Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Өметле яшьләр

ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы, "Россия яшьләр берлеге" ТРБ инициативасы белән 1 февральдә укучылар үзидарәсен үстерүче Рәсәйнең гомумбелем бирү оешмаларының I Бөтенрәсәй конкурсының республика (очный) этабы үтте. Анда безнең район данын үзенең мәктәп үзидарәсе оешмасы - "Перспектива" республикасы белән Петропавел мәктәбе яклады. Конкурс узган елның ноябрь аенда старт алып, үз...

ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы, "Россия яшьләр берлеге" ТРБ инициативасы белән 1 февральдә укучылар үзидарәсен үстерүче Рәсәйнең гомумбелем бирү оешмаларының I Бөтенрәсәй конкурсының республика (очный) этабы үтте. Анда безнең район данын үзенең мәктәп үзидарәсе оешмасы - "Перспектива" республикасы белән Петропавел мәктәбе яклады.
Конкурс узган елның ноябрь аенда старт алып, үз тирәсенә Татарстан мәктәпләре, гимназияләре һәм лицейларының укучылар үзидарәсе вәкилләрен - катнашучы командаларны җыйды. Беренче тур үз районнарында үтте, анда җиңүчеләр икенче - читтән торып уздырылучы этапта катнашу мөмкинлеге алды. Ике тур нәтиҗәләре буенча мәктәп активистлары Казанга чакырылдылар. Татарстан башкаласы республиканың барлык районыннан 150 ләп укучыны каршылады. Конкурста катнашучылар мәктәп үзидарәсе әгъзаларының шәхси сыйфатлары һәм һөнәри казанышлары белән ирешелгән мәктәпнең социаль образын тәкъдир иткән иҗади чыгыш - визитка хәзерләгәннәр иде. "Перспектива" мәктәп республикасы президенты Ирина Полякова биремне бик шәп үтәде, ә аннан катнашучыларга экспертлар - ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы, "Рәсәй Яшьләр берлеге" ТРБ вәкилләренең һәм башкаларның сорауларына җавап бирергә туры килде. "Перспектива" республика җитәкчесе, Петропавел мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Светлана Кирюшова менә ниләр сөйләде:
-Без үзебезнең республиканы ярты ел элек уйлап таптык һәм оештырдык, әмма уңышлы мөстәкыйль адымнар ясарга да өлгердек. Безнең мәктәптә балалар әлләни күп түгел, шуңа күрә мәктәп үзидарәсендә барлык балалар да катнаша (эш итә), һәркайсы үз дәрәҗәсендә. Өлкән сыйныф укучылар Советы гына түгел, ә үзидарәдә һәркайсы билгеле бер эш өчен җавап бирә: мәдәният, спорт, тәртип һ.б. Безнең үз конституциябез, кагыйдәләребез бар, хәзер без гимн һәм әләм булдыру өстендә эшлибез. Безнең максат - үз эшләребез белән укучылар, укытучылар, авылдашлар арасында хөрмәт казану. Укучылар үзидарәсе - уен формасы булса да, анда актив катнашып, балалар үзләрендә лидерлык сыйфатларын, актив тормыш позициясе, җаваплылык хисләре булдыралар, боларның барысы да аларга киләчәк тормышларында кирәк булачак.
-Конкурска һәм финалга әзерләнү бик кыска вакыт эчендә үтте. Безне районда сайлап алдылар, ә аннары Казанга финалга уздык. Бернигә дә карамастан, шәһәрләр, башка районнар белән чагыштырганда безнең балалар бик тә лаеклы чыгыш ясадылар. Безнең видеопрезентация репортаж сыйфатында булды, без анда үз эшебезне күрсәтергә тырыштык. Конкурс нәтиҗәләре әлегә билгесез, тик без җиңүгә өметләнәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев