Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Очрашу

Тер­мо­метр ба­га­на­сы нәкъ - 30 гра­дус­ка тө­шеп җит­кән як­ты кыш­кы кич­ләр­нең бер­сен­дә (3 фев­раль­дә) мә­дә­ни­ят йор­ты сту­дент­лар­ны үзе­нә җый­ды.

Дө­ре­сен әй­тим, яшь­ләр­нең ба­ры­сы да еш кай­тал­мый авыл­га: кем­дер эш­ли, кем­дер баш­ка сә­бәп­ләр бе­лән шә­һәр­дә тот­кар­ла­на. Шу­ңа да оч­ра­шу кы­зык бу­лыр ми­кән, ди­гән шик тә ту­ды кү­ңел­дә. Тик шик­лә­нү­ем юк­ка бул­ган икән - оч­ра­шу без көт­кән­нән дә кү­ңел­ле­рәк бу­лып чык­ты. Сту­дент­лар да шак­тый җы­ел­ды. Җы­е­лып бет­кәч, өч ко­ман­да­га бү­ле­неп өс­тә­лләр ар­ты­на уты­рыш­тык. Али­нә үзе­нең җыр­ла­ры бе­лән сө­ен­дер­сә, Гөл­на­ра апа исә, нәкъ без­нең дәү әни­ләр­чә ки­е­неп, без­не са­ма­выр чәе бе­лән сый­ла­ды, үз чо­рын­да­гы егет-кыз­лар­ның ни­чек та­ны­шуы, хат язы­шу ту­рын­да сөй­лә­де. Яшь­ләр дә ачы­лып ки­теп, "ә­би"­гә хә­зер­ге за­ман яшь­лә­ре­нең та­ны­шу үзен­чә­лек­лә­рен сөй­ләп бир­де­ләр. Хә­зер­ге яшь­ләр күб­рәк бәй­лә­неш­кә ке­рү юлы бе­лән та­ны­ша икән.

Бер­гә­ләп җыр­лау, би­ю­ләр, Ми­ләү­шә­нең өз­де­реп биюе ки­чә­без­не та­гы да ямь­лән­де­реп җи­бәр­де. Сту­дент­лар бер­сен­нән-бер­се кы­зык­лы уен­нар да әзер­ләп чык­кан­нар. Алып ба­ру­чы яшь­ләр­нең хә­зер­ге уен­на­ры­на сок­ла­нып, бе­раз аң­лап җит­ке­рә ал­мый­ча утыр­са, элек­ке­ге ау­лак өй­дә уй­нал­ган "Гөл­ба­ну", "Кап­ка­лы", "Пар алыш" уен­на­ры­нда яшь­ле­ген ис­кә тө­шер­гән­дер, мө­га­ен. Сту­дент­лар бу ки­чтә чын мәгъ­нә­сен­дә ял ит­те, ара­лаш­ты, сый­ныф­таш­ла­ры бе­лән кү­реш­те - иң мө­һи­ме бе­рәү дә яман­су­лап утыр­ма­ды. Чәй өс­тә­ле ар­тын­да сый­лан­ган­нан соң, дис­ко­те­ка­да идән­нәр сел­кен­гән­че би­е­дек.

Чал­лы Ба­шы авы­лы сту­дент­ла­ры­ның ялын кү­ңел­ле итеп оеш­тыр­ган Гөл­на­ра апа бе­лән Ил­сө­яр апа­лар­га рәх­мәт. Без­гә әле олы­гай­гач та сө­е­неп ис­кә тө­ше­рер­лек ми­нут­лар бү­ләк ит­те­ләр.

Бар­лык сту­дент­лар исе­мен­нән Ди­на­ра Га­ти­на,

Чал­лы Ба­шы авы­лы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: новошешминский район студенты

2
X