Шат күңелле, энергияле, максатчан
Яңа Чишмә гимназиясе педагоглары үзләренең 11 сыйныф укучысы Раил Харисов турында әнә шулай диләр.
Раил монда икенче ел укый һәм инде үзен уңай яктан гына күрсәтергә өлгергән.
Бер генә мәктәп чарасы, концертлар Раилдән башка узмый. Район башлыгы чыршысында Шүрәлене уйнаргамы? Рәхим итегез. ТР халыклары мәктәп фестивалендә конферансье булыргамы? Бик рәхәтләнеп! Раил үзен сәхнәдә судагы балык кебек хис итә. Барлык рольләрдә дә бик теләп, кыю, үз-үзенә ышанычлы итеп уйный. Спектакльләрдә, концертларда ул балалар бакчасыннан ук актив катнаша. «Бу – минеке!» дигән хис аңарда туган авылы Акбүре авылында театр түгәрәгенә йөри башлагач барлыкка килә (9 сыйныфка кадәрул анда укыган).
Артист булу, үз тормышын мәдәният белән бәйләү теләге еллар узу белән ныгыган. Шуңа күрә Казан дәүләт мәдәният институтына укырга керү аның хыялына әверелгән. Театральләштерелгән тамашалар режиссурасы һәм татар халык мәдәнияте факультетларына документларын тапшырачак. КФУның татар журналистикасы факультетында да бәхетен сынап карарга тели.
Раил әдәбиятны туган телдә дә, рус телендә дә бик ярата. Күп укый, бигрәк тә шигырьләрне. Яраткан язучыларыннан Анна Ахматова һәм Гадел Кутуйны атый. Үзе дә татар һәм рус телләрендә шигырьләр яза. «Мөгаен, әтием линиясе буенча бабамнар ягына тартканмындыр», - дип елмая Раил. Үзен татар телендә нәфис прозада сынап карый. Үзенең бабасы - Бөек Ватан сугышында катнашучы турында язган иншасы өчен дипломы бар инде. Аның иҗатын беренче бәяләүчеләр - әти-әнисе һәм дуслары.
«Раил даими рәвештә мәктәп программасы кысаларыннан тыш та күбрәк белергә омтыла, - ди татар теле укытучысы Миләүшә Шакирҗанова. - Аның белеме һәм энергиясе күп нәрсәгә җитә: сыйныфта гына түгел, мәктәптә дә иң актив укучыларның берсе булу, төрле электив курсларда, олимпиадаларның барлык этапларында, иҗади чараларда, конкурсларда катнашу, төрле интеллектуаль уеннарда үз белемеңне тикшерү дисеңме. Раил үзенең булачак һөнәрен күптән билгеләде һәм югары максатка ирешүгә тәвәккәл атлый. Аны гуманитар фәннәр кызыксындыра һәм ул тотрыклы, бу юнәлештә тырышып эшли. Ике ел дәвамында ул рус һәм татар әдәбияты, шулай ук татар теле буенча мәктәп олимпиадаларында җиңүче. КФУның рус һәм татар әдәбияты буенча төбәкара олимпиадаларында актив катнаша. Читтән торып үткәрелгән этапларда призер буларак, күптән түгел көндезге турларда катнашты. Аның җиңүләре байтак, бер елдагыларын гына булса да атап үтәм. Болар -«Speaking contest» ораторлык осталыгы IV республика конкурсында 3 дәрәҗә диплом, Каюм Насыйри исемендәге XIX төбәкара яшүсмерләр фәнни-тикшеренү укуларында 1 дәрәҗә диплом, «Туган телем -серле тел» шигырь укучылар VIII төбәкара конкурсында 2 дәрәҗә диплом, «Җәлил укулары» II Халыкара әдәби конкурсының муниципаль этабында «М. Җәлил татар телендә» номинациясендә 2 урын. Раил шулай ук «Тукайча язам. Пишу, как Тукай» дип аталган муниципаль конкурс һәм «Туган як җәүһәрләре» конкурсының муниципаль этабында җиңүче.
«Ел укучысы» муниципаль конкурсында катнашучы, быел Раил өлкән сыйныф укучылары советы рәисе булып тора. «Укытучы көне», «Нәфис сүз» конкурсы, ул шулай ук «Гадел кешеләр» КВН командасы капитаны. Кыскасы,ул катнашкан чараларны бик озак санарга мөмкин. Мәктәптә дә, туган авылы Акбүредә дә бер генә Яңа ел бәйрәме дә аннан башка үтми.
Егет бик мәрхәмәтле һәм тәрбияле. Иптәшләренең уңышларына сөенеп яши белә. Беркайчан да үз тигәненә башкалар хисабына ирешми. Аның өчен иң мөһиме - аралашу, коллективта булу. Аның белән җиңел һәм уңайлы. Мәктәптә аны кечкенәләр дә, яшьтәшләре дә белә. Раил белән киңәшләшәләр, аңа ышаналар. Аның тормыш кагыйдәсе: «Әгәр мин түгел икән, кем соң?».
Рус теле һәм әдәбияты укытучысы (ред) Дина Каниева да Раил турында уңай фикердә. «Педагогка аның фәненә карата кызыксыну белдергән, аны яраткан укучылар белән эшләү һәрвакыт күңелле, - диде ул.- Раил өчен укуда да, дәрестән тыш эшчәнлектә дә уңышка ирешү иң мөһиме. Ул шундый кеше – аңа нәрсә дә булса эшләр өчен ялынып тору кирәкми. Аның күзләрендә һәрвакыт белем уты балкый. Башкалар кебек үк, аның да төрле чаклары була, әмма ул беркайчан да күңел төшенкелегенә бирелми. Диплом алмаган икән - бәла түгел! «Минем җиңү әле алда!», диячәк ул. Мине аның максатчанлыгы, оптимизмы, үз көченә ышануы шатландыра. «4»леме яки «5»леме - мөһим түгел, иң мөһиме, гадел алган билге.
Раил дәресләргә һәрчак әзерләнеп килә, күп укый. Укытучыларга, өлкән буын кешеләренә хөрмәт күрсәткән ата-анасына рәхмәт. Йөкләнеш зур булуга карамастан ( чөнки 11 нче сыйныф укучылары чыгарылыш сыйныф бит) ул арыганлыгына зарланмый, киресенчә, Раил һәрчак яңа җиңүләргә омтыла (конкурсларда, олимпиадаларда, конференцияләрдә катнашу). Ул беркайчан да арыдым дип әйтмәс, ә елмаеп кына «катнашачакмын», - дип җавап бирә.
Без дәресләрдән соң бергәләп эшлибез, киңәшләшәбез, тәкъдимнәр алышабыз, бердәм фикергә киләбез. Раил - горурланырлык укучы. Бик максатчан егет, юк, бу сүз өчен генә түгел, чөнки кеше артында һәрчак аның эше, нәтиҗәләре тора. Ә Раилнең алар аз түгел. Ул «Балалар фән дөньясында» дигән район иҗади, «Онегин укулары» Республика, Евгений Баратынскийга багышланган конференцияләрдә катнашты. Рус теле көненә багышланган шигырь укучылар арасында үткәрелгән район конкурсында җиңүче дипломы, «Җәлил укулары» IV Халыкара әдәби конкурсының «Җәлил рус телендә» номинациясендә (муниципаль этабында), «Тере классика-2021» Бөтенроссия яшь шигырь укучылар конкурсының региональ этабында җиңүче, рус әдәбияты буенча район олимпиадаларында күп тапкырлар җиңүче дипломнары бар. Бу аның соңгы җиңүләре булмас, дип уйлыйм».
Раил үзе турында күп сөйләргә яратмый, елмая гына. Ул талантлы һәм хезмәт сөючән. Үзен романтик дип саный. Ә бу сыйфат үзе сайлаган юлда бик кирәк. Зур йөкләнеш аркасында йоклыйсы гына килгән көннәр дә булгалый, ди ул. Бу аңлашыла да, тере кеше бит. Әмма Раил, гадәттә, үзен тиз кулга ала, яңа энергия белән укуга һәм иҗатка тиз кереп китә. «Моңа мине гаиләм, дусларым, укытучыларым, тирә-ягымдагылар илһамландыра», ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев