Ленинградлылар батырлыгы
Зирекле халык иҗаты һәм көнкүреше музеена җирле лицейның 1-10 нчы сыйныф укучылары дәрес – экскурсиягә килде.
Ул герой – Ленинград шәһәрен немец-фашист гаскәрләре камалышыннан азат итүнең 75 еллыгына багышланды. Бу чараны музей директоры Лидия Лофуллина, мәдәният йорты директоры Сәлимова Зөмәрия, «Аҗаган» яшүсмерләр клубыннан Вәлиева Гөлнур һәм Нуриева Румияләр оештырды. Укучылар килер алдыннан музейда «Ленинград – герой шәһәр» исемле күргәзмә дә булдырылды, - дип яза редакциягә музейның фәнни хезмәткәре Мидхәт Газыймов.
- Дәрес методист Румия Нуриева әзерләгән Ленинград оборонасы турындагы документаль кинофильмны карау белән башланды. Теманы Мидхәт Газыймов дәвам итте. Ул 872 көнгә сузылган героик Ленинград оборонасы, ленинградлыларның, Кызыл Армиянең күрелмәгән батырлыклары, шәһәрдәге ачлык, тормыш һәм көрәшнең бер генә минутка да тукталмавы, көнлек норма булган 125 грамм ипи паегы, Ладога күле өстеннән салынган «Тормыш юлы» һәм башка күп вакыйгалар турында сөйләде.
Балалар бу тарихи вакыйгаларны тын да алмыйча тыңладылар, алар инде ленинградлыларның җиңүгә бары тик нык ышанычы булу аркасында гына, үзара ярдәмләшү, бер-береңне коткаруга омтылышлары, шундый коточкыч шартларда да кешелек сыйфатларын югалтмаулары аркасында гына дошманны җиңгәннәрен аңладылар, бүген дә шул сыйфатларга ия булырга кирәклекне күңелләренә сеңдерделәр. Әйе, туган илебезгә булган патриотизм һәм тугрылык хисләре, халыкларыбыз арасындагы дуслык һәм бердәмлек дәһшәтле сугышны җиңеп чыгарга ярдәм итте.
Зирекледән Ленинградны саклауда һәлак булганнарны да атап үттек. Алар: Гайнәтуллин Салих Идиятулла улы (1925-1944), Гайфетдинов (Нуретдинов) Фәсахетдин (1894-1942), Сәлахов Салихҗан Сәлимхан улы (1924-1943), Шәфигуллин Сәмигулла (1924-1943), бертуган Сөләймановлар – Мансур (документта Александр) (1924-1943) һәм Камил (1918-1942), Хәбиров Вәгыйз Габбас улы (1924-1944).
Бу мәхшәрдән исән-сау кайтучылар: Кашапов Фәрхетдин (1910-1976), Хәйбуллин Әдиулла Шәрифулла улы (1920-1975) - икесе дә «Ленинград оборонасы өчен» медале белән бүләкләнгән, Кадыйров Харис Нәҗип улы (1919-1998), Закиров Хафиз Вәгыйз улы (1923-1984), Фәхретдинова Мәгъфирә (документта Александра Захаровна (1911-1984) һ.б. Тыңлаучыларга Әдиулла абыйның медале таныклыгы да күрсәтелде.
Оештыручылар тарафыннан балаларга мундирлы бәрәңге һәм блокада икмәге нормасындагы ипи белән чәй дә әзерләнде, билгеле, өстәлдә бүгенге көн тәм-томнары да бар иде.
Лидия Лотфуллина
фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев