Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Мәктәп бакчадан башлана

Әл­бәт­тә, яңа уку елы­на ра­йон­да­гы бар­лык ба­ла­лар бак­ча­ла­ры да ты­ры­шып хә­зер­лән­гән­нәр, шу­лай да ара­ла­рын­да ел са­ен баш­ка­лар­га үр­нәк бу­лыр­дай­ла­ры да бар, алар ла­ек­лы рә­веш­тә приз­лы урын­нар ала­лар. Бе­рен­че урын­га чык­кан Ар­хан­гел бак­ча­сы уз­ган ел­да күп эш­лә­гән. Би­ре­дә йо­кы, уен бүл­мә­лә­ре­нә нык­лап то­рып, ди­зайн бе­лән, за­ман­ча яңа ма­те­ри­ал­лар кул­ла­нып ре­монт ясал­ган....

Әл­бәт­тә, яңа уку елы­на ра­йон­да­гы бар­лык ба­ла­лар бак­ча­ла­ры да ты­ры­шып хә­зер­лән­гән­нәр, шу­лай да ара­ла­рын­да ел са­ен баш­ка­лар­га үр­нәк бу­лыр­дай­ла­ры да бар, алар ла­ек­лы рә­веш­тә приз­лы урын­нар ала­лар.

Бе­рен­че урын­га чык­кан Ар­хан­гел бак­ча­сы уз­ган ел­да күп эш­лә­гән. Би­ре­дә йо­кы, уен бүл­мә­лә­ре­нә нык­лап то­рып, ди­зайн бе­лән, за­ман­ча яңа ма­те­ри­ал­лар кул­ла­нып ре­монт ясал­ган. Үз кул­ла­ры бе­лән суүт­кәр­геч­не алыш­тыр­ган­нар. Тер­ри­то­ри­я­дә кул­дан ясал­ган яңа әй­бер­ләр: уен­чык па­ро­воз, са­мо­лет, җил­кән­ле көй­мә, руль ида­рә­ле көй­мә-ка­тер, трак­тор, бо­рыс­тан һәм фа­нер­дан эш­лән­гән Бу­ра­ти­но сы­ны урын ал­ган. Бар да ачык төс­ле буя­у­лар бе­лән бу­ял­ган. Фут­бол, бас­кет­бол уй­нар­га спорт мәй­дан­чы­гы да әмәл­лә­гән­нәр. Мәй­дан­да юл хә­рә­кә­те ка­гый­дә­лә­ре бу­ен­ча юл там­га­ла­ры сы­зыл­ган, кой­ма­ны Рә­сәй һәм Та­тарс­тан флаг­ла­ры тө­се­нә бу­я­ган­нар. Ни­ят­лә­ре - юл хә­рә­кә­те ка­гый­дә­лә­рен өй­рә­нү өчен там­га­лар­ны ас­фальт­ка сы­зу.

Яңа Чиш­мә­дә­ге "Лан­дыш" ба­ла­лар бак­ча­сы ел са­ен үзен­чә­лек­ле кы­зык­лы га­мәл­лә­ре бе­лән га­җәп­лән­де­рә. Би­ре­дә пе­соч­ни­ца­ны үз­лә­ре яса­ган ту­пас ту­кы­ма бе­лән яп­кан­нар. Ту­кы­ма­да рә­сем­нәр бик ма­тур һәм төр­ле: ор­на­мент­тан алып пей­заж­га чак­лы су­рәт­лән­гән. Үс­те­рел­гән уңыш­тан: яңа экс­по­зи­ция пәй­да бул­ган: яшел­чә­ләр тө­я­гән ар­ба­да әби бе­лән ба­бай утыр­ган, ас­та йом­гак бе­лән мә­че ба­ла­сы. Бу сын­нар це­мент бе­лән бе­тон­нан ясал­ган һәм аны әвә­ләү - зур хез­мәт со­рый. Уңыш­ның бер өле­шен ис­ке ра­ма­лар­дан әмәл­лә­гән яңа теп­ли­ца­да үс­тер­гән­нәр. Бер­ни­чә төр­кем бүл­мә­сен­дә Сан­ПиН та­ләп­лә­рен ис­тә то­тып, обой­ла­рын ка­е­рып, сте­на­ла­рын ак­ла­ган­нар.

ЮХК өй­рә­нү, эко­ло­гия поч­мак­ла­рын яңарт­кан­нар. Бас­кыч­та сте­на­га ясал­ган хай­ван сын­на­ры сый­фа­тын­да инг­лиз те­лен өй­рә­нү бу­ен­ча кы­зык­лы күр­гәз­мә әс­бап урын ал­ган. Ба­ла­лар мәй­дан­чы­гын­да ре­зи­на итек­ләр­дән яса­ган җан­вар сын­на­ры чын­бар­лык­та­гы­дан ае­рыл­гы­сыз. Ба­ла­лар бак­ча­сы фи­ли­а­лын­да эч­ке би­зә­леш, мәй­дан­чык­та­гы фа­нер мульт­фильм сын­на­ры ке­бек үк - яңа. Кух­ня өчен яңа су­ы­ру зон­ты са­тып алын­ган.

Че­ре­му­хо­во­да­гы "Бе­рез­ка"­да бар да тот­рык­лы - әй­бәт. Йо­кы бүл­мә­сен­дә та­би­гать кү­ре­не­ше тө­ше­рел­гән фо­то­о­бой ябыш­ты­рыл­ган, ул күз­ләр­не ир­кә­ли. Яңа ли­но­леум җәй­гән­нәр, би­зә­леш - ти­еш­ле дә­рә­җә­дә. Би­ре­дә, мәк­тәп­ләр­дә­ге ке­бек зур бак­ча, җи­ләк-җи­меш ку­ак­ла­ры күп. Бә­рәң­ге­лә­ре дә уң­ган.

"Бе­лем бирү уч­реж­де­ни­е­лә­рен яңа уку елы­на хә­зер­ләү­дә зур кү­ләм­ле эш баш­ка­рыл­ган фор­му­ли­ров­ка­сы бе­лән ба­ла­ла­ры аз бул­ган ба­ла­лар бак­ча­ла­ры да приз­лар ал­ды. Бо­лар: 12 урын­лык Чер­туш ба­ла­лар бак­ча­сы - баш­лан­гыч мәк­тәп комп­лек­сы һәм Яңа Чиш­мә­дә­ге "Сол­ныш­ко" (би­ре­дә дә бер төр­кем) ба­ла­лар бак­ча­сы. "Сол­ныш­ко"­да мәй­дан­чык­ны би­зәү­дә яңа­лык күз­гә таш­ла­на: ма­тур клум­ба­лар бай­так, агач­тан сю­жет­лы уен ко­рыл­ма­ла­ры, ШЯХ поч­ма­гы ясал­ган, би­на эчен­дә бо­рын­гы көн­кү­реш әй­бер­лә­рен­нән му­зей оеш­ты­рыл­ган. Яңа кух­ня җи­һа­зы са­тып ал­ган­нар. Чер­туш­та­гы ба­ла­лар бак­ча­сын­да яңа теп­ли­ца һәм ти­е­шен­чә ка­рал­ган зур бак­ча бар, спорт за­лын­да ре­монт ясал­ган.

Ба­ла­лар бак­ча­ла­ры­ның һәм­мә­сен­дә дә ди­яр­лек сән­гать­чә би­зә­леш­кә иҗа­ди якын кил­гән­нәр, бер­нин­ди дә шел­тә юк. Үт­кән ел бе­лән ча­гыш­тыр­ган­да кул­дан ясал­ган әй­бер­ләр, чә­чәк тү­тәл­лә­ре, үзен­чә­лек­ле клум­ба­лар шак­тый, ба­ла­лар өчен уен мәй­дан­чык­ла­рын зә­вык бе­лән би­зәү­гә игъ­ти­бар арт­кан, әм­ма бер ким­че­лек бар - бар җир­дә дә чә­чәк тү­тәл­лә­ре ком­по­зи­ци­я­ле ясал­мый. Ко­мис­сия за­ман­ча та­ләп­ләр­не үтәү нис­бә­тен­нән ел­лык план­нар­ны эш­ләп бе­те­рү за­рур­лы­гын, ягъ­ни ва­кыт бе­лән бер­гә ат­лар­га ки­рәк­ле­ген бил­ге­ләп үт­те. Бар­лык ба­ла­лар бак­ча­ла­ры­на да бер ки­сә­тү бар - уен­чык­лар аз. Ва­тыл­ган (сын­ган) уен­чык­лар (ба­ла­лар алар бе­лән уй­ный­лар бит) яңа­ла­ры бе­лән да­и­ми алыш­ты­ры­лыр­га ти­еш, бу исә бар җир­дә дә алай эш­лән­ми.

Ба­ла­лар бак­ча­ла­ры би­на­ла­ры­ның кай­бер­лә­рен­дә баш­ка оеш­ма­лар ачыл­ган (поч­та, ФАП, авыл Со­ве­ты) һәм кай­бер уен мәй­дан­чык­ла­ры ха­лык йө­ри тор­ган тер­ри­то­ри­я­гә әве­рел­гән, бу рөх­сәт ител­ми. Уен мәй­дан­чык­ла­ры аша ба­ла­лар янын­нан өл­кән­нәр дә­ва­ла­ну өчен ФАП-ка, эш бу­ен­ча авыл Со­ве­ты­на ба­ра­лар. Кыс­ка­сы, ба­ла­лар­га ае­рым ке­рү юлы ясар­га ки­рәк.

Әгәр дә ба­ла­лар бак­ча­сы (мәк­тәп, ба­ла­лар мәй­дан­чы­гы) бе­лән янә­шә­дә ас­фальт тү­шәл­гән юл үтә икән, мон­да транс­порт­ның тиз­ле­ген ки­ме­тү өчен "ле­жа­чий по­ли­цейс­кий­лар" яса­лыр­га ти­еш. Бу бар җир­дә дә юк.

Бак­ча­лар ха­кын­да әйт­кән­дә, ба­ла­лар бак­ча­ла­ры­ның ба­ры­сын­да да алар ти­е­шен­чә ка­рал­ган, бар­лык яшел­чә­ләр дә бар. Ба­ры­сы­на да ди­яр­лек "5"­ле ку­яр­га мөм­кин. Про­из­водст­во би­на­ла­ры­ның (кух­ня, аш­ха­нә) әзер­ле­ген, кух­ня җи­һаз­ла­ры­ның бу­луы, алар­ның то­ры­шын (2 ба­ла­лар бак­ча­сын­нан ка­ла) "бик ях­шы" дип бә­я­ләр­гә мөм­кин. Кос­ме­тик ре­монт бар җир­дә дә ясал­ган, әм­ма ба­ры­сы­на да иң зур ки­сә­тү (Чу­аш Ча­бак­са­ры, Че­ре­му­хо­во, Ту­был­гы Тау, Пет­ро­па­вел Бис­тә­се ба­ла­лар бак­ча­ла­ры­на, Яңа Чиш­мә­дә­ге "Лан­дыш" һәм "Чиш­мә" ба­ла­лар бак­ча­ла­ры­на дәгъ­ва юк) - кух­ня­да һа­ва су­ы­ру вен­ти­ля­ци­я­се юк, бул­га­нында - эш­лә­ми. Әле­ге ким­че­лек­кә өс­тәп - Крас­ный Ок­тябрь­дә­ге ба­ла­лар бак­ча­сын­да аш­ха­нә­дә­ге тү­бә­дән су үтә. Бер су­ыт­кыч кы­на сак­ла­на тор­ган әй­бер­ләр өчен җит­ми, өс­тә­мә рә­веш­тә лар-су­ыт­кыч ки­рәк. Әй­тер­гә ки­рәк, әле­ге төр җи­һаз­га күп­че­лек ба­ла­лар бак­ча­ла­ры мох­таҗ, алар­да су­ыт­кыч­лар аз. Сан­ПиН таләпләре буенча аш­ха­нә­дә­ге ри­зык бү­лү өс­тәл­лә­ре ти­мер яки өс­те ти­мер­дән кап­лан­ган бу­лыр­га ти­еш, бу­сы да кай­бер бак­ча­лар­да юк (ми­сал өчен "Те­ре­мок" б/б). Ле­ни­но­да­гы ба­ла­лар бак­ча­сын­да (ан­да ба­ла­лар күп) - көн­кү­реш электр пли­тә­сен 4 ком­фор­ка­лы­га, та­гы да ку­әт­ле­рәк­кә алыш­ты­рыр­га ки­рәк. Мон­да, Крас­ный Ок­тябрь­дә­ге ке­бек үк, электр ит тарт­кыч ки­рәк. Ак­бү­ре­дә кух­ня­да суүт­кәр­геч­кә ка­пи­таль ре­монт ясар­га ки­рәк. Уңай як­лар - ба­ла­лар бак­ча­ла­ры­ның күп­че­ле­ге кыш­кы­лык­ка бай­так кы­на яшел­чә-җи­ләк җи­меш­ләр туң­дыр­ган­нар (үз учас­ток­ла­рын­да үс­тер­гән), кә­бес­тә тоз­ла­ган­нар ("Сол­ныш­ко"), ва­ренье кай­нат­кан­нар, по­вид­ло яса­ган­нар ("Лан­дыш"­та 22 өч литр­лы бан­ка по­вид­ло әзер­лә­гән­нәр). Чу­аш Ча­бак­са­ры, Че­ре­му­хо­во, Шах­май, Ека­те­ри­нинск, Чал­лы Ба­шы авыл­ла­рын­да­гы ба­ла­лар бак­ча­ла­ры да әле­ге эш­тә сы­нат­ма­ган­нар, алар да уңай як­тан ае­ры­лып то­ра­лар. Алар ба­ла­лар өчен ел бу­е­на җи­тәр­лек ви­та­мин­лы ри­зык­лар туп­ла­ган­нар.

Тәр­бия һәм бе­лем би­рү ни­гез­лә­ре ба­ла­лар бак­ча­сын­да баш­ла­на, мәк­тәп­тә үсеш ала. Шу­ңа кү­рә ба­ла­лар бак­ча­ла­ры­ның укы­ту-тәр­би­я­ләү про­цес­сы­на җит­ди әзер­ле­ге - бә­хәс­сез. Ба­ла­лар бак­ча­ла­рын­да эш­ләү­че пе­да­гог­лар бы­ел­гы уку елын­да ал­га ку­ел­ган бу­рыч­лар­ның ба­ры­сын да уңыш­лы хәл итәр­ләр, дип өмет­лә­нә­без.

Оль­га ИВА­НО­ВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X