“планетаны чүп-чардан арындырабыз”
27 сентябрьдә республиканың экология һәм табигый байлыклар, фән һәм мәгариф министрлыклары инициативасы белән Татарстан мәктәпләрендә "Планетаны чүп-чардан арындырабыз" дип аталган Халыкара көнгә багышланган "Чисталык дәресләре" акциясе уздырылды. Чараның төп максаты - үсеп килүче яшь буында туган якның табигатенә мәхәббәт тәрбияләү, кечкенәдән әйләнә-тирә мохиткә белемле мөнәсәбәт күнекмәләре булдыру. Бу көнне укучыларны...
27 сентябрьдә республиканың экология һәм табигый байлыклар, фән һәм мәгариф министрлыклары инициативасы белән Татарстан мәктәпләрендә "Планетаны чүп-чардан арындырабыз" дип аталган Халыкара көнгә багышланган "Чисталык дәресләре" акциясе уздырылды. Чараның төп максаты - үсеп килүче яшь буында туган якның табигатенә мәхәббәт тәрбияләү, кечкенәдән әйләнә-тирә мохиткә белемле мөнәсәбәт күнекмәләре булдыру. Бу көнне укучыларны республиканың табигатьне саклау ведомстволары җитәкчеләре һәм белгечләре укытты. Яңа Чишмә урта мәктәбенә экология дәресенә ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгыннан инспектор Василий Леонтьев килгән иде.
Ольга ИВАНОВА
Кунак буш кул белән килмәгән, балаларга бүләк итеп әйләнә-тирә мохитне һәм экологияне саклау буенча, китаплар, шул исәптән Татарстан Республикасында сирәк очрый торган үсемлекләр һәм хайваннар исемлеге кертелгән Кызыл китап алып килгән. 9 нчы сыйныфлар дәресендә ул "Каты көнкүреш калдыклары һәм аларны утильләштерү проблемасы" темасына, бездә һәм чит илләрдә бу проблеманың ничек хәл ителүе турында файдалы һәм кызыклы дәрес бирде, үзеңдә экология культурасы тәрбияләүнең мөһимлеге турында сөйләде. Ачык дәресне география укытучысы Наталья Холина алып барды. Көнкүрештәге гади хәлләр үрнәгендә балаларга әйләнә-тирә мохитнең сыйфатын формалаштыруда аларның һәрберсе нинди роль уйнавы турында. Һәрберебез кешенең икътисадый мәнфәгатьләре белән табигатьнең кабат үз-үзен торгызуына сәләтен саклау арасындагы тотрыклы баланс формалаштыруга шәхсән нинди өлеш кертүе турында уйланырга тәкъдим иттеләр. Укучылар актив рәвештә бүгенгесе көндә мөһим булган көнкүреш калдыкларын утильләштерү проблемасын хәл итү буенча үз фикерләрен белдерделәр. "Чисталык дәресе" республикада өченче мәртәбә уздырыла. Быел ул аеруча мөһим, чөнки киләсе 2013 ел Рәсәй Президенты Владимир Путин тарафыннан Әйләнә-тирә мохитне саклау елы дип игълан ителде. Шул нисбәттән быел (дөресрәге, шушы көннәрдә) республикада "яшел атна" уздырылды, ул тулы бер экологик чаралар комплексын үз эченә алды, максат - күпчелекне "яшеллек" проблемалары белән кызыксындыру. Аның кысаларында Яңа Чишмә урта мәктәбе укучылары Троицк чиркәве территориясен төзекләндерү белән шөгыльләнделәр, матур көн булса, мәктәп янындагы яшеллекне тәртипкә китерәчәкләр, чисталыкка һәм тәртипкә өйрәтүгә классларда үткәрелгән генераль җыештырулар булышлык итәргә тиеш. "Яшел атна"ның төгәлләү этабы булып "Чисталык дәресләре" торды. Укытучы Евгения Янова 5 сыйныфларда үткәргән экология дәресе дә кызыклы булды. Кунакка башлангыч сыйныф укучыларын чакырганнар, алар да дәрестә актив катнаштылар. Бишенче сыйныфлар аларга табигатьне ничек итеп яратырга һәм сакларга икәнлеген сөйләп күрсәттеләр. Рольле уеннар, викториналар, табигать һәм анда яшәүчеләр турында шигырьләр, слайдлар дәресне җанлы һәм кызыклы итте.
Үсеп килүче яшь буынның Экологик белем дәрәҗәсен күтәрүдә, табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләүдә, экологик дөньяга караш һәм мәгърифәтлелек формалаштыруда шундый дәресләрнең мөһимлеге бәхәссез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев