Мәгариф: проблемалар бар
Яңа Чишмә мәктәп - гимназиягә 60-70 нче еллардагы чыгарылыш сыйныф укучылары очрашуына шул елларда урта мәктәп директоры булып эшләгән Александр Григорьевич Воробьев ел саен килә. Россиянең атказанган укытучысы, халык мәгарифе отличнигы, 20 ел буена Чистай район мәгариф бүлеген җитәкләгән, ул хәзер дә бу өлкәдәге реформаларны күзәтә. Сөйләшү барышында Александр Григорьевич...
Яңа Чишмә мәктәп - гимназиягә 60-70 нче еллардагы чыгарылыш сыйныф укучылары очрашуына шул елларда урта мәктәп директоры булып эшләгән Александр Григорьевич Воробьев ел саен килә. Россиянең атказанган укытучысы, халык мәгарифе отличнигы, 20 ел буена Чистай район мәгариф бүлеген җитәкләгән, ул хәзер дә бу өлкәдәге реформаларны күзәтә. Сөйләшү барышында Александр Григорьевич безнең белән дә (элеккеге укучылары) белем бирүдәге мөһим проблемалар уңаеннан үз фикерләре белән уртаклашты.
Лариса ФЕДОРОВА,
Ольга ИВАНОВА
- Инде күп еллар буена Россиянең халык мәгарифе реформалар стадиясендә тора, алар матди-техник базаны камилләштерүдә, мәктәпләрне техник чаралар белән баетуда, укытучыларның профессиональ дәрәҗәсен үстерүдә уңай йогынты ясый. Укучылар компьютер белән иркен эшли алалар, Интернеттан файдаланалар, төрле олимпиадаларда, конкурсларда һәм смотрларда уңышлы катнашалар. Әмма бу сәләтле балаларга тигән өлеш. Гомумән, дөресен әйтергә кирәк, мәктәпләрдәге чыгарылыш сыйныф укучыларының тулаем белем дәрәҗәсе түбән кала бирә, заманча мәктәпләргә кертелгән матди һәм интеллектуаль чыгымнарга тәңгәл килми. Бу хакта мәктәпләрдәге чыгарылыш имтиханнары нәтиҗәләре, абитуриентларның һәм беренче курс студентларының түбән сыйфат составы һәм югары катлаулылыктагы фәнни өлкәләрдә яшь белгечләр җитешмәве һ.б. күрсәтеп тора.
Парадокс нидә соң? Ни өчен халык мәгарифенә кертелгән чыгымнар үз-үзен акламый? Минем карашка, сәбәп-укыту программасының чамадан тыш йөкләнешендә.
Мәгълүм ки, укучы мәктәптә фән нигезләре белән генә шөгыльләнергә тиеш. Әмма шуның белән бергә аны беренче чыганаклардан, өстәмә әдәбияттан, белем алуның башка чыганакларыннан файдаланырга өйрәтергә, үзлегеңнән белем алуга кызыксыну уятырга кирәк. Заманча мәктәп программасы укучыларның барысы да үзләштерә алмаслык күләмдәге һәм төрлелектәге белем белән баетылган, укытучыларның сыйныфтагы барлык укучыларның да программа эчтәлеген ныклап һәм аңлап үзләштерүләренә ирешүгә вакытлары җитешми. Аның материалны кабатлауга, үткән тема буенча контроль эшләр үткәрүгә, хаталар өстендә эшләргә вакытлары җитми, бу исә капма-каршы элемтәне бозуга китерә. Педагогикага нигез салучы рус галимнәре тарафыннан әйтелгән "Повторение-мать учения" дигән ачык хакыйкать таләп ителми булып чыга. Әгәр дә фән һәм мәгариф министрлыгы, Россия мәгариф күзәтчелеге укыту программасы йөкләнешен бераз киметеп, программаның калган күләменә сәгатьләр санын арттыруны нигезле дип тапсалар, чыгарылыш укучыларының белемнәре артачак, ә чыгарылыш имтиханнары хәтта БДИ формасында булса да укучылар һәм аларның әти-әниләре өчен дә борчулы булудан туктар иде. Әгәр күпчелек чит илләрдә БДИ формасындагы имтиханнардан файдаланалар икән, димәк монда төпле башлангыч бар дигән сүз. Чит илләрдә БДИ ничек алып барылуын мин белмим, әмма аны Россиядә һәм безнең республикада үткәрү җитди демократлаштыру һәм модернизацияләүгә мохтаҗ.
Укытучыны имтиханда катнашудан читләштереп, аны мораль яктан кимсетү, аңлатып булмаслык ышанычсызлык белдерү һич кенә дә башка сыя торган нәрсә түгел. Педагог балалар өчен авторитет булудан туктады. Әгәр бу төрле дәрәҗәдәге халык мәгарифе органнары җитәкчесенең инициативасы булса, алар укытучыга фәннәрне укытуны һәм үсеп килүче буынны тәрбияләүне ничек ышанып тапшыралар икән соң. Әгәр дә бу яңалык педагогика белән бәйләнеше булмаган чиновниклар фантазиясе нәрсәсе икән, ул чагында алар мәктәпне, аларны чын тормыш юлына чыгарган, йөрәк серләрен ышанып сөйләгән, үз белемнәре һәм сәләтләре белән уртаклашкан, шәхси вакытлары, ә кайчагында хәтта үз яллары хисабына мәктәптә аларга уңайлы һәм җайлы булсын өчен тырышкан, ә дәүләт имтиханнарында көч һәм ышаныч биреп торган кешеләрне исләренә төшерсеннәр иде. Халык мәгарифе системасында байтак еллар төрле вазыйфаларда эшләү дәверендә имтиханнарны искечә классик формада тапшыру барышында мин бер генә тапкыр да кемнеңдер әйтеп торуын яки мәктәп укытучыларыннан торган имтихан алучы комиссия әгъзаларының укучыга карата тупас басым ясавын күзәткәнем булмады. Ә хәзер нәрсә? Укучыны үз укытучысы белән аралашудан тыялар, башка мәктәпкә китерәләр, гадәти шартларны алыштыралар, әле тагын коридорда ул полицейский формасында кизү торучыны да күрә, шул чагында психикасы тотрыкланып та җитмәгән килеш бала Кутузов атының төсен хәтердә калдыра алмый, тапкырлау таблицасын да оныта. Шуннан имтиханнар алдыннан курку, ата-аналар һәм җәмәгатьчелек тарафыннан канәгатьсезлек, дәгъва туа. Тагын да күбрәк әйтәм, бу курку һәм үз-үзеңә ышанмау имтиханнар нәтиҗәсендә мәгариф өлкәсендә коррупция килеп чыгуга бер сәбәп булып тора. Рус телле мохиттә һәм республика мәктәпләрендә татар теле укыту практикасына да кайбер гаепләү бар. Мәгълүм ки, аны өйрәнү зарурлыгы беркемдә дә шик тудырмый, ул бәхәссез. Урыс һәм татар мәктәпләрендә татар һәм рус телләрен өйрәнүгә сәгатьләрнең тигез бирелүе генә канәгатьсезлек тудыра. Урыс мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбияты сәгатьләренең саны үзен акламый. Тулы урта мәктәпне тәмамлаганда урыс баласы татар телендә яза да, иркенләп сөйләшә дә белми. Аның сүзлек запасы бик ярлы була, хәтта өч-биш сүздән бер җөмлә дә төзи алмый. Гамәлдәге методика сакланганда урыс мәктәпләрендә татар телен өйрәтүгә вакыт, укытучыларның көчен һәм акча сарыф итү мәгънәсез, ул кирәксез гамәл. Татар теле республикада яшәүче халыклар арасында аралашу чарасы буларак Татарстанда гына кирәкле тел. Шунлыктан урыс мәктәпләрендә татар телен көнкүреш дәрәҗәсендә өйрәнү, әйтик, "Гаиләдә сөйләшү", "Кибеттә", "Вокзалда", "Аптекада", "Больницада" кебек өлкәләрне үз эченә алу отышлырак. Мин үзем татар телен өйрәнүгә каршы түгелмен. Киресенчә, аны өйрәнү мәҗбүри дип саныйм. Бары тик урыс мәктәпләрендә сәгатьләр санын гына көйлисе бар, урыс телле балаларны шагыйрьләр һәм язучылар иҗаты белән генә түгел, композиторлар, рәссамнар, галимнәр, артистлар һәм Татарстанның башка атаклы эшлеклеләре белән дә тирәнрәк таныштыру кирәк. Урыс мәктәпләрендә рус телен һәм әдәбияты сәгатьләрен арттыру, һичшиксез, мәктәп укучыларының һәм студентларның гомуми грамоталылыгын, тел культурасын күтәрүгә булышлык итәчәк. Бу тәкъдим милли мәктәпләрдә татар телен өйрәтүгә дә тигез дәрәҗәдә кагыла. Хәзер бу аеруча актуаль. Телевидение һәм Интернет китапларны кысрыклап чыгара, урыс телен нык чүпли. Рус теле һәм әдәбияты сәгатьләрен арттыру китапка булган кызыксынуны дөньяда иң күп китап укучы Россиянең исемен кире кайтарырга тиеш. Кыска гына язмамда мин үз фикерләремнең һәм тәкъдимнәремнең бәхәссезлегенә, тел-теш тидермәслек булуына дәгъва кылмыйм. Болар фикерләремне кычкырып әйтү генә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев