Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Мәктәп автобусы: проблемалар бар

“Мәктәп автобусы“ федераль программасы кысаларында 2001 елдан башлап авыл мәктәпләренә шундый автобуслар бирә башладылар.

Безнең районда хәзер 10 автобус, алар быелгы  уку елында 24 торак пункттан 148 укучыны база уку йортларына алып килә.
Һичшиксез, мәгариф  бүлекләренең ерак авыллардан балаларны мәктәпкә кадәр  алып килү мәсьәләсе хәл ителгән. Ә бу ничек башкарыла соң? Без бу хакта Яңа Чишмә районы мәгариф бүлегенең   баш  белгече Рәис Сөниевтан сөйләвен үтендек.
- Районда 10 мәктәп маршруты бар, болар: Сөлчәбаш – Акбүре; Новопоселенная Лебедка – Красный Октябрь; Өргәнчә, Әдәмсә, Тубылгы Тау- Зирекле; Рус  Чабаксары, Яңа Иванаево – Екатерина Бистәсе; Горшково,  Тубылгы Тау – Ленино; Чаллы Башы, Чертуш, Акъяр – Шахмай;  Архангел Бистәсе, Гряда (Яңа Чишмә) – Яңа Чишмә урта мәктәбе; Андреевка, Екатериновка  - Петропавел Бистәсе – Яңа Чишмә; Яңа Иванаево, Екатерина Бистәсе, Мәктәп урамы – Яңа Чишмә гимназиясе; Акбүре, Волчья Бистәсе, Красный Октябрь, Завод  урамы – Яңа Чишмә гимназиясе.
Балаларны  йөртү куркынычсыз булсын өчен һәр автобус  барлык кирәкле чаралар белән җиһазландырылган:  аларда махсус утыргычлар, куркынычсызлык каешлары бар, ГЛОНАСС системасы, тизлекне чикләү,   видеорегистраторлар, тахографлар урнаштырылган. Барлык автобусларның эшләү  срогы бар, әлегә  бездә исәптән төшерелгән  һәм алыштырырлык бер генә автобус та юк.
Укучылар автобуска утырганда, төшкәндә һәм автобуста  утырып барганда үзеңне ничек тотарга кирәклеге, шулай ук көтелмәгән   хәлләр булганда  (ватылса, авария була калса) куркынычсызлык буенча инструктаж үтәләр.
Балаларны педагоглар озата бара, алар автобуста балалар белән  бергә  - салонда булып, аларны  контрольдә тоталар.
- Автобуста укучыларны төшерү һәм утырту урыннарының куркынычсызлыгы тәэмин ителгәнме?
- Әйе, мәктәпләр янында махсус борылу полосалары  бар.
- Мәктәп автобусына шофер булып эшкә алганда  таләпләрнең  югары икәнлеген мин  беләм. Категория генә  түгел, ә кимендә 3 ел эш стажы һәм ышанычлы сәламәтлек тә  кирәк. Зур булмаган хезмәт хакына хәтта бер шофер табуы да кыен, ә монда унау кирәк. Бездә, районда, бу проблема булып тормыймы?
- Әлеге  җаваплы эшкә кадрлар сайлауда кыенлыклар булды,  тик бүгенгесе көндә без аларны җиңеп  чыктык. Яшьләр, әлбәттә, бу эшкә килми (аларны хезмәт хакы канәгатьләндерми). Шуңа күрә мәктәп  автобусларындагы шоферларның яше 53 тән 61 яшькәчә, ягъни пенсия яше якынлашкан кешеләр. Шоферлар иртән һәр көнне рейска чыгар алдыннан медицина тикшерүе үтә. Аларның сәламәтлеген көн саен медицина хезмәткәрләре РҮХ дә, ә авылларда ФАП-ларда тикшерәләр.
- Мәктәп автобусларын тотуда бу бердәнбер проблема  түгелдер дип уйлыйм. Мисал өчен, 10 автобуска районда нибары 1 җылы гараж бар. Ә балаларны салкын автобуска утырта алмыйсың  бит? Бу  мәсьәлә ничек хәл  ителә?
- Автобус салонында температура режимы заводта җитештерелгән һәм өстәмә урнаштырылган җылыткычлар ярдәмендә нормада  тотыла.
- Балаларын укырга озатучы ата-аналарны юллар торышы да борчый. Мисал өчен, Архангел Бистәсе – Яңа Чишмә юлын авария хәлендә дип саныйлар. Әлеге юлдан балаларны ничек йөртәләр соң?
- Әйе, андый  проблема бар, шуңа да әлеге юл буйлап автобус минималь тизлек белән йөри. Грядада да юл яхшы түгел. Язгы, көзге юл өзеклегендә автобус асфальт беткән җиргә чаклы гына керә. Укучыларга автобуска чаклы булган   араны җәяүләп  үтәргә туры килә.
- Шундый юллардан йөрүче  мәктәп автобуслары өчен файдалану  срогын киметергә  кирәк. Өстәвенә, районда мәктәп автобусларына техник хезмәт күрсәтү буенча кыенлыклар  бар. Мин 10 ел файдалану  срогына  тагы 5  ел өстәгәннәр дип ишеттем.
- Әйе, мондый юлларда, сүз дә юк, транспорт бик еш  сафтан чыга. Файдалануның “иске“ срогы чыгып, автобуслар белән алда ничек булыр – дөнья күрсәтер. Ә иң  “өлкән“ автобуска бездә нибары 7 яшь. Хәзергесе вакытта “Чирмешән АТП“ ААҖ нең пассажирлар ташучы автотранспорт (лицензияле) оешмасы белән  килешү төзелгән, ул автобусларны техник карау һәм ремонтны үз вакытында башкара. Вак-төяк ватылуларны шоферлар үзләре төзәтә. Кирәк булганда, автобусны “Чирмешән АТП“ ААҖ гә алып барабыз. Автобусны ремонтлаган вакытта укучылар өчен уку процессы тукталмый: аларны башка мәктәп автобусында (вакытка бераз үзгәрешләр кертелә) йөртеп  торалар. Балалар юлда йөргәндә уңайсызлыклар сизмәсен, ә аларның ата-аналары  тыныч булсын өчен барысын да эшләргә  тырышабыз.
Лариса ФЕДОРОВА. 
Автор фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев