Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Мәгарифне үстерү мәсьәләләре тикшерелде

Яңа Чишмә муниципаль район Советының чираттагы утырышында берничә мәсьәлә карап тикшерелде. Утырышны Совет рәисе, район башлыгы Вячеслав Козлов алып барды. Утырышта Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил - бүлек начальнигы урынбасары Резедә Сәйфетдинова катнашты. Залда шулай ук мәктәп директорлары, балалар бакчалары мөдирләре, райондагы җәмәгать оешмалары вәкилләре урын алган иде. Депутатлар...

Яңа Чишмә муниципаль район Советының чираттагы утырышында берничә мәсьәлә карап тикшерелде. Утырышны Совет рәисе, район башлыгы Вячеслав Козлов алып барды. Утырышта Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил - бүлек начальнигы урынбасары Резедә Сәйфетдинова катнашты.
Залда шулай ук мәктәп директорлары, балалар бакчалары мөдирләре, райондагы җәмәгать оешмалары вәкилләре урын алган иде.
Депутатлар үз карарлары белән 2016 елга район бюджетына үзгәрешләр керттеләр, агымдагы елда муниципаль милекне хосусыйлаштыру планын (анда 6 объект - Зирекледә кухня бинасы, Красный Октябрьдә ике кибет һәм мунча, Яңа Чишмәдә сарай һәм Акбүредә гараж) расладылар. Утырышта "2010-2015 елларда районда мәгарифне үстерү" программасын тормышка ашыруның нәтиҗәләре һәм 2016 елга бурычлар турында мәгълүмат белән һәм барлык мәктәпләрнең эшенә тәфсилле анализ ясап РМБ начальнигы Александр Еронтьев чыгыш ясады (аның чыгышын без газетабызның киләсе санында бастырабыз).
Муниципаль район Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр керткәннән соң бүләкләү тантанасы булды. "Президент белән бергә" иҗтимагый хәрәкәтенең "Ярмарки семейных оберегов" хәйрия акциясен оештыруда булышлык күрсәткәне өчен ЗАГС бүлеге начальнигы Алия Миръякупова "Гаилә канаты астында" дип аталган региональ иҗтимагый оешманың Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Петропавел АҖ башкарма комитеты секретаре Галина Патрикеева һәм Зирекле АҖ башкарма комитеты секретаре Фәйрүзә Шакирова гражданлык хәле актларын теркәү өлкәсендәге эшчәнлекне үстерү һәм камилләштерүдә керткән өлешләре һәм намуслы хезмәтләре өчен ТР МК ЗАГС Идарәсенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Бүләкләрне һәм чәчәк бәйләмнәрен аларга район башлыгы Вячеслав Козлов тапшырды.
Шуның белән Яңа Чишмә район Советының 9 нчы утырышы үз эшен төгәлләде.
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев