Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Сингапур укулары

    Гомер-гомергә педагогика фәне укучылар дәрес материалын әйбәтрәк үзләштерсеннәр өчен нинди алымнар уйлап табарга, ничек итеп белем бирергә һәм өйрәтергә дигән сорау өстендә баш ваткан. Хәзерге мәгълүматый технологияле егерме беренче гасыр да белем бирүдәге алымнарны алдынгыларына үзгәртүне таләп итә. Укучылар тормышта үз урыннарын тапсын (уңышка ирешсен) өчен педагоглар аларга теоретик белем...

    "Сингапур алымы" шушы сорауларның һәммәсенә җавап бирә, бу алымны Татарстанда хөкүмәт дәрәҗәсендә белем бирүдә кулланырга булдылар. Әйтергә кирәк, Казан мәктәпләре күптәннән шушы алым белән эшлиләр, бу хакта педагогларның да, укучыларның да фикерләре уңай. Аны бер кулланып карагач, кабат иске алымга кайтырга теләмиләр. Быелдан башлап безнең район укытучылары да дәресләрдә "Сингапур алымын" куллана башлыйлар. Педагогларның бер өлеше аны өйрәнгән булса, 25 һәм 26 октябрьдә аны Яңа Чишмә башлангыч мәктәбе һәм гимназия укытучылары үзләштерде. Алдынгы алымның асылын һәм эчтәлекләрен аларга район мәгариф бүлеге методистлары (үзләре күптән түгел башкалабызда 5 көнлек курс үтеп кайтканнар) аңлатты. Аның үзенчәлекләре сингапур алымы ярдәмендә үзләштерелде. Бу алымны эшләгән сингапурлылар, лицензия алып, күптән үзләренең хезмәт җимешләренә патент та алганнар, хәзер алар уйлап тапкан алым бөтен илдә популяр. Практика шуны күрсәтә, яңа алым укучыда хәзерге заманда үтә мөһим сыйфатларны: коммуникабельлелек, хезмәттәшлек итү, тәнкыйти фикерләү сәләте, креативлык тәрбияли. Бер дәрестә генә булсаң да, моның нәкъ шулай икәнлегенә ышанасың. Дәрес исә үзе гадәти дәрескә бик аз ошаган һәм күбрәк мавыктыргыч, эчтәлекле, фикер йөртүгә мәҗбүр итүче уенны хәтерләтә. Мисал өчен, укучылар өстәл артында 4 шәр кеше булып утыралар һәм бу бердәм команда, өстәлдә өстәмә материаллар: альбом кәгазе, дәфтәрләр, фломастерлар, ручкалар куелган. Стеналарда шарлар, плакатлар - алары да тиздән эшләтеп җибәреләчәк. Менә шундый эш халәте булдырылачак, аннан чыгу инде мөмкин булмаячак, чыгасы килмәячәк тә, чөнки ул синең күңелеңне биләп алган була. Мондый дәрестә күңелсезләнеп утыручылар беркайчан да булмаячак, чөнки укучыларга утырып торырга һәм нидер язарга гына туры килмәячәк. Сигнал буенча алар сыйныф буйлап биергә керешәчәкләр, иң мөһим шарт - стенадагы шарга тотынырга тырышу, ягъни укучылар барысы да хәрәкәттә булырга тиешләр, "тукта" дигән сигнал булгач, алар парлап (яки дүртәүләп) басарга тиешләр. Аларга задание яки сорау бирелә, шулар өстендә эшләп, әлеге пар 30 секунд эчендә информация алмашалар. Укытучы кулын күтәрә, укучылар да шулай эш итә, бу - укытучы белән эшләү өчен тынлык сигналы һәм командалар сайлау буенча җавап бирәчәк. Аннан соң берничә җаваптан иң яхшысы сайлап алына. Бу сингапур методикасын тәшкил итүче бер өлешнең тасвирламасы - микс-пэа-шэа, алар барлыгы 13 тән артык, һәркайсының үз исеме: финк-райт-раунд-робин, тимбилдинг һ.б. Шуларның һәркайсында укучылар арасында үзара бәйлелек, позитив индивидуаль җаваплылык, бертигез катнашу, берьюлы үзара тәэсир итешү бар - бу сингапур медотикасының принциплары.
    Дәресләр шау-шу белән, күңелле, күтәренке кәефтә, актив һәм кызыксыну тоеп бик яхшы үтте. Үзләренең укучыларына әйләнгән укытучылар яңа методика өстенлекләрен үзләрендә тикшереп карый алдылар. Әлеге дәрес файдалы булдымы соң, дигән сорауны биргәч, алар уңай җавап бирделәр. Киләчәктә кулланырлармы? - Сынап карарга кирәк -, дигән җавап яңгырады.
    Ольга ИВАНОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: