Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Республика көненә карата балалар открыткасы конкурсы

"Президент белән бергә!" республика иҗтимагый хәрәкәте хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы, ТР Яшьләр эшләре һәм Фән һәм мәгариф министрлыклары белән берлектә Республика көненә багышланган "Безнең республика: "Без булдырабыз! Без бергә!" Республика көне белән, Татарстан!" балалар открыткалары конкурсы игълан итә. Конкурста мәктәп укучылары, балалар һәм яшьләр хәрәкәте активистлары, яшь гаиләләр,...

"Президент белән бергә!" республика иҗтимагый хәрәкәте хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы, ТР Яшьләр эшләре һәм Фән һәм мәгариф министрлыклары белән берлектә Республика көненә багышланган "Безнең республика: "Без булдырабыз! Без бергә!" Республика көне белән, Татарстан!" балалар открыткалары конкурсы игълан итә.
Конкурста мәктәп укучылары, балалар һәм яшьләр хәрәкәте активистлары, яшь гаиләләр, яшь белгечләр катнаша ала. Конкурс 3 яшь төркемнәрендә үткәреләчәк: 7-10 яшь, 11-14 яшь, 15-18 яшь.
Беренче этап 24 июльдән 15 августка чаклы республиканың сәламәтләндерү лагерьларында, яшьләр һәм балалар үзәкләрендә үтәчәк. Икенче этапта 15 августтан 19 ына чаклы районнарның оештыру комитетларында нәтиҗәләр ясалачак. Аннан соң 20 августка чаклы тавыш бирү юлы белән сайлап алынган иң яхшы 10 эш dobro.rt@tatar.ru электрон адреска җибәреләчәк.
20 августтан 25 енә чаклы этапта нәтиҗәне республиканың оештыру комитеты ясаячак, һәм иң яхшы иҗат эшләре http://vmeste.tatar.ru сайтына урнаштырылачак. Һәркайсы теләсә ничә открытка ясый (рәсем) ала (катнашучы анкетасы да куелырга тиеш).
Урталай бөкләнгән открытка теләсә нинди форматта булырга мөмкин (иң яхшысы А4). Тышкы ягында рәсем, эчендә якыннарыгызны Республика көне белән котлау.
Рәсемне акварель, гуашь, төсле карандашлар, фломастерлар, пастель һ.б. белән ясарга мөмкин. Открытканың алгы ягында "Безнең Республика: "Без булдырабыз! Без бергә!" Республика көне белән, Татарстан!" дип язылган булырга тиеш.
Җиңүчеләрне бүләкләү шул ук исем астында республика балалар открыткалары күргәзмәсендә үткәрү планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев