Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

“Кояшкай“лылар Зирекле музеенда булды

16 апрельдә "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Зирекле музеена барганнар. Музей хезмәткәрләре сабыйларны зурлап каршы алганнар: аларны кызыксындырган әйберләрне күрсәтеп, балаларга көнкүрештә бу әйберләрнең ничек кулланылуын аңлатканнар. Музей буйлап экскурсия балаларда да, өлкәннәрдә дә уңай тәэсирләр калдырган. -Балачактан туган як тарихы белән таныштыру әйбәт нәрсә, - диләр балаларның әти-әниләре Николай Урядников,...

16 апрельдә "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Зирекле музеена барганнар.
Музей хезмәткәрләре сабыйларны зурлап каршы алганнар: аларны кызыксындырган әйберләрне күрсәтеп, балаларга көнкүрештә бу әйберләрнең ничек кулланылуын аңлатканнар. Музей буйлап экскурсия балаларда да, өлкәннәрдә дә уңай тәэсирләр калдырган. -Балачактан туган як тарихы белән таныштыру әйбәт нәрсә, - диләр балаларның әти-әниләре Николай Урядников, Наталья Шешолина һәм Наталья Кузнецова, - без балаларның һәр нәрсәне дикъкать белән карауларын, һәрнәрсәгә гаҗәпләнүләрен күрәбез. Музейга нигез салган һәм аның директоры булып эшләүче Мидхәт Газыймовка балаларыбызны тарихи әйберләр белән таныштыру мөмкинлеге биргән өчен рәхмәт белдерәбез. Ул булмаса, бу әйберләрне барлап, саклаучы да булмас, инде онытылып та беткән булыр иде. Балалар бакчасы мөдире Мария Уламасовага да бу идеясы өчен зур рәхмәт. Транспорт белән ярдәм иткән ТКХ начальнигы Игорь Роменскийга һәм шофер Николай Кокинга да рәхмәтлебез, диләр әти-әниләр.
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев