы эта­бы уз­ды. Азат МУ­СИН

    ТР мө­сел­ман­на­ры Ди­ния нә­за­рә­те та­ра­фын­нан 2012 ел Коръ­ән елы дип игъ­лан ител­де, шу­ның кы­са­ла­рын­да ра­йон­ның бар­лык мә­чет­лә­рен­дә га­рәп те­лен­дә Коръ­ән­не сән­гать­ле итеп уку һәм шу­шы из­ге ки­тап­тан сү­рә­ләр­не ят­тан уку бу­ен­ча кон­курс­ның ал­да­гы этап­ла­ры уз­ган иде. Коръ­ән­не әй­бәт уку­чы­лар (8 та­тар авы­лын­нан дүр­тәр ке­ше) мә­чет­ләр­дә­ге имам-ха­тыйб­лар һәм укы­ту­чы­ла­ры бе­лән бер­лек­тә кон­курс­ның соң­гы эта­бы­на - ра­йон үзә­ген­дә­ге мә­чет­кә ча­кы­рыл­ды­лар.

    Кон­курс баш­лан­ган­чы ра­йон­ның имам-мөх­тә­си­бе Ил­гиз хәз­рәт Әш­рә­пов кон­курс­ны үт­кә­рү тәр­ти­бен аң­лат­ты: ул ике яшь төр­ке­ме бу­ен­ча үтә­чәк, жю­ри ба­ла­лар­ның чы­гыш­ла­рын 25 бал­лы сис­те­ма бу­ен­ча бил­ге­лә­я­чәк, дип бел­дер­де, һәм­мә­се­нә уңыш­лар те­лә­де.

    Ра­йон баш­лы­гы урын­ба­са­ры На­и­лә За­ки­ро­ва мон­дый бәй­ге­нең ра­йон­да бе­рен­че мәр­тә­бә үт­кә­ре­лү­ен бил­ге­ләп үт­те, га­рәп те­лен, Ис­лам ни­гез­лә­рен өй­рәт­кән укы­ту­чы­ла­ры­на рәх­мәт бел­дер­еп, ба­ла­лар­га уңыш­лы чы­гыш ясау­ла­рын те­лә­де. Ул шу­лай ук мә­чет­ләр­нең имам-ха­тыйб­ла­ры­на ра­йон­да ис­лам ди­не­нең га­сыр­лар­дан га­сыр­лар­га яшәп кил­гән, из­ге­лек­кә, ты­ныч­лык­ка өй­рә­тү­че-өн­дәү­че бер-хә­нә­фи­лек юнә­ле­ше­нең ге­нә бу­лыр­га ти­еш­ле­ген ис­кәрт­те.

    Өч сә­гать­кә су­зыл­ган чы­гыш­лар ва­кы­тын­да күп ба­ла­лар Коръ­ән аять­лә­рен һәм сү­рә­лә­рен әй­бәт бе­лү­лә­рен күр­сәт­те­ләр, га­рәп те­лен­дә Коръ­ән­не бик йө­ге­рек укы­ды­лар, бу укы­ту­чы­ла­ры­ның да зур хез­мәт нә­ти­җә­се.

    Бәй­ге­дә кат­на­шу­чы­лар­ның бе­лем­нә­рен Зи­рек­ле, Яңа Чиш­мә һәм Сөл­чә­баш мә­чет­лә­рен­нән кил­гән имам-ха­тыйб­лар­дан тор­ган жю­ри бә­я­лә­де. Әй­тер­гә ки­рәк, ике яшь төр­ке­мен­дә дә кыз­лар җиң­де, ма­лай­лар бе­раз тый­наг­рак чы­гыш яса­ды. Кеч­ке­нә­ләр төр­ке­мен­дә ту­был­гы­тау­лы­лар әй­бәт­рәк хә­зер­лән­гән­нәр бу­лып чык­ты: бе­рен­че ике урын­ны Ру­мия Кә­ри­мо­ва һәм Ди­нә Хә­лиул­ли­на, өчен­че урын­ны Чал­лы Ба­шын­нан Илү­сә Га­ляут­ди­но­ва (өс­тә­ге рә­сем­дә сул­дан уң­га) яу­ла­ды. Зур­рак­лар төр­ке­мен­дә иң юга­ры балл­ны Зи­рек­ле кыз­ла­ры җый­ды: 1 һәм 2 урын­нар­ны Әзи­лә Хөс­нет­ди­но­ва бе­лән Зөһ­рә Ша­ки­ро­ва, өчен­че урын­ны ра­йон үзә­ген­нән Ай­гөл Га­лиул­ли­на (ас­та­гы рә­сем­дә сул­дан уң­га) яу­ла­ды.

    Җи­ңү­че­ләр һәм кон­курс­та кат­на­шу­чы­лар ра­йон ига­нә­че­лә­ре ак­ча­сы­на алын­ган бү­ләк­ләр бе­лән бү­ләк­лән­де­ләр. Эш­мә­кәр­ләр: Фә­рит Кур­ма­ев, Ра­вил Ярул­лин, Ра­мил Нурт­ди­нов, Ха­лит Га­ли­мов, Ис­лам Са­фин, Ни­яз Га­ляут­ди­нов, ра­йон үзә­ге уч­реж­де­ни­е­лә­ре җи­тәк­че­лә­ре: Кад­рия На­сый­ро­ва, Ил­дар Ра­ма­за­нов, Ри­шат Би­ла­лов, Рә­фис Хә­би­бул­лин, Әл­фи­рә Гай­фет­ди­но­ва, КФХ баш­лы­гы Фәр­гат Вә­ли­ев, ра­йон баш­кар­ма ко­ми­те­ты җи­тәк­че­се Ри­нат Фә­са­хов һәм ра­йон баш­лы­гы урын­ба­са­ры На­и­лә За­ки­ро­ва шу­шы күр­кәм га­мәл­гә үз өлеш­лә­рен керт­те­ләр. Го­мәр Фәс­хет­ди­нов Бө­тен­дөнья та­тар конг­рес­сы баш­кар­ма ко­ми­те­ты­ның җир­ле бү­ле­ге исе­мен­нән кон­курс­та кат­на­шу­чы 4 ба­ла­га ис­тә­лек­ле бү­ләк­ләр тап­шыр­ды.

    Мә­чет­лә­рнең имам-ха­тыйб­ла­ры һәм ба­ла­лар­ның укы­ту­чы­ла­ры да бү­ләк­сез кал­ма­ды­лар (ки­тап­лар һәм до­га­лар языл­ган диск­лар ал­ды­лар). Кон­курс тә­мам­лан­гач, мә­чет­тә бер­гә­ләп чәй эч­те­ләр һәм өй­лә на­ма­зы укы­ды­лар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: