Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

“Ландыш“ка ЮХИДИдан бүләкләр

13 гыйнварда ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсе начальнигы, полиция полковнигы Рифкат Миңнеханов безнең районда булып китте. Район башлыгы Вячеслав Козлов белән бергәләп алар район үзәгендәге "Ландыш" балалар бакчасында булдылар һәм эчке эшләр бүлегенең йомгаклау киңәшмәсендә катнаштылар. "Ландыш" балалар бакчасында Татарстанның баш дәүләт автоинспекторына балалар юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча дәрес-уен күрсәттеләр,...

13 гыйнварда ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсе начальнигы, полиция полковнигы Рифкат Миңнеханов безнең районда булып китте. Район башлыгы Вячеслав Козлов белән бергәләп алар район үзәгендәге "Ландыш" балалар бакчасында булдылар һәм эчке эшләр бүлегенең йомгаклау киңәшмәсендә катнаштылар.

"Ландыш" балалар бакчасында Татарстанның баш дәүләт автоинспекторына балалар юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча дәрес-уен күрсәттеләр, Кыш бабайга урам аша чыгарга булыштылар һәм Рифкат Миңнеханов биргән сорауларга дәррәү җавап бирделәр.
Ул балаларның юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәрен "бишле"гә бәяләде, шушы юнәлештә тәрбиячеләрнең әйбәт эшләүләрен билгеләп үтте һәм балалар бакчасына бүләкләр тапшырды. Бүләк мулдан иде: велосипедлар, уенчыклар, принтер, ЮХК буенча китаплар һәм яктылык кайтаручы стикерлар.
Рифкат Миңнеханов белән Вячеслав Козлов балалар бакчаларының барлык төркемнәрен карап әйләнделәр, җиһазланышның начар булмавын билгеләп үттеләр, истәлеккә фотога төштеләр
Аннан алар эчке эшләр бүлеге киңәшмәсендә катнаштылар, киңәшмәдә исә 2015 елга нәтиҗәләр ясалды.
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев