Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

Рус Тат
Мәгариф

Мәктәп автобуслары – бары балаларга

Безнең районда балалар йөртүче 8 мәктәп автобусы бар, алар 10 маршрутта хезмәт күрсәтәләр. Аларның техник торышы ни хәлдә, автобусларга шоферлар ничек сайлап алына, автобус маршрутларында юлларның торышы нинди - шушы сораулар белән без мәгариф бүлеге инспекторы Рәис Сөниевка мөрәҗәгать иттек (үткән атнада тизлекне арттыру сәбәпле, Әлмәт районында мәктәп автобусы ЮТҺ-нә...

- Әйтеп үткәнебезчә, безнең маршрутларда 8 автобус йөри. Аларның техник торышы соңгы юлы 13 ноябрьдә тикшерелде. ЮХИДИ хезмәткәрләре кайбер кимчелекләрне дә ачыклады: 8 автобусның өчесендә "Глонасс+112" системасы төзек түгел, кайберләрендә иминлек каешларын (алар бушаган) алыштырасы бар, өч автобуста чатнаган алгы пыялаларны алыштырырга, шулай ук медицина аптечкаларын, ут сүндергечләрне яңартырга кирәк. Бездә 2 яңа автобус бар (2013 елда алынган), рәсмиләштергәннән соң алар Ленино һәм Екатерина Бистәсе мәктәпләренә биреләчәк (Ленинода 2 маршрутта әлегә бер генә автобус иде, Ә Екатерина Бистәсендәге бер автобус иске инде).
- Автобус шоферлары юл йөрү кагыйдәләрен бозмыйлармы, алар ничек сайлап алынган?
- Нигездә, бик тәҗрибәле шоферлар, намус белән эшлиләр. Хәзер "Д" категориясе буенча тиешле йөртү стажы (3 ел булырга тиеш) булмау сәбәпле бер шофер эштән алынды. Көн саен шоферларны - җирле ФАП фельдшерлары, ә автобусларның техник торышын мәктәп директорлары тикшерә. Һәр маршрутта мәктәп директорлары фәрманы белән беркетелгән озата баручы укытучылар бар. Ягулык-майлау материаллары белән тәэмин итүдә проблемалар юк, автобуслар бары тик балаларны йөртүдә генә файдаланыла.
- Автомобиль юл-ларының торышы автобусларга тиешле җиргә барып җитәргә мөмкинлек бирәме?
- Нигездә, барлык маршрутларда да юллар каты түшәмәле. Кызганычка каршы, Н.П. Лебедка - Красный Октябрь маршрутында асфальт юл юк, Шахмайда мәктәпкә чаклы 700 метр арада, Рус Чабаксарында шул чаклы, Зирекледә 300 метрлап арада юлга асфальт түшәлмәгән.
- Төрле сыйныфларда дәресләр төрле вакытта бетә, дәрестән иртәрәк чыгучылар озак көтәләрме соң? Әлеге мәсьәлә буенча ата-аналар ягыннан шелтәләр юкмы?
- Мәгълүм ки, башлангыч сыйныф укучыларының дәресләре иртәрәк тәмамлана, аннан алар "озайтылган көн" төркеменә калалар, бер-берсен озаклап көтеп торырга туры килми. Ата-аналардан зарланулар булганы юк.
Сорауларны
Азат Мусин бирде
Р.S. Шул нисбәттән без кайбер ата-аналардан һәм укучылардан сораштырдык, менә алар нәрсә дип җавап бирделәр:
- Бездә автобуста бар да тәртиптә. Җылы, куркынычсызлык каешы бар, шоферы - Саша абый. Мәктәпкә һәрчак килеп өлгерәбез, - ди Андреевка авылыннан 11 яшьлек Таня Гарева.
- Акбүре мәктәбенә без Сөлчәбаштан бишәү йөрибез. "Фиат" автобусында. Мин 5 нче сыйныфтан бирле йөрим, йөртүгә карата бернинди шикаять бирү дә юк, - диде 7 сыйныф укучысы Инсаф Әхмәдиев.
Степанов Сашаның әбисе Мария Павловна болай ди:
- Озата баручы (ике якка да) бар - педагог Вера Беляева, шофер тәҗрибәле, күптән эшли. Оныгым 4 сыйныфта, икенче ел йөреп укый. Барысы да тәртиптә.
- Безнең мәктәпкә укучы балаларны 2 автобус белән (КАВЗ һәм ПАЗ) йөртәләр. Беренчесе иске инде, кышын аңарда, әлбәттә, салкын, ватылган чаклары да була, тузган куркынычсызлык каешларын һәрвакыт алыштырып торабыз. Күптән түгел яңа автобуслы булдык, - ди Екатерина урта мәктәбе директоры Ольга Смурыгина.

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев