Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Лагерь үз ишекләрен ачты

    24 июньдә Яңа Чишмә районында палаткалардан корылган "Йолдызлы десант" лагерының 1 сменасы ачылды. 7 шәр көнгә исәпләнгән өч сменада барлыгы Татарстанның берничә районыннан, шул исәптә безнең районнан да, 150 бала ял итәчәк

    Кунакчыл Яңа Чишмә җирендә "Йолдызлы десант"ның икенче ел эшләве юкка гына түгел. Балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау буенча Республика комиссиясенең җаваплы секретаре Илсөяр Гарифуллина һәм "Йолдызлы десант" Балалар һәм яшьләрнең асоциаль тәртипләре профилактикасы" АНО җитәкчесе Люция Ибраһимова балалар ялы өчен тиешле шартлар тудырганнары өчен яңачишмәлеләргә зур 5 ле билгесе куйганнар.
    Лагерьда булып, андагы шартлар белән танышкач, моның гадел бәя булуына без үзебез дә инандык.
    Табигатьнең матур почмагында агачлар ышыгында, печәннәре чабылган иркен мәйданда ике, алты һәм дүрт урынлык палаткалар урнаштырылган. Үзәктә - "кызыл почмак". "Йолдызлы десант"та шөгыльләнер нәрсәләр бар. Кызлар - бадминтон, малайлар исә өстәл теннисы һәм волейбол уйнадылар, шатрда шашка уйнарга яисә рәсем ясарга мөмкин.
    - Палаткаларны, йокы кирәк-яраклары, барлык спорт инвентарьлары һәм җиһазлар Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча министрлык тарафыннан кайтартылды, - дип сөйләде яшьләр эшләре буенча бүлек начальнигы Ольга Лаврентьева.
    Өч отряд редколлегиясе үзләренең стена газеталарын чыгару белән мәшгуль иделәр, калганнары аларга булышып торалар. "Кыр тавыклары" отрядының иҗади эше стенага элеп куелган инде, "Әбинең шатлыклары" отрядының стена газетасы басылып чыгуга әзерләнә иде. Балалар яңа гына төшке ашны ашаган иделәр. Быел ашханәдә Чуваш Чабаксары мәктәбе пешекчеләре әзерли. Ашханә эченә күз салгач, яңа җиһаз булганга, монда уңайлырак та һәм матуррак та булуын күрдек.
    Беренче көн - бер-берең белән, эш һәм үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, техника һәм янгын куркынычсызлыгы буенча инструктажлар белән танышу көне. Кызлар һәм малайлар саны бертигез диярлек, аларның күпчелеге монда беренче тапкыр килгән. Барысы да аралашучан, үзләрен бәхетле тоюлары сизелеп тора.
    - Безгә монда бик ошый. Бүген бассейнга барабыз, - дип сөйләде Әлмәт районыннан килгән Тимур Гайнетдинов. Аның якташы Эля Дәүләтшина безнең районга - беренче, ә дус кызының икенче тапкыр килүе. Кызлар палатканың эчке ягын бик шатланып күрсәттеләр.
    -Без яңа дуслар табарга да өлгердек инде, - дип үз фикерләре белән уртаклаштылар балалар. - Тәмле ашаталар, көненә - 5 мәртәбә. Вожатыйлар да яхшы.
    Лагерь начальнигы Сергей Финагентов:
    - Балаларның барысы да яхшы, аралашучан. Бүген бездә "Сәламәтлек көне", кич белән "Күңелле стартлар" үткәрәчәкбез.
    Ял итү планын өйрәнгәч, ирексездән, балаларга менә ничек рәхәт, дип уйлап куясың. Иртәгә аларның "Туристлар көне" - "Урман буена..." экскурсия һәм "Хәзинә" операсиясе" дип аталган походка барачаклар. Берсекөнгә Зирекле музеена юл тотачаклар. Шулай ук тәрбияви дәрес тә бар - һәлак булган сугышчылар истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр куялар. "Олимп" УСЗда байтак кына спорт ярышлары узачак. Соңыннан без балаларга берничә сорау биреп, аларның фикерләре белән кызыксындык:
    - Беренче көнне сезгә нәрсә күбрәк ошады?
    - Саф һава! - дип бергә иркен сулап куйдылар.
    Р.S. Язмабыз басылып чыкканда беренче смена төгәлләнгән иде инде, икенчесе башланган һәм безнең "Йолдызлы десантка" визитыбыз соңгысы булмас.
    аласыз. Ольга Иванова

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: