Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Кунаклар “Факел“да һәм “Йолдызлы десант“та булдылар

8 июльдә безнең районда Аксубай, Нурлат, Чирмешән һәм Яңа Чишмә районнары ветеран оешмалары җитәкчеләренең киңәшмәсе булып үтте. Киңәшмәне Татарстан Республикасы ветераннар берлеге рәисе, генерал-майор Әхәт Юлашев һәм "Татарстан геройлары" иҗтимагый оешма рәисе, Социалистик хезмәт герое Илдус Мастюков үткәрде. Киңәшмә барышында ветеран оешмаларының Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына хәзерләнү һәм...

8 июльдә безнең районда Аксубай, Нурлат, Чирмешән һәм Яңа Чишмә районнары ветеран оешмалары җитәкчеләренең киңәшмәсе булып үтте. Киңәшмәне Татарстан Республикасы ветераннар берлеге рәисе, генерал-майор Әхәт Юлашев һәм "Татарстан геройлары" иҗтимагый оешма рәисе, Социалистик хезмәт герое Илдус Мастюков үткәрде.
Киңәшмә барышында ветеран оешмаларының Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына хәзерләнү һәм аны лаеклы каршылау эшләренә йомгак ясалды. Пенсионерлар берлегенең җирле бүлекчә рәисе А.Н. Козлова, Акбүре мәктәбе директоры Харис Латыйпов, балалар иҗаты үзәге директоры Светлана Мартышова, Нурлат шәһәре ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисе Разыя Садретдиновалар ТР ветераннар берлегенең Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Киңәшмәдә катнашучылар үз районнарының эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
Киңәшмәдән соң делегация агымдагы елның 9 маенда ачылган "Тыныч вакытларда вафат булган Бөек Ватан сугышы ветераннарына" куелган һәйкәл янында булдылар. Кунаклар "Факел" лагерында һәм палаткалардан торган "Йолдызлы десант" республика лагерында булдылар һәм аларда ял итүче балаларга зур шатлык өләштеләр: алар дистәләгән сорау биреп, матур җаваплар ишеттеләр, күпләр генерал-майор Әхәт Юлашев, Социалистик хезмәт герое Илдус Мастюков белән фотога төштеләр, генерал фуражкасын киеп, орденын тотып карадылар. Генералның: "Биредә сез ничек яшисез, тагын ниләр теләр идегез?" - дигән соравына, бердәм рәвештә: "Бар да ошый! Лагерьда әле тагын калыр идек!" - дип җавап кайтардылар.
Кунакларга балалар белән аралашу рәхәтлек бирде. Алар балаларга күңелле ял итеп, яңа уку елына көч туплауларын теләделәр.
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X