Мәктәпләрне карап әйләндек
Мәктәпләрне яңа уку елына кабул итү буенча комиссия рәисе, район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары В. Семеняк, РМБ җитәкчесе Г. Мөбәракшина һәм РМБ, Роспотребнадзор белгечләреннән торган махсус комиссия "Яңа Чишмә хәбәрләре" редакциясе белән берлектә ике көн буе район мәктәпләренең яңа уку елына әзерлеген тикшерде. Әйләнеп кайтканнан соң, урыннарда алган тәэсирләр белән...
Мәктәпләрне яңа уку елына кабул итү буенча комиссия рәисе, район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары В. Семеняк, РМБ җитәкчесе Г. Мөбәракшина һәм РМБ, Роспотребнадзор белгечләреннән торган махсус комиссия "Яңа Чишмә хәбәрләре" редакциясе белән берлектә ике көн буе район мәктәпләренең яңа уку елына әзерлеген тикшерде. Әйләнеп кайтканнан соң, урыннарда алган тәэсирләр белән газетабыз корреспонденты Ольга ИВАНОВА уртаклаша.
Чуаш Чабаксарындагы яңа мәктәпкә 1 сентябрьдә 43 укучы барачак, шуның 2 се - беренче сыйныфка баручылар. Бик шәп матди-техник база мәктәп коллективына бинаны мәктәп яны участогы белән бергә тәртиптә тотуда да, укыту-тәрбияләү процессында да тиешле югарылыкка туры килүдә нигез булып тора. Бу бурычны алар яхшы үтиләр. Һәм, һава шартларының нинди булуына карамастан, участокта яхшы уңыш үстереп алуда аларның аерым серләре бардыр шикелле.
Ашханә, кухня, спорт залына капиталь ремонт ясаганнан соң Екатерина мәктәбе интерьеры заманча төс алган, аның бик матур булган тышкы күренешенә (бакчада чәчәк түтәлләре, сыннар) һәм һәрвакыт каралган мәктәп яны участогына туры килеп тора. Быел җылы яратучы яшелчәләрне (карбыз, кавын, баклажан) яңа теплицада үстерәләр. Теләсә кайсы мәктәп укытучысы фәнне кызыксынып өйрәнү өчен кабинетта үзенчә шартлар булдыруы белән мактана ала. Екатерина мәктәбендә, мисал өчен, география укытучысы стенага эленә торган индеецлар маскасын, күбәләкләрне үзе ясаган (түбәндә сул яктагы рәсемдә). Мәктәптә быел 94 укучы белем алачак, шуның 7 се - беренче сыйныфка керүчеләр, мәктәпкә чит телләр укытучысы кирәк.
Акбүре мәктәбендәге яңалыкларга килгәндә - иске, озак еллар хезмәт иткән пар казанын (котел) яңасына алыштырганнар. Мәктәптә чәчәк түтәлләре тагы да матурланган. Үткән елда түбәдән су үткән булган, аны үз көчләре белән ясаганнар (төзәткәннәр). Монда да, башка мәктәпләрдәгечә, эчке якта косметик ремонт ясалган. Мәктәп парталарының биеклеге СанПиН таләпләренә туры килү комиссиянең өстенлекле таләбе булды. Сколиоз профилактикасы өчен мәҗбүри шарт булып (әгәр дә биеклеге буенча үзеннән-үзе көйләнә торган парталар булмаса) булган өстәл һәм урындыклар арасыннан һәр укучы өчен аерым сайлап алу тора. Әлеге программа кысаларында укучыларны сәламәтләндерү буенча күпчелек мәктәпләр балаларда яссы табанлылыкны профилактикалау максатыннан массаж сукмаклары әзерләгән. Акбүрелеләрдә ул аеруча нык итеп ясалган, аны кубарып ата алмаслар. СанПиН буенча кисәтүләргә килгәндә, компьютер сыйныфында вентиляция булырга тиеш. Мәктәп яны участогында яхшы уңыш үстергәннәр, саткан 300 кг суган өчен акчасын да алганнар. Гомумән, мәктәптән бары яхшы тәэсирләр генә калды.
Быелгы елда районның күпчелек мәктәпләре республикада мәктәпләрне заманча укыту техникасы белән җиһазлау программасы буенча интерактив такталар (булмаган мәктәпләр) һәм 2-3 әр (укучылар санына карап) проекторлары белән видеоэкраннар алганнар. Киләчәктә мондый җиһаз барлык мәктәпләргә дә кайтачак.
Быел Волчья Бистәсе урта мәктәбе дә читтә калмаган. Башка мәктәпләрдәге кебек үк, монда яңа китаплар кайтарту һәм алар белән тәэмин итүдә проблема юк. Ашханәдә, ир-атлар бәдрәфендә (бәдрәф алдындагы бүлмәләрдә идәнгә плиткалар җәергә генә кирәк) яхшы ремонт ясалган, кухнядагы һава суыра торган вентиляциягә дә ремонт таләп ителә. Массаж сукмагы һәм хезмәт дәресе кабинетында аптечка якын араларда булыр, диләр. Мәктәпкә физика, информатика һәм хезмәт укытучылары җитешми.
Яңа уку елына әзерлек буенча иң яхшы мәктәп кайсы дисезме? Ул - Красный Октябрь мәктәбе. Быелгысы елда бу мәктәп мәктәпләргә капиталь ремонт республика программасына кергән һәм аны яңартуга миллион сумга якын акча үзләштерелгән, планлаштырылган эшләрнең барысы да башкарылган. Өстәвенә, моннан кала, директор Фоат Кәбиров хуҗаларча өстәмә акча да таба белә. Ул акчалар теплица түбәсен каплауга, гараж төзү өчен плитәләр алуга һ.б. тотылган. 90 укучыны 1 сентябрьдә бик тә күңелле сюрпризлар көтә. Тик борчыган нәрсә дә бар әле: аларда инглиз теле һәм информатика дәресләре алып барылырмы? Укытучы Татьяна Иванова (өстәге рәсемдә) мөдирлек иткән мәктәп яны участогы комиссия әгъзаларында аеруча соклану уятты. Болардан башка, монда уңыш менә дигән, кул астындагы әйберләр (вак-төяк) белән бизәү эшләре белән шөгыльләнүчеләрнең барысына да тәҗрибә үзләштерергә нәкъ менә монда килергә кирәктер. Яңа идеяләр эзләү буенча бу укытучының мавыкканлыгына һәм ару-талу белми эшләвенә гаҗәпләнерлек. Бу участок түгел, ә әкият дөньясы. Балалар да бакчада бик теләп эшлиләр, бар эштә дә көчләреннән килгәнчә укытучыларына булышырга тырышалар. Красный Октябрь мәктәбе үсештә һәм аның алга таба камилләшә баруында чикләр юк кебек.
Черемухово мәктәбендә сыйныфлар һәм коридор төрледән-төрле бүлмә гөлләренә бай. Аларны карауга мәктәптә зур игътибар бирәләр. Черемухово мәктәбе 2014 елда мәктәпләргә капиталь ремонт программасына кертелгән. Мөгаен, нәкъ менә шуннан соң бу матур мәктәптә балалар өчен мөһим булган спорт залы да булыр, дигән өметтә каласы килә. Күп еллар мәктәп янында бары спорт мәйданчыгы гына эшләп килгән бу мәктәп моңа лаек. Бигрәк тә, аларда укыту-тәрбияләү процессы буенча план һәрвакыт һәрьяклап рухландыра һәм тайпылусыз үтәлә, Тарих елына стенд оформить ителгән, косметик ремонт ясалган (аларда сакланыш яхшы), проекторлар белән интерактив такта, экраннар алынган, массаж сукмагы (дорожка) әзер, кышкыга яшелчәләрдән запас азык хәзерләнгән, ә 1 сентябрьгә ике яңа электр плитәсе булачак, ул тагын берничә мәктәпкә биреләчәк (барлыгы 10 плитә). Моннан тыш, уку елы башланганчы 14 мәктәпкә яңа суыткыч шкафлар алып кайтачаклар. Мәктәпләр өчен гомуми суммасы 4792 мең сум булган барлык кухня җиһазын да республика сатып алган.
Яңа Чишмә урта мәктәбенең яңа уку елында "Здоровье моей школы" экологик проекты буенча компетенция үзәге булуы көтелә. Аның кысаларында, һәр сыйныфта мультмедий комплекты булган мәктәп рус теле һәм әдәбияты кабинетына интерактив өстәл алган. Бу - зур компьютер (аның биеклеге 1,8 метрга чаклы), анда берьюлы 4 укучы эшли алачак. Аны төрле юнәлештә урнаштырырга була (горизонталь, вертикаль, авыш). "Здоровье моей школы" проекты кысаларында әйләнә-тирәдәге мохит торышын үлчәү буенча датчиклар (тикшерү приборы), "Юный химик" җыелмасы, "Язык дельфинов" (ультратавышлы тәҗрибәләр), махсус микроскоплар (объектларны күзәтү өчен) сатып алганнар. Боларның барысы белән дә балалар мәктәптәге экологик түгәрәкләрдә шөгыльләнә алачаклар.
Петропавел мәктәбе хезмәткәрләренең фантазиясе бай, ортопедия сукмаклары да бик үзенчәлекле килеп чыккан, алар һәр сыйныфта бар. Мәктәп гадәттәгечә бар мөмкинлекләрен эшкә җигеп әзерләнергә тырыша. Мәктәпнең сакланышы монда яхшы, шуңа күрә бераз косметик ремонт кына ясаганнар. Участок та начар түгел, тик, комиссия фикере буенча, былтыргы дәрәҗәдән түбәнрәк. Кухня буенча кисәтүләр түбәндәгечә: азык-төлекләрне саклау өчен куелган тимер бакларны полиэтилен савытларга алыштырырга кирәк. Мәктәптә барлыгы 83 укучы, шуның 3 се беренче сыйныфка килүчеләр.
Архангел мәктәбендә быел территорияне бизәүгә җаваплырак караганнар - яңа вак-төяк эшләр эшләнгән, чәчәк түтәлләре ясалган. Күпчелек мәктәпләр теплицалар төзегән, архангеллылар да читтә калмаган. Бинаның бер өлешендәге иске агач тәрәзәләр күптән алыштыруны көтә, гомумән, эш алга бара кебек: смета төзелгән һәм финанс ягыннан мөмкинлек булу белән эш кайный башлар. Әлегә педагоглар үз акчалары хисабына бинаның эчке һәм тышкы йөзен үзгәртәләр, химаячеләр дә булыша. Җирле эшмәкәр Равил Яруллин мәктәпне ремонтлау эшләрендә бушлай ярдәм күрсәтә. Мәктәптә уңыш үстерү, аларны кышкылыкка саклау буенча зур тәҗрибә туплаганнар: яшелчәләрне маринадлыйлар, җиләк-җимешләрне туңдыралар, яшелчә саклагычлар коралар. Без тикшерү үткәргән көндә мәктәптә үз куллары белән әзерләгән 100 банка помидор һәм кыяр (тозлаган) тезелеп тора иде.
Файдалануда 8 гектар җире булган Зирекле лицее аңардан рациональ файдалана. Республиканың экология программасы буенча имән үсентеләренең тулы бер плантациясе үстерелгән, химаячеләр акчасына 50 төп (үсенте) европа нараты сатып алганнар, алар бик матур булып үсеп киткәннәр һәм әлегә үреп ясалган чәчәк түтәлләрен урап алганнар. Аннан аларны питомникка күчерәләр. Балаларны сәламәтләндерү өчен һәр парта астында массаж паласлары куелган, тәнәфесләрдә укучылар ике аккош сыны урнаштырылган тропик пальмалар "янында" һәм "күл" буенда ял итәчәкләр (рәсемдә). Мәктәп коллективы тулыланган - математика һәм информатика буенча яшь белгеч эшкә килгән. Участокта уңыш үстерүдә, гадәттәгечә, тәртип, тик менә спортзалдагы стеналар гына, элеккегечә, ремонт көтә, ашханә өчен яңа тәлинкәләр, бокаллар сатып алырга кирәк.
Ленино мәктәбе өчен 2014 елда зур үзгәрешләр булырга тора - ул мәктәпләрне капиталь ремонтлау программасына кертелгән. Коллективның бар өмете шунда. Мәктәпкә күптән заманча төс алырга һәм 42 еллык иске парталардан, тузып беткән идәннәрдән арынырга вакыт. Технология кабинетында нибары бер тегү машинасы бар, анысы да үзе теләгәндә генә тегә. Әлегә педагоглар үз кабинетларын бизәү һәм берникадәр төс кертү өчен җан-фәрманга тырышалар. Кухня һәм ашханәдә ремонт бик килешле чыккан (кышлыкка әзерләгән әйберләр ассортименты да зур). Директорга химаячеләрне җәлеп итү эшендә күбрәк эшләргә кирәк.
Әдәмсә мәктәбенең элекке укучылары туган мәктәпләрен бары яхшы яктан искә алалар. Шушы мәктәпне 40 ел элек тәмамлаган Әсхәт Гарифуллин яңа уку елына тышкы җылылык трассасындагы җылылык үткәрми торган иске материалны яңасына алмаштырган (барлыгы 40 метр - 120 мең сумлык). Аны алыштыручылар да - мәктәпнең элекке укучыларыннан торган бригада. Агымдагы ремонт эшләрендә "Ямашнефть"тә эшләүчеләр дә бик зур ярдәм күрсәткән: вак таш, буяу, гөл чүлмәкләре алып килгәннәр, ә АҖ башкарма комитеты транспорт белән ярдәм иткән. Нәкъ менә Әдәмсә мәктәбе эшләп чыгарган план буенча районның белем бирү учреждениеләрендә "Образование без ущерба для здоровья" дип аталган сәламәтләндерү программасы кертелә, анда сколиоз һәм яссы табанлылык профилактикасыннан тыш файдалы ашатуны оештыру да керә.
(4 нче биттә)
(2 нче биттә)
Шул сәбәпле мәктәптә төрледән-төрле ортопедик сукмаклар һәм паласлар, гимнастик күнегүләр һәм аяк табаны өчен махсус тренажерлар байтак (агачтан шомартып эшләнгән таяклар - аларны хезмәт дәресләрендә теләсә кайсы мәктәптә дә ясый алалар). Күпчелек мәктәп территориясе кабул итү көненә җыештырылган, чүп үләннәреннән арындырылган иде. Кайбер мәктәпләргә әлеге эш каникул буена һәм уку елы дәвамында алып барылсын иде, диясе килә.
Тубылгы Тау мәктәбенә кергән җирдә ак таштан түшәлгән, күперчек һәм фонтан белән, аккошлар йөзеп йөргән яңа "күл" пәйда булган. Мәктәп яңа һәм бик матур, тагы нәрсәгәдер омтылу кирәк тә кебек түгел. Әмма иҗат кешеләре кул кушырып утырырга өйрәнмәгән, коллектив яңадан-яңа идеяләр белән янып яши. Мәктәп яны участогына (уң яктагы рәсемдә) килгәндә, бер-ике сүз белән генә язып бетерерлек түгел, гади генә әйткәндә - "супер", бик яхшы европа фермерыныкы күк (участок мөдире Фәнил Кәримов). Шунысы кызганыч, монда балалар аз - 58әү генә (шул исәптә дүртесе - беренче сыйныфка, тугызысы 11 сыйныфка баручылар). Хәзер мәктәп укытучыларның квалификациясен күтәрү һәм аларның икенче югары педагогик белем алулары өстендә эшли, чөнки фән укытучылары җитешми. Күпләр яңадан уку курслары үткән һәм төп фәннәре белән беррәттән өстәмә фәннәрдән дә укыта алачаклар. Коллектив яшь, җитәкчеләре В. Валасеев та гел алга рухландырып, дәртләндереп тора. Җидегә якын укытучы киләсе елда яңадан аттестацияләү үткәрүне көтә.
Капиталь ремонттан соң Чаллы Башындагы мәктәп нык булып күренә. Әмма срок буенча 2013 елда (мәктәпкә 30 ел тула) аны республика программасы буенча яңа капиталь ремонт көтә. Әлегә эш күп, шифер түбәне, пар казанын (котел) алыштырырга кирәк. Бер казанны алыштырганнар инде, эретеп ябыштыру эшләренә "Татарстан" агрофирмасы" ҖЧҖнең ген. директоры Гомәр Сөләйманов 8 мең сум акча бүлеп биргән, мәктәп коллективы аңа бик рәхмәтле. Спорт залындагы вак-төяк ремонт эшләре дә төгәлләнү алдында, эчке һәм тышкы якка өлешчә косметик ремонт төгәлләнгән. Чәчәк түтәлләре үрелеп ясалган, тиешенчә каралган.
Шахмай мәктәбе - СанПиН буенча яңа уку елына куелган барлык таләпләрне үтәгән бердәнбер мәктәп. Кагыйдәләргә туры китереп, стеналарны водоэмульсионка белән буяганнар ( коридорны, ашханәне), парталар - биеклек буенча көйләп куела торган, янгын куркынычсызлыгы буенча барлык таләпләр үтәлгән. Цокольне агартканнар, котелны алыштырганнар, коймаларны ремонтлаганнар, 130 метр отмостканы цементлы эремә белән яңартканнар. Мәктәпкә керү юлында "Мәктәп - белем чишмәсе" дип язып куелган фигуралардан торган яңа композиция мәктәпнең визит карточкасы булыр, мөгаен, төп фигура булып ачык китап тора (өстәге рәсемдә). Аяк табаннары өчен үзенчәлекле массаж сукмагы табигый материалдан ясалган (агачтан ышкылып ясалган таяк, чыршы күркәсе, йомры таш, чуерташ һәм ком). Кышкылыкка 95 кг яшелчә, җиләк-җимеш туңдырылган.
Яңа Чишмә гимназиясе мәктәпләргә капиталь ремонт программасы буенча 6 млн. сум тирәсе акча үзләштергән. 2 деталь - пластик тәрәзә һәм жалюзиның бинаның эчке ягын тулысынча үзгәртүенә исең китәр. Хәзер мәктәптә агач тәрәзәләр юк, фәкать пластик кына, шул исәптә спорт залында да, тәрәзә пәрдәләре 2 кабинетта гына калган. Бәдрәфләрдә яңа сантехника, еврокабиналар урнаштырылган. Җылыту торбаларының барысы да пластикка алыштырылган, суүткәргечләргә кайнар су тоташтырырга вәгъдә иткәннәр. Төзүчеләргә спорт залын һәм барлык кабинетларда вентиляция эшләрен ахырынача эшләп бетерәсе генә кала. Тиздән кухняда яңа җиһаз кайтарылачак, яңа ит тарткыч сатып аласы гына кала. Гимназиянең элеккеге укучысы Н. Дунаев бүләк иткән Россия тарихының юбилей даталары хөрмәтенә рус рәссамнары картиналарының яңа коллекциясе Тарих елында мәктәп өчен зур бүләк булган һәм вакытлы бирелгән. 1 сентябрьдә гимназия ишекләрен 247 укучы ачып керәчәк, аларга ял итү өчен 1 катта теннис өстәле урнаштырганнар. Гимназия күзгә күренеп һәрьяклап заманча төс ала бара.
Күргәнебезчә, яңа уку елына һәр мәктәп үзенчә, үз мөмкинлекләре һәм теләкләреннән чыгып әзерләнгән. Аларга ясалган кимчелекләрне төзәтәсе генә кала һәм киләчәктә мондый җитешсезлекләргә юл куймау кирәк. Гомумән, бу тикшерү комиссия әгъзаларында уңай тәэсир калдырды, мәктәп коллективлары эшли һәм яңа уку елына әзерләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев