Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Республика финалына үтте

    17 февральдән 17 мартка чаклы Татарстанда "Ел укытучысы", "Рәсәйнең педагог-психологы", "Ел тәрбиячесе", "Ел сыйныф җитәкчесе", "Өстәмә белем бирү педагогы" номинацияләре буенча һөнәри осталык конкурсының зона этаплары узды, шуларның берсе Яңа Чишмә гимназиясендә булды. Безнең район өчен аның нәтиҗәсе уңышлы, дип хәбәр итте безгә Балалар иҗаты үзәге директоры Светлана Мартышова. Жюри...

    17 февральдән 17 мартка чаклы Татарстанда "Ел укытучысы", "Рәсәйнең педагог-психологы", "Ел тәрбиячесе", "Ел сыйныф җитәкчесе", "Өстәмә белем бирү педагогы" номинацияләре буенча һөнәри осталык конкурсының зона этаплары узды, шуларның берсе Яңа Чишмә гимназиясендә булды. Безнең район өчен аның нәтиҗәсе уңышлы, дип хәбәр итте безгә Балалар иҗаты үзәге директоры Светлана Мартышова.
    Жюри хөкеменә педагогик осталыкны раслаучы педагогик идеяләр, проектлар, һөнәри алымнардан тулы бер калейдоскоп тәкъдим ителде.Зона этапларында Татарстан Республикасының 45 муниципаль берәмлегеннән педагоглар катнашты. Яңа Чишмә районыннан вәкилләр барлык номинацияләрдә катнашсалар да, уңышка Яңа Чишмә гимназиясе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Гүзәл Сабирҗанова гына иреште, ул беррәттән Балалар иҗат үзәгендә өстәмә белем бирү педагогы да, "Өстәмә белем бирү педагогы" номинациясендә конкурс финалына чыкты.
    Төбәк этабы Казанда узачак, катнашучылар анда үзләренең карашлары - фикерләре турында сөйләп, хезмәттәшләре өчен мастер-класслар үткәрәчәкләр.
    Гүзәл ханымның уңышларына без дә сөенәбез, аңа лаеклы көндәшләр һәм һөнәрлеләр ярышында җиңү телибез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: