Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Мәктәпләрдә финанс белеме көннәре

5-6 сентябрьдә район мәктәпләрендә, Алексеевск аграр колледжының Яңа Чишмә филиалында Бөтенрәсәй акциясе кысаларында "Финанс белемлелеге көннәре" узды.

Тематик чараларда башлангыч, урта һәм югары сыйныф укучылары, колледж студентлары һәм педагоглар катнашты. Бу көнне күп кенә кызыклы чаралар - тематик һәм интеграцияләнгән дәресләр, эшлекле уеннар, викториналар, әңгәмәләр үткәрелде, аларда банк җитәкчеләре, салым хезмәтләре, Пенсия фонды белгечләре дә катнашты.
Пенсия фонды хезмәткәрләре Рәсәйдә пенсия белән тәэмин итүнең тарихы, пенсиянең ничек формалашуы, булачак пенсия күләменә ничек йогынты ясау турында һәм нәрсә ул инвестицияләү, идарәче компанияне ничек сайларга - шул хакта сөйләделәр.
Яңа Чишмә урта мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Лилия Фәттахова югары сыйныф укучылары белән ачык дәрес үткәрде. Шушы дәрестә Пенсия фонды белгече Наталья Шилова һәм салым хезмәтенең баш инспекторы Светлана Иванова балаларга пенсия белән тәэмин итү, салымнар җыю һәм аларның тарихы турында сөйләделәр.
Дәрес вакытында югары сыйныф укучылары сорауларга актив җавап бирделәр, бу исә яшьләрнең грамоталы булуы турында сөйли.
Укытучыларга 2015 елның 1 гыйнварыннан пенсияне формалаштыруда яңа принциплар аңлатылды. "Иминиятләштерелгән шәхеснең шәхси кабинеты" электрон сервисының эше, ана капиталы акчасының күләме, пенсия билгеләтү һәм китертү өчен гариза бирү тәртибе турында сөйләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев