Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Осталарны ачыкладылар

Үткән атнада 118 нче ҺУ-да узган "Тегүче" һөнәри осталык атнасы тегүче-мотористлар төркеме арасында шушы һөнәр буенча осталарны ачыклады.

Чыгарылыш курсы студентлары - кызлар үз осталыкларын күрсәтергә булганнар. Конкурс атнасы башында укучыларның иҗади эшләреннән күргәзмә оештырылган. Аннан теоретик белемнәре тикшерелеп, соңыннан гамәли өлеше уздырылды. Нәтиҗәдә "2013 елгы Һөнәр остасы" исемен яулауга өч катнашучы сайлап алынды.
Өч сәгать эчендә кызлар тулы бер гардероб предметларын әзерләргә тиеш иделәр. Шулай итеп, остаханәдә эш кайнады: кайда тегү машинасы текелдәсә, шунда ук пар чыгарып үтүк эшләде.
Жюри эшнең сыйфатын һәм башкару тизлеген күзәтте. Профессионаллар тегүдәге барлык детальләрнең төгәл, пөхтә башкарылуын, техника куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлешен бәяләделәр. Кызлар бурычларын бик оста итеп башкарып чыктылар. Шулай да араларыннан җиңүчене билгеләргә кирәк иде - бу бәхет студент кыз Надеҗда Силютинага елмайды. Икенче урынга Татьяна Киселева чыкты, өченче урында - Гүзәл Хәмидуллина. -Гүзәл, иптәш кызларың арасында өченче урынны яуласаң да, син теккән итәк бик матур чыккан, фасонын үзең уйлап таптыңмы?
-Әйе, киемнәр тегү һәм аларның моделен әзерләү осталыгы миңа әнидән күчкәндер. Ул тегәргә үзлегеннән өйрәнгән, минем барлык киемнәрем аның кулы белән эшләнгән. Монда ничек илһамланмыйсың инде?! Әле мәктәптә укыганда ук Гүзәл һөнәри осталыкта актив катнашып, үзенең сәләтен сынап караган иде һәм үз идеяләре белән һөнәри дәрәҗәгә ирешү өчен нәкъ менә бу училищега укырга керде.
Конкурста җиңүче кыз алган тәэсирләре хакында безнең белән уртаклашты:
- Минем үзем теккән киемнәрем бар инде. Һәр әйберне үзенчәлекле итеп ясарга тырышам - декоратив элементлар, бизәкләр, стандарт булмаган детальләр уйлап табам. Төп нигез итеп модельләрне мода журналларыннан алам.
Җиңүчеләрне һәм номинантларны дипломнар белән бүләкләделәр, производствога өйрәтү мастеры Татьяна Лосева бу атнага нәтиҗә ясады: - Бездә ел саен үтә торган һөнәри осталык конкурслары теоретик һәм практик биремнәрне башкарганда югары баллар туплаган иң яхшы студентны билгеләргә мөмкинлек бирә. Белем бирү учреждениесенең төп бурычы - балаларда эшче белгечлегенә кызыксыну уяту.
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев