Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Районда мәгариф: 5 елга йомгак

    Күптән түгел үткән район Советы утырышында башка мәсьәләләр белән беррәттән "2010-2015 елларга Яңа Чишмә районында мәгарифне үстерү" муниципаль программасын тормышка ашыруга йомгак ясалды. Шул хакта доклад белән районның мәгариф бүлек җитәкчесе Александр Еронтьев чыгыш ясады. -5 ел дәвамында районның мәгариф өлкәсендә нинди уңышларга ирешелгән, нинди проблемалар бар, тенденция ничек? Беренчедән,...

    Күптән түгел үткән район Советы утырышында башка мәсьәләләр белән беррәттән "2010-2015 елларга Яңа Чишмә районында мәгарифне үстерү" муниципаль программасын тормышка ашыруга йомгак ясалды. Шул хакта доклад белән районның мәгариф бүлек җитәкчесе Александр Еронтьев чыгыш ясады.
    -5 ел дәвамында районның мәгариф өлкәсендә нинди уңышларга ирешелгән, нинди проблемалар бар, тенденция ничек? Беренчедән, демография кризисы мәктәп укучыларының һәм бакча балаларының саны нык кимүгә китерде. 2011-2012 елларда 1730 укучы исәпләнсә, 2015-2016 елларга алар 1496 га калды. Мәгълүм ки, бер укытучыга туры килгән балалар саны да кимеде, 2015 елның 1 сентябренә бу сан - 6 укучы. Икенчедән, укытучыларның хезмәт хакы сизелерлек артты, нәтиҗәдә бер укучыга белем бирүне финанслау да артты. ТР буенча мәктәптә бер баланы укыту чыгымы елына 68910 сумга төшә, ТР-ның авыл мәктәпләрендә бу сан - 115790, безнең районда - 118641 сум, балалар бакчасында тәрбияләнүче балага киткән чыгым - 113401 сум 40 тиен. Тулаем 5 ел эчендә 1 укучыга тотылган чыгым 1,57 мәртәбә артты.
    Район мәгариф бүлегендә кадрлар белән тәэмин ителеш - 99%. Педагогларның олыгаюы проблема тудыра - укытучыларның 9,7%-ы пенсия яшендә, 2010 елда ул 7,7% иде. Елдан-ел мәктәпкә яшь белгечләр килү кими бара, 2014 һәм 2015 елларда нибары берәр педагог килде. 2010 елда 35 яшькәчә педагоглар 74 кеше булса, хәзер 43, педагог хезмәткәрләр барлыгы - 316. Физика, инглиз һәм татар теле укытучылары җитешми. Торак белән тәэмин итү мәсьәләсе һаман кискен тора, шунлыктан яшь педагоглар район үзәгеннән еракта урнашкан мәктәпләрдә эшкә аз калалар.
    Шулай да районда 5 ел эчендә "Безнең яңа укытучы", "Безнең иң яхшы укытучыбыз", "Укытучы-тикшеренүче", "Безнең иң әйбәт директор" дип исемләнгән кадрлар проектлары уңышлы тормышка ашырылды. 14 укытучы "Мәгариф" проекты җиңүчесе булды һәм 200, 100 мең сум грант алды. 97 укытучы "Безнең иң яхшы укытучыбыз" грантына һәм 3 кеше "Безнең иң әйбәт директор" грантына ия булды. 2015 елда "Иң әйбәт методист" дип аталган яңа конкурста 4 кеше катнашып җиңү яуладылар. Ел саен 10 укытучы район башлыгы грантына ия була. 2014-2015 уку елында грантларга түләү өчен 2042035 сум акча бүлеп бирелде. 2010 елдан 2015 елга чаклы педагогларның уртача хезмәт хакы 10440 сумнан 21064 сумга җитте. Педагогларны хәзерләү, квалификацияләрен күтәрү һәм хезмәтләренә түләүгә киткән чыгымнар бюджетның 70% чамасын тәшкил итә. 2010 елда районның "Мәгариф" тармагына бирелгән бюджет акчасы - 155,4 млн.сум, 2016 елда ул 239,1 млн.сум тәшкил итә.
    Районда "Крепыш" һәм "Алтын ачкыч" балалар бакчасы ачылу сәбәпле (105 урын), балалар бакчасына чират проблемасы тулысынча хәл ителде.
    "2012-2016 елларга мәктәпләргә капиталь ремонт" республика программасы буенча районда 30 елдан артык эшләгән 7 мәктәп ремонтланды.
    "Кулай мохит" программасы буенча 3 мәктәпкә: гимназия, Ленино һәм Яңа Чишмә урта мәктәпләрендә инвалид балаларга тоткарлыксыз (уңай) мохит тудырылды.
    Федераль һәм республика бюджеты акчасына Черемухово Бистәсендә яңа мәктәп (70 млн.сумлык) төзелде, Яңа Чишмә мәктәбендә спортзал ремонтланды, мәктәп территорияләрендә 6 универсаль спорт мәйданчыгы ачылды.
    2010 елдан 2015 елга чаклы рус теле буенча уртача балл 54,1 баллдан 65,6 баллга чаклы, математика буенча 41,9 дан 45,72 баллга кадәр күтәрелде. 2012 елда Екатерина мәктәбендә химия буенча 100 баллы максималь нәтиҗәгә ирешелде.
    2015 елда 97 укучының барысы да урта белем турында аттестат алды, шуларның 17 се - махсус үрнәктәге.Соңгы 5 ел эчендә балаларга һәм яшүсмерләргә дәресләрдән соң физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен заманча шартлар булдырылды. 2010 елда укучыларның 45%ы гына спорт-сәламәтләндерү эшчәнлегенә җәлеп ителгән булса, 2015 елда исә 80%тан артык.
    "Олимп" ФОК, "Жемчужина" бассейны һәм район мәктәпләре базасында спортның төрле төрләре буенча секцияләр оештырылган. 2014-2015 елларда мәктәпләрдә 1-11 сыйныф укучылары катнашында "Олимпиада-100" район спорт фестивале үткәрелде. Монда Тубылгы Тау, Ленино, Красный Октябрь мәктәпләре иң актив һәм нәтиҗәлерәк булды. 2014 елның 1 сентябреннән Бөтенрәсәй "ГТО" физкультура-сәламәтләндерү комплексы старт алды. 2015 елда комплексны апробацияләү уңышлы төгәлләнде, 2014 елда сынауларда балаларның 70%ы, ә 2015 елда 95%ы катнашты. Яңа Чишмә районы ГТО нормаларын тапшыру нәтиҗәләре буенча иң яхшы районнар унлыгына эләкте һәм республика турында катнашты. 8 укучының 2 се алтын, 2 се - көмеш һәм 4 се бронза значок алды.
    Өстәмә белем бирү өлкәсендә 15 мәктәп базасында 196 бала катнашында төрле юнәлештәге түгәрәкләр эшли (робот техникасы, авиа-һәм автомодельләштерү, техник дизайн, агач эшкәртү, тимерче алачыгы).
    Тик барыбер мәктәпләрне сыйныф-лаборатор җиһазлар, күргәзмә әсбаплар, укытуның мәгълүматый чаралары һәм махсуслаштырылган җиһазлар белән тәэмин итү тиешенчә түгел. Кайбер мәктәпләрдә махсус спорт заллары булмау да кыенлыклар тудыра. Физика, химия, биология фәннәрен, күп мәктәпләрдә башка фәннәрне дә өйрәнү өчен шартлар заман таләбенә җавап бирми. Әле мәктәпләр спорт җиһазлары һәм инвентарьлар белән дә җитәрлек төстә комплектланмаган. Өстәмә белем бирү мөмкинлекләреннән күбрәк файдаланырга, сәләтле балалар белән күбрәк эшләргә, һөнәри белем бирү учреждениеләре, предприятиеләр һәм оешмалар белән (профильле белем буенча) элемтәне ныгытырга кирәк. Әлеге язмада атап үтелгән проблемалар буенча якын киләчәккә бурычлар туа (килеп чыга) да инде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: