Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • “Мин полициягә китәр идем. Мине өйрәтсеннәр генә“

    22 февраль - җинаять корбаннарын яклау көне, Яңа Чишмә полиция бүлекчәсендә бу көнне полиция эше белән кызыксынган гражданнар өчен ачык ишекләр көне булды. Бу көнне мәктәп укучылары активлык күрсәттеләр.

    Полиция бүлекчәсе бусагасын атлап кергән балалар шактый сорау яудырдылар. Әле ярый аларның сорауларына җавап бирерлек кешеләр булды. Танышу кизү тору частендә башланды: өлкән инспектор Рәис Хисмәтуллин, балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор Әлфия Гайфетдинова, эксперт-криминалист Сергей Россинский, полиция бүлекчәсе начальнигы Нур Сафиуллин балаларны кабул итте.
    Балаларны нык кызыксындырган сорау корал һәм махсус киемнәр булгандыр: алар һәрнәрсәне җентекләп карадылар, кулларына алып та, авыр бронежилетларны, шлемнарны киеп тә карадылар, карашлары кара кысага алынган портретка төшкәч, бар да тын калды. Игълан ителмәгән тынлыкны шыпырт кына: "Ул ничек һәлак булды соң?" - дигән сорау өзде.
    Аннан укучылар эксперт-криминалистның эше белән таныштылар, үзләренең бармак эзләрен дә калдырырга теләделәр. Биредә дә сораулар күп бирелде, Сергей Россинский исә аларны җавапсыз калдырмады. Укучылар канатланып актлар залына үтте. Биредәге бүлекчәнең бүләкләре белән бизәлгән стенд та, башка күп нәрсәләр дә аларда зур кызыксыну уятты. Ә аннан соң барысының да полиция бүлекчәсе начальнигы кабинетында буласылары килде. Нур Сафиуллин егетләргә каршы килмәде, аларны үзенә чакырды.
    -Сез иң кызыксынучан кунаклар булдыгыз әле, - диде ул. -Кайсыгызның полиция хезмәткәре буласы килә соң? 16 кешенең 16 сы да кулларын күтәрде, шул исәптә кызлар да. Алар да, малайлар кебек үк, бик кыю һәм тәвәккәл булдылар: Сэру исемле хезмәт эте вольеры янына килергә беркем дә куркып калмады.
    Сәгать ярым буена балалар һәр бүлмәдә булдылар һәм, әйтергә кирәк, китәргә дә ашыкмадылар:
    -Хәзер сезгә 12-13 шәр яшьме? - дип сорады Нур Сафиуллин, - димәк без сезне полиция хезмәткәрләре сыйфатында безнең бүлекләрдә бер ун елдан соң көтеп калачакбыз. Тик моның өчен сәламәт булу һәм яхшы уку кирәк булачак. Саубуллашканда ул аларга стенага элеп куела торган "Татарстан ЭЭМ" календаре бүләк итте. Балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекциядән һәр бала бүләккә өчәр брошюра алды. Балалар моңа бик сөенде.
    Лариса ФЕДОРОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: