Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

NISAN-FESTивалендә булдык

Узган ел без "Ялкын" журналы уздырган «Ялкын» Питерга китерер» бәйгесендә катнашып, җиңү яулый алмасак та, безгә быелгы фестивальдә катнашу мөмкинлеге бирелде. Анда үзебез өчен бик күп яңалыклар алдык, яңа белем серләренә төшендек. Мин үзем остаханәдә поэзия җанрына кердем. Анда безне прозаик Фәйрүзә апа Мөслимова укытты. Ул иң элек «Ялкын» журналының...

Узган ел без "Ялкын" журналы уздырган «Ялкын» Питерга китерер» бәйгесендә катнашып, җиңү яулый алмасак та, безгә быелгы фестивальдә катнашу мөмкинлеге бирелде.
Анда үзебез өчен бик күп яңалыклар алдык, яңа белем серләренә төшендек. Мин үзем остаханәдә поэзия җанрына кердем. Анда безне прозаик Фәйрүзә апа Мөслимова укытты. Ул иң элек «Ялкын» журналының тарихы белән таныштырды, шигырь һәм хикәяләр язу буенча киңәшләрен бирде. Фестиваль күңелле ярышлар, бәйгеләр белән үрелеп барды. Без дә "Иң күп җыр белүче" номинациясендә җиңү яулап, китаплар белән бүләкләндек.
Җитәкчеләребез безне Татарстанда беренче булып ачылган "Фән һәм техника дөньясы" дип аталган гыйльми үзәккә дә алып керделәр. Монда безгә кайбер физик күренешләрнең ничек барлыкка килүен күрсәтеп, гади һәм аңлаешлы итеп аңлаттылар, төрле башваткычларга ачкыч табарга, фән нигезләрен аңларга өйрәттеләр.
Безгә шундый күңелле чара оештырган директорыбыз Айрат Минвәли улына һәм безнең белән башкалабыз буенча сәяхәт иткән укытучыларыбыз Фәния Рифкать кызына һәм Люция Гомәр кызына рәхмәтлебез.
Миннебаева Зилә,
Зирекле лицееның 6 сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X