Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Көз бәйрәме үтте

Тубылгы Тау авылының "Тургай" балалар бакчасында көз бәйрәме үтте. Бәйрәм үткәреләсе зал яфраклар, яшелчәләр, миләш тәлгәшләре белән бизәлде.

Бәйрәмне котлау сүзләре белән балалар бакчасы мөдире Нәфисә Рафик кызы ачып җибәрде. Балалар көзге урманга сәяхәт "кылды". Анда исә аларны "Көз апа" көтеп тора иде. Балалар "Көз апа"ларына матур итеп шигырьләр сөйләделәр, биюләр биеделәр һәм җырлар җырладылар, табышмакларга дөрес итеп җавап бирделәр, ул алып килгән уеннарны да бик теләп уйнадылар. Шулай ук яшелчәләрдән ясалган сурәтләр дә аларда зур кызыксыну уятты. Бәйрәм беткәч, апалары әзерләгән тәм-томнар белән чәй эчтеләр.
Фәридә Исмәгыйлева,
балалар бакчасы тәрбиячесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X