Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

Рус Тат
Мәгариф

Мәктәп укучылары белән ачыктан-ачык сөйләшү

16 ноябрьдә Яңа Чишмә гимназиясенең сигезенче сыйныф укучылары "Коррупциягә ничек җәлеп ителмәскә" темасына Үзәк китапханәдә узган ачыктан-ачык сөйләшүдә катнаштылар. Бу хакта алар белән коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча район башлыгы ярдәмчесе Вячеслав Темников, гимназия укытучылары һәм китапханә хезмәткәре Гөлфия Вәлиуллина әңгәмә корды. Мәктәп укучылары җәмгыятьтә туган социаль күренеш буларак коррупция...

16 ноябрьдә Яңа Чишмә гимназиясенең сигезенче сыйныф укучылары "Коррупциягә ничек җәлеп ителмәскә" темасына Үзәк китапханәдә узган ачыктан-ачык сөйләшүдә катнаштылар.
Бу хакта алар белән коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча район башлыгы ярдәмчесе Вячеслав Темников, гимназия укытучылары һәм китапханә хезмәткәре Гөлфия Вәлиуллина әңгәмә корды.
Мәктәп укучылары җәмгыятьтә туган социаль күренеш буларак коррупция турында күп яңалык белделәр, коррупциягә кагылышлы хәлләргә, кеше хисабына баерга теләүче затларның мошенниклык гамәлләренә юлыкмас өчен практик киңәшләр ишеттеләр. Тәгаен мисалларда балалар коррупцияне мошенниклыктан, ришвәтне бүләктән ничек дөрес итеп аерырга, шулай ук безнең районда коррупциягә юл куймас өчен нинди чаралар күрелүе хакында белделәр.
Очрашу азагында гимназиячеләр Үзәк китапханәгә ешрак килергә, коррупциягә каршы белемнәрен тулыландырырга вәгъдә иттеләр.

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев