Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

Рус Тат
Мәгариф

Мәскәүдә конкурста финалга чыккан

17 февральдән 21 сенә чаклы Мәскәүдә I Бөтенрәсәй муниципаль максатчан программалар һәм инновацион проектлар смотр-конкурсының финал этабы үткән. Узган елның август аенда Сочида үткән сайлап алу турында жюри игътибарына төрле номинацияләрдә 239 проект тәкъдим ителгән, шуларның 140-сы финал этабында катнашу өчен сайлап алынган.

"Мәгариф" номинациясендәге иң әйбәт 44 эш арасында Яңа Чишмә районы Мәгълүматый-методик үзәк проекты да булган. Аның авторы - Яңа Чишмә урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Лилия Фәттахова.
Смотр-конкурста катнашучылар үзләренең проектларын тәкъдир итеп, башкалар тәҗрибәсен өйрәнеп кенә калмаганнар, ә Мәскәүдәге истәлекле мәдәни-тарихи урыннар белән дә танышканнар, "Биеп торучы фонтаннар циркында" да булганнар, театр һәм кино артистлары белән очрашканнар.
Лилия Фәттахова Мәскәүдән лауреат дипломы һәм истәлекле бүләкләр белән кайткан.
-Иң мөһиме - мин хезмәттәшләрем белән аралашудан энергия һәм бәһасез тәҗрибә алдым, - дип үз тәэсирләре белән уртаклашты конкурста катнашучы.

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев