Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Мәктәп республикада 4 урында

Татарстанда "Мин - IT-чемпион" конкурсы быелгысы елның мартында ук старт алган иде инде, ул ике этапта үтә һәм 10 декабрьгә чаклы булачак.

Бүгенгесе көнгә 15 марттан 26 майга чаклы үткән 1 этап җиңүчеләренең исемнәре билгеле. Конкурсның асылы шунда ки, анда катнашучылар - укучылар ата- аналарга һәм башка өлкән кешеләргә usludi.tatarstan.ru порталында теркәлергә һәм төрле электрон түләүләрне башкарырга ярдәм итәләр. Быел мәктәп укучылары гына түгел, ә мәктәпләр дә аның катнашучылары булачак. "Иң актив укучы" номинациясендә нәтиҗәләр конкурсның һәр этабы азагында чыгарылачак. ТР муниципаль берәмлекләрнең һәрберсендә иң күп санда балл туплаучы 3 катнашучы җиңүче дип танылачак. Җиңүчеләр ноутбуклар белән бүләкләнәчәкләр.
Конкурсны үткәрү дәвамында катнашучылар җыелган (тупланган) балларын истәлекле призларга алмаштыра алалар (сувенирлар, мәдәни-массакүләм чараларга билетлар, партнерлар призына һ.б.). Призларның тулы исемлеген "ТР-да электрон белем бирү" ИС-дан карарга мөмкин. Истәлекле призларга заказларны 2014 елның 18 декабренә чаклы гына бирергә мөмкин.
Безнең районда 2014 елның беренче этап җиңүчеләре түбәндәгеләр иде: Тубылгытау мәктәбеннән Румия Кәримова (1 урын) һәм Рифат Әбдрәфыйков (3 урын), шулай ук Яңа Чишмә гимназиясеннән Инсаф Шакирҗанов (2 урын). Этап төгәлләнгәч, җиңүче дип танылган катнашучыларның баллары исәптән чыгарыла. Әмма алар конкурсның икенче этабында катнашуны дәвам итә алачаклар, тик алар тупланган балларны истәлекле бүләкләргә генә алмаштыра алалар.
"Иң актив мәктәп" номинациясендә нәтиҗәләр конкурс азагында ясалачак. Җиңүче булып укучылар бергәләп иң күп балл җыйган бер мәктәп таныла. Җиңүче мәктәп интерактив җиһаз комплекты белән тәэмин ителәчәк. Шулай ук 3 лидер мәктәпне билгеләячәкләр, алар компьютер (мобиль) класс белән җиһазланачак.
Белем бирү учреждениеләре арасында Тубылгы Тау мәктәбе 18 июльгә булган мәгълүматлар буенча конкурста активлыгы буенча Татарстанда дүртенче урында тора! Һәм аның лидерлар өчлегенә чыгып җиңәргә өмете дә бар. 26 майдан 10 декабрьгә чаклы узачак икенче этапка йомгак ел азагында ясалачак.
"IT-чемпион" республика конкурсы беренче тапкыр 2013 елда оештырылды һәм ул өч этапта үтте. Конкурста 253 меңнән артык мәктәп укучысы катнашты. Алар өлкән яшьтәге 320 меңнән артык кешене дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы белән эшләргә өйрәттеләр. Өч этап нәтиҗәләре буенча республиканың 459 укучысы планшетлар алдылар. Күпләр туплаган балларны истәлекле призларга алыштырдылар. Конкурс аркасында ай саен күрсәтелә торган хезмәтләр саны 60 проценттан артыкка арткан. "IT-чемпион" конкурсы дәвам итә! Сез дә катнашыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев