Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Һәр эшкә маһир кешеләр үсә

Мәктәпләр (технология дәресләре) һәм Балалар иҗаты үзәге базаларында (түгәрәкләр) укучыларга өстәмә белем бирү ничек үсеш алуы хакында РМБ җитәкчесе Александр Еронтьев сөйләде. -Мәктәптә технология дәресләре балаларны ничек итеп хуҗалык (йорт) эшләрен алып барырга гына түгел, ә заманча производство нигезләренә һәм һөнәри белем алуга да өйрәтә, - дип башлады әңгәмәне Александр...

Мәктәпләр (технология дәресләре) һәм Балалар иҗаты үзәге базаларында (түгәрәкләр) укучыларга өстәмә белем бирү ничек үсеш алуы хакында РМБ җитәкчесе Александр Еронтьев сөйләде.
-Мәктәптә технология дәресләре балаларны ничек итеп хуҗалык (йорт) эшләрен алып барырга гына түгел, ә заманча производство нигезләренә һәм һөнәри белем алуга да өйрәтә, - дип башлады әңгәмәне Александр Леонидович. - Мәсәлән, 5-8 сыйныфларда кызлар кисү һәм тегү, үсемлекчелек, кулинария буенча күнекмәләр алалар. Малайлар агач һәм металл эшкәртү технологияләренә, машиналар төзү, электротехник эшләргә һ.б. өйрәнәләр.
-Дәресләрдә балалар практик яктан файдалы булган әйберләр ясыйлардыр, мөгаен?
- Әлбәттә, бу әйберләр уңышлы сатыла. Мисал өчен, район һәм республика ярминкәләрендә, шулай ук 300 дән артык кулдан ясалган әйбер "Бөтен ил белән", "Инвалид балаларга ярдәм итик", "Ел иганәчесе" һ.б. хәйрия ярминкәләренә җибәрелде. Быел барлыгы 47680 сумлык укучылар ясаган әйбер сатылды. Чәчәк чүлмәкләре (гөл савытлары), элгечләр, китаплар өчен киштәләр, аш-су хәзерләгәндә кулланыла торган такталар мәктәп, сыйныф бүлмәләре, спорт залы һәм ашханә интерьеры өчен кулланыла. Халыкта шул ук такталарга, уклау, көрәк, соскыч, шулай ук чәчәк, помидор, борыч һәм кәбестә үсентеләренә, мәктәп яны участокларында үстерелгән яшелчәләргә сорау зур.
-Технология кабинетларының барысы да яхшы җиһазландырылганмы?
-Кызганычка каршы, 16 мәктәпнең нибары 10 сы гына малайлар белән дәресләр үткәрү өчен яхшы җиһазландырылган мәктәп остаханәләренә ия. Алар Петропавел, Волчья, Архангел Бистәләре, Чаллы Башы мәктәпләрендә тиешенчә комплектланмаган, ә Акбүре, Черемухово мәктәпләрендә - юк. Шунысы сөендерә, 2013 елда Яңа Чишмә гимназиясе һәм Шахмай мәктәбе технология кабинетлары өчен "Киләчәк" ("Будущее") дип аталган белем бирүне үстерү стратегиясе проекты кысаларында яңа җиһаз алдылар.
-БИҮ-дә нинди яңа түгәрәкләр ачылды? Кайсы мәктәп базаларында эшлиләр?
-2013 елның декабрендә Петропавел мәктәбе чүлмәк ясау эшләре буенча остаханә булдыру өчен 115000 сум грант отты. 2014 елның февраль башларында җиһаз сатып алынды, ә 1 марттан "Чүлмәк ясау эше" түгәрәге эшли башлады, монда 4-5 сыйныф укучылары йөри (укытучы Светлана Немцова). Дәресләрдә балалар балчык белән эшлиләр, төрле фигуралар, касәләр, чүлмәкләр ясыйлар. Үткән елда укучылар балчык әзерләргә, аның составын йомшаграк һәм сыгылмалы итәргә өйрәнгән булсалар, хәзер исә алар мичне үзләштерергә өйрәнәләр, бусы инде иң катлаулысы.
"Чүлмәк ясау эше" балалар берләшмәсе үз эшен мәктәп, район, АМЙ күргәзмәләрендә күрсәтә, төрле формадагы 10 тәлинкә һәм 20 чүлмәк Казанга "Инвалид балаларга ярдәм итик" дип аталган хәйрия ярминкәсенә җибәрелгән иде.
Хәзер балалар Казанда ТР Президенты катнашында үтәчәк Республика техник иҗат фестивале өчен балчык савыт әзерлиләр (ясыйлар). Моннан тыш, февральдә түгәрәк җитәкчесе Светлана Немцова, "Чүлмәк ясау эше" түгәрәге программасы белән һәм мастер-класс күрсәтеп, "Алтын куллар" техник иҗат конкурсы призеры булды. Яңа Чишмәдә тимерче һөнәре буенча түгәрәк ачылды.
-Әйе, әйе, бу хакта без язган идек шул, "Бәхет алачыгы" дип атала ул. Анда хәзер хәлләр ничек, эш кайныймы?
-Хәзер балалар һәм аларның педагогы Александр Хорьков үзләренең әйберләрен Республика техник иҗат фестиваленә әзерлиләр. Түгәрәктә 12-15 яшьлек 10 бала атнасына 5 әр сәгать шөгыльләнә. Алар аркалар, беседкалар, гөл савытлары, эскәмияләр, шәм савытлары һ.б. әзерләү буенча ышанычлы адымнар ясыйлар. Аларның продукцияләре бик популяр, җирле халыктан заказлар да алына. Аларның күпчелеге алачыкка, кызыксынып, балалары белән бергә киләләр.
-"Бәхет алачыгы" эре проектларга алынырмы?
-13 мартта Мәгариф министрлыгында Республика техник иҗат фестивале план-проектлары буенча сөйләшү булды һәм тәкъдим ителгән "Бәхет алачыгы" яңа проекты мәгариф министры урынбасары С. Гиниатуллинага уңай тәэсир иткән, шулай итеп безнең район өчен "Минем кече Ватаным" номинациясендә 30 кв. метрлы аерым мәйдан бүлеп бирелде. Проект - бу чүкеп ясалган әйберләр ансамбле: беседка, йомшак аксессуарлар белән диваннар, кантри стилендәге бизәк төшерелгән савытлар куелган өстәл, таганнар, гөл савытлары, фонарьлар.
-Әңгәмәгә нинди йомгак ясар идегез?
-Республика техник иҗат фестивале нәтиҗәләре буенча ел саен ТР районнарының төрле конкурсларда һәм тәкъдим ителгән материал буенча катнашу рейтингы төзелә. 2013 елда безнең район 42 урында булган булса, үткән елда 17 урынны яулады. Бу зур уңыш дигән сүз.
Әңгәмәне Ольга
Иванова алып барды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X