Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Резидә Газыймова: “Укучыларымның уңышларына сөенәм“

    Укытучылар көне - иң популяр бәйрәмнәрнең берсе: нәкъ менә 5 октябрь көнне мәктәпләрдә, лицейларда, колледжларда барлык укытучылар үз укучыларыннан, хезмәттәшләреннән, якын кешеләреннән, туганнарыннан, дусларыннан һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан котлаулар кабул итәләр.

    Һәр кешенең укытучысы булганга да бу бәйрәм иң ямьлеседер, мөгаен.
    Зирекле лицее коллективы - районда яңа уку елына хәзерлек буенча да, уку-укыту нәтиҗәләре буенча да әйбәтләрдән санала. Биредә 22 ел буена Резидә Мәүлемҗан кызы Газыймова балаларга татар теле һәм әдәбияты фәнен укыта. 2009 елны аңа югары квалификация категориясе бирелгән.
    -Сез бу һөнәрне ничек сайладыгыз һәм эшчәнлегегезне дәвам итәргә нәрсә этәргеч бирә?
    -Укытучы һөнәренә хөрмәтем балачактан ук килә, Яңа Ибрай мәктәбендә эшләгән укытучыларым да, әнием дә (ул - атказанган педагог) миңа һәрчак үрнәк булдылар. Алга барырга миңа фәнем белән кызыксынган, үз туган телләрен күбрәк белергә омтылган укучыларым этәргеч бирә. ДЙА (ГИА) тапшыру нәтиҗәләре дә (уртача 4 балл) шул хакта сөйли, менә 20 ел инде укучыларымның 60-70%-ы район, республика күләмендә үткәрелүче олимпиадаларда, конкурсларда катнашып, җиңеп киләләр һәм, әлбәттә инде, минем горурлыгым - минем дәвамчыларым - алмашка килүчеләр. 18 укучым вузларда татар филологиясе факультетларында белем эсти.
    -Кызыгыз да Сезнең сукмактан киттеме соң?
    -Әйе, Алсу Фәннәр Академиясе аспиранты, инглиз һәм фарсы телләрен өйрәнә. Аның уңышлары да миңа канатлар өсти.
    -Сез үзегез конкурсларда катнашасызмы соң?
    -Әйе, ике ел рәттән "Иң әйбәт укытучым" конкурсында җиңүче булдым, "Иң әйбәт укытучы" Бөтенрәсәй конкурсында да җиңү яуладым.
    -Сез эшне үзегезнең педагоглык тәҗрибәсеннән чыгып, үз алымыгыз белән алып барасызмы?
    -22 ел дәвамында минем тарафтан тупланган методик система, башка система кебек үк, үзара бәйләнгән компонентлар җыелмасын тәшкил итә. Укыту максатларында үзәк компонент булып түбәндәгеләр тора: бала шәхесен үстерүдә юнәлеш бирү, уку-укыту процессында аның субъект позициясен гамәлгә ашыру, һәр укучының индивидуальлелеген хуплау.
    Район, зона һәм республика күләмендә үткәрелгән семинарларда, методик берләшмәләр секцияләрендә, түгәрәк өстәлләрдә һәм конференцияләрдә докладлар белән чыгыш ясыйм. Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенрәсәй съездында үз тәҗрибәмнән чыгып мастер-класс күрсәттем.
    -Эш тәҗрибәгез белән сез безнең газетабыз битләрендә дә уртаклашасыз. Ә язмаларыгыз тагын кайсы газеталарда урын ала?
    -Иҗат - минем эшләремнең төп төрләреннән берсе булып тора: район һәм республика газеталарында 45 язмам басылып чыкты. "Р. Фәхреддин мирасын укыту-тәрбия процессында файдалану" китабында минем "Укыту-тәрбия процессы" дип аталган язмам басылган. "Хәтер" нәшрияте, "Мәгариф", "Идел", "Ялкын" журналлары белән хезмәттәшлек итәм. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә "Халык педагогикасы аша шәхес тәрбияләү" китабы нәшер ителде. "Тел дәресләрендә яңа алымнар" дип аталган методик пособие (ярдәмлек) өстендә эшне төгәллим. Р. Фәхреддинның тәрбия алымнарын кулланып "Кызларыма серләрем бар" пьесасын яздым ("Мәгърифәт" журналында басылып чыкты).
    -Сездә республика, Рәсәй Мәгариф һәм фән министрлыгыннан тапшырылган байтак кына грамоталар, рәхмәт хатлары бар. Сезнең өчен иң кыйммәтле бүләк кайсысы?
    -Иң кыйммәтле бүләк ул - минем укучыларымның уңышлары.
    Әңгәмәне Лариса
    ФЕДОРОВА алып барды

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: