Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Мәктәп тәмамлаучыдан мастер-класс

28 гыйнвар көнне кайчандыр Чуаш Чабаксары мәктәбен тәмамлаган Артем Носков 9 сыйныф укучылары өчен "Жизненный успех" дип аталган мастер-класс үткәрде.

Артемның тормышта уңышка ирешү тәҗрибәсе бар, 25 яшьлек егет өч төрле белем алган, хәзер Инновацияләр белән идарә итү институтында - "КНИТУ" ВПО ФГБОУ идарәсе Югары мәктәбе аспирантурасында белем эстәүче егет төзелеш компаниясен дә җитәкли.
Ул укучылар алдында кем булырга, кая укырга керергә дигән сайлау мөмкинлеге булганда дөрес юл сайларга киңәшләр бирде. Мастер-класс вәгазь сөйләргә түгел, ә куелган максатларга ирешү өчен үз-үзеңне үстерүгә юнәлтелгән иде. Чара азагында ул мәктәпкә истәлекле бүләк тапшырды, укучыларның ирешкән уңышлары турында сөйләшү өчен тагын 5 елдан очрашырга тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев