Район мәктәпләренең уку елына әзерлеге турында
15,16 һәм 17 августта район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк җитәкчелегендәге компетентлы комиссия мәктәпләрнең уку елына әзерлеген карап йөрде.
Төп игътибар түбәндәгеләргә бирелде: территорияләрне төзекләндерү (коймаларның булу-булмавы һәм торышы, яктырткычлар булу, уку-укыту мәйданчыкларын, ял итү урыннарын, сукмакларны җиһазландыру, чәчәкләр белән бизәү); уку-тәҗрибә участогы булу һәм аннан файдалану нәтиҗәлелеге; керү юлының һәм бина фасадының торышы (бинаның эстетик бизәлеше, флагшотлар булу, керү юлындагы фойены бизәү, символикасы); бинаның техник торышы; янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү; туклану режимын оештыру һәм пищеблокларда хезмәтне саклауның торышы; спорт залларының һәм спорт мәйданчыкларының торышы; медицина ярдәме күрсәтү өчен шартларның булуы; челтәрле үзара эш итү һәм социаль партнерлык; ягу сезонына әзерлекләре; сайтларның булуы һәм аларны яңарту; кадрлар белән тәэмин ителеш; балаларның җәйге ялын оештыру.
Җәй буена районның мәгариф учреждениеләре техник кимчелекләрне бетерү буенча массакүләм эш башкарган, барлык санитар-гигиена нормаларына, янгын һәм сак куркынычсызлыгы таләпләренә туры килсен өчен тиешле ремонт эшләрен башкарганнар һәм учреждение янындагы территорияләрне төзекләндергәннәр, шулай ук яшелчә һәм җиләк-җимеш культуралары үстергәннәр, территорияләрне, укыту-тәрбияләү һәм спорт биналарын, мәйданчыкларны бизәү белән шөгыльләнгәннәр.
Беренче чиратта шуны билгеләп үтәргә кирәк, уку елына әзерлек буенча барлык мәктәпләр һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре зур эшләр башкарган. Эшләр нигездә химая акчалары хисабына һәм уку елына әзерлек эшләре алып бару процессында мөһим булган бурычларны хәл итү өчен үз акчаларын да кертеп башкарылган.
Белешмәләр өчен
2018 елда “Үз мәктәбеңә ярдәм ит“ акциясе буенча белем бирү учреждениеләренә 1 млн. сумлык хәйрия ярдәме күрсәтелгән: болар элек мәктәпне тәмамлаучылар, шәхси эшмәкәрләр һәм авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре, мәктәпләр һәм балалар бакчаларының педагогик коллективлары, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре.
Чуаш Чабаксары мәктәбенә быел 39 укучы барачак, шуларның 4 се – беренче сыйныфка.
Котельныйдагы торбаларны металл торбаларга алыштыру буенча үткән елдагы кисәтү бетерелгән, калганнары буенча бар да чиста, матур, тиешенчә бизәлгән. Физика укытучысы кирәк, тик мәсьәлә хәл ителә. “Колосок“ балалар бакчасында (анда 18 бала йөри) үткән елдагы кисәтүләрнең барысын да бетергәннәр – моның өчен ай буе актив эш алып барылган.
Екатерина Бистәсендәге мәктәптә быел территория коймалары алыштырылган (90 метр), кирәк урыннарда косметик ремонт ясаганнар. Быел мәктәптә физкультурадан яшь укытучы эшләячәк. Татар теле укытучысы кирәк. Мәктәп территориясе чиста, мәктәп яны участогында яшелчә уңышы да мул.
Бүген “Улыбка“ балалар бакчасына 11 бала йөри, алар өчен анда яхшы шартлар булдырылган.
Черемухово Бистәсе мәктәбе 62 укучыны кабул итәчәк. Узган ел монда беренче сыйныфка керүчеләр 11 әү булса, хәзер 5 әү генә. Мәктәп бик яхшы сакланган. Коллективка бер яшь укытучы өстәлгән, ул химия фәненнән укытачак.
“Каенкай“ балалар бакчасында шунда тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары ярдәмендә бик шәп уен мәйданчыгы булдырылган. Бакча 36 баланы кабул итәргә әзер, шулай да анда әле йокы бүлмәсе бинасын бераз зурайтасылары бар.
Яңа Чишмә башлангыч мәктәбе - балалар бакчасында уку елы башланырга ике атна калып барганда спорт залын ремонтлауга керешкәннәр. Ремонт эшләре оператив төстә һәм сыйфатлы итеп башкарылыр дигән өмет бар.
Ә менә Красный Октябрь мәктәбендә спорт залын үз көчләре белән уку елы башлангач ремонтларга телиләр. Ә ишегалды территориясендә бик яхшы яңа спорт мәйданчыгы эшли. Мәктәпкә эшкә ике яшь педагог килгән.
Красный Октябрьдәге балалар бакчасы бинасында күптән көтелгән ремонт эшләре бара. Шунысы сөендерә, коллектив төзелеш материаллары белән тулган территорияне төзекләндерә алган.
Белешмәләр өчен
Красный Октябрьдәге “Кояшкай“ һәм Волчья Бистәсендәге “Колосок“ балалар бакчаларына капиталь ремонтка республика бюджетыннан 11 млн. сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Яңа Чишмә башлангыч мәктәбе – балалар бакчасына спорт залын ремонтлауга республика бюджетыннан 1,5 млн. сум бирелгән.
Яңа Чишмәдәге “Ландыш“ балалар бакчасында бар яңалык – яңарту урамнан башлана (бакча территориясеннән читтә урнашкан газоннар яңа төрле итеп ясалган). Территориядә үз куллары белән җиһазланган эшләп торучы өч мәйданчык игътибарны ерактан ук җәлеп итеп тора. Алар “Родное поле“, “Метеостанция“ һәм “Светофория“ проектлары буенча булдырылган.
Яңа Чишмәдәге “Кояшкай“ балалар бакчасында территория коймасын алыштырырга әзерләнәләр.
Волчья Бистәсе мәктәбендә кадрлар белән проблема бар: тик әлеге мәсьәләне хәл итү өстендә эшлиләр. Мәктәпне янгын куркынычсызлыгы буенча алып барылган эштә уңай (яхшы) яктан билгеләп үтәргә була.
Белешмәләр өчен
Район мәктәпләрендә рус теле һәм әдәбияты, татар теле һәм әдәбияты, математика, тарих һәм җәмгыять белеме, инглиз теле, физика һәм химия фәннәреннән укытучылар җитешми.
Акбүре мәктәбендә химаячеләр акчасына (15 мең сум) косметик ремонт ясалган.
Петропавел Бистәсе мәктәбендә мәктәп янындагы участокка карап таң калырлык, мәктәптә стеналар һәм җиһазлар сакланышы да яхшы. Кабинетларда косметик ремонт ясагандагы фантазияләре байлыгына сокланырлык.
Яңа Чишмә гимназиясе коллективы инде күп еллар рәттән үз маркасын тота. Яңа уку елына әзерләнүдә бернинди кимчелекләр һәм кисәтүләр дә юк.
Районда башка белем бирү учреждениеләрендә дә җитди кимчелекләр юк. Комиссия тарафыннан аларның гомуми торышы канәгатьләнерлек дип бәяләнде. Ә менә янгын куркынычсызлыгы буенча белем бирү учреждениеләрендә кимчелекләр булуы сер түгел, аларны бетерүгә шактый гына акча таләп ителә, ә җирле бюджет катнашыннан башка аларны хәл итү мөмкин түгел.
Яңа модульле мәктәпләр һәм балалар бакчаларында җиһазланыш буенча проблемалар булмавы барысына да аңлашыла. Аларның бурычы булып дәүләт тарафыннан бушлай бирелгән иминлекне саклау һәм иң мөһиме иҗади югары һөнәри осталыкка ия педагогик коллектив булдыру тора. Тик бездә, районда андыйлар күп түгел. Капиталь ремонт ясалган биналар күп, тик анда башка проблемалар кала бирә. Капиталь ремонт таләп ителүче биналарда эшләүче коллективларга белем бирү һәм тәрбияләү эшенә әзерләнүдә авыргарак туры килә. Менә шуларга карап коллективларга бәя бирелә дә инде.
Лариса Федорова.
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев