Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • “Сезнең тормышыгыз – ул батырлык“

    28 гыйнварда без, ягъни халык иҗаты һәм көнкүреше музее хезмәткәрләре Акбүре мәктәбенә сыйныф җитәкчеләренең район семинарына чакырулы идек. Семинар "Крайны өйрәнү ысуллары белән патриотик тәрбия" дип аталган иң актуаль тема буенча үтте. "Уңышка юл" программасы буенча әти- әниләр белән эшләү буенча мастер-класс үткәрелде. Семинар Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иде. Семинарга...

    28 гыйнварда без, ягъни халык иҗаты һәм көнкүреше музее хезмәткәрләре Акбүре мәктәбенә сыйныф җитәкчеләренең район семинарына чакырулы идек. Семинар "Крайны өйрәнү ысуллары белән патриотик тәрбия" дип аталган иң актуаль тема буенча үтте. "Уңышка юл" программасы буенча әти- әниләр белән эшләү буенча мастер-класс үткәрелде. Семинар Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иде.
    Семинарга кадәр тарих укытучысы, крайны өйрәнүче - энтузиаст Вәсил Вәлиуллин минем белән мәктәп музеен яңадан торгызу турындагы шатлыгы белән уртаклашты. Музей 1997-2011 елларда татар теле һәм әдәбияты укытучысы, хәзер мәрхүм булган Салисә Шәйдулла кызы Минкәева тарафыннан оештырылган иде. Урыны җәннәттә булсын.
    2012 елда ремонт вакытында һәм балалар бакчасын авыл җирлеге бинасыннан мәктәпкә күчергәндә, музей бөтенләй диярлек ябылган булган. Бу мәктәп коллективы, бигрәк тә Салисә Шәйдулла кызы һәм Вәсил өчен зур кайгыга тиң хәл була. Гомуммәктәп күләмендәге чара башлангач, аны бер минутлык тынлык белән искә алулары бер дә гаҗәп түгел иде. Вәсил Вәлиуллин коридорда ук кунакларны Бөек Ватан сугышында һәлак булган акбүрелеләрнең фронттан килгән хатлары белән таныштырды. Мондый хатлар аларда бик күп - 35. Укытучы һәр хатның эчтәлеген, һәр солдатның язмышын яхшы белә. Мин түзеп тора алмадым, аларны аерым китап итеп бастырырга, киләчәк буынга кадерле истәлек итеп калдыру кирәклеген әйттем.
    Яхшы итеп хәзерләнгән укучылар үзләре сыйныф бүлмәләренең берсендә урнашкан мәктәп музеена экскурсия үткәрделәр. Идәндә өйдә тукылган келәмнәр, стеналарда декоратив һәм чиккән сөлгеләр, чиккән күкрәкчәләр. Шкафларда авыл территориясендә табылган тар муенлы чүлмәкләр, көнкүреш әйберләре, чүлмәкләр, савыт-саба ватыклары бар. Алар безнең эрага кадәр ХVI-XIII гасырларга карый, бу Казан һәм Татарстан Милли музее галимнәре тарафыннан расланган. Ә без ниндидер 18 гасыр турында сөйлибез, төрле вакытларда "Яңа Волчья", "Малодетка", "Татар Волчьясы", 1994 елдан "Акбүре" исемен йөрәктән Акбүре авылы кайчан килеп чыккан соң дибез.
    Бөек Ватан сугышына багышланган материаллар бер стенаны биләп тора: сугышта һәлак булган һәм исән-сау әйләнеп кайтучыларның 91 фоторәсеме (101 һәлак булучылардан һәм 116 - сугыштан әйләнеп кайтучы акбүреле), тыл хезмәтчәннәренең 75 фоторәсеме урын алган, әлегә мәктәпләрдә бу сирәк күренеш. Бу саннар артында мәктәп коллективының, аның директоры Харис Латыйповның, элеккеге директор Хәмзә Минкәевның, укучыларның зур хезмәте - эзләнүләре ята.
    Музей белән танышканнан соң кунаклар 1, 3 һәм 5 сыйныфларда класс сәгатендә катнаштылар, дәресләрне Гөлия Вәлиуллина ("Гаилә елъязмасы" темасына) һәм Венера Хәлиуллина ("Геройларга мәңгелек истәлек" темасына) үткәрде. Бу дәресләргә әтиләре һәлак булган һәм исән калганнарның балалары чакырылган иде. Алар балалар алдында чыгыш ясап, музейга туганнары, якыннарының экспонатларын тапшырдылар. Әйтик, Сөлчәбаштан Шәвәлиев Мингатаның килене кайнатасының матросс күлмәген бүләк итте, ул сугыш вакытында Ерак Көнчыгышта Зирекле егете Газыймов Вәгыйзь (минем агай) белән хезмәт иткән. Балалар кыскача гына үзләренең бабалары, карт бабалары турында сөйләделәр, дәрескә башкаларга күрсәтер өчен медальләрен дә алып килгәннәр иде.
    Семинар эшен "Сезнең тормышыгыз - ул геройлык!" дип аталган класстан тыш чара төгәлләде, аны Вәсил һәм Гөлия Вәлиуллиннар алып барды. Һәр җөмлә, һәр сүз, һәр чыгыш архив, тарихи, чын фактлар, авыл тормышы вакыйгалары, авылдашларның архив мәгълүматлары, "Мемориал" ОБД һәм "Халык батырлыгы" сайтлары чыганаклары белән ныгытылган иде.
    Шунда ук һәлак булганнарның туганнарына сугышчыларга бирелгән бүләкләү кәгазьләренең күчермәләре тапшырылды. Кыска гына язмада сценарийның бөтен мизгелләрен атау мөмкин түгел. Килгән кунакларның, өлкән яшьтәге акбүрелеләрнең чыгышлары, һәр мизгел балалар күңеленә барып җиткәндер, "компьютерларына" игелек орлыклары салынгандыр дип уйлыйм.
    Бу зур эшне башлап йөрүче - армый-талмый туган якны өйрәнүче, "Яңа Чишмә районы тарихы" дип аталган 7-9 сыйныфлар өчен уку әсбабы авторларының берсе - Вәсил Вәлиҗан улы Вәлиуллин. Афәрин егетләр, уңышлар сезгә. Киләсе елларда Вәсилнең үз китабының да дөнья күргәнен көтәбез.
    Мидхәт ГАЗЫЙМОВ,
    музей директоры

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: