Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Сокландык сиңа, Питер!

    Без, Тубылгы Тау мәктәбенең 8 сыйныф укучылары, "Ялкын Питерга китерер!" бәйгесе җиңүчеләре, 28 февраль көнне Санкт-Петербург шәһәренә экскурсиягә кузгалдык. - Программада каралганча, бер көн Мәскәү шәһәрендә булдык: анда "Кызыл мәйдан"да һәм Булгаков музеенда булырга өлгердек. Язучының "Мастер һәм Маргарита" әсәре белән якыннан таныштык, хәтта мәче-Бегемот белән фотога да төштек. 2...

    Без, Тубылгы Тау мәктәбенең 8 сыйныф укучылары, "Ялкын Питерга китерер!" бәйгесе җиңүчеләре, 28 февраль көнне Санкт-Петербург шәһәренә экскурсиягә кузгалдык.
    - Программада каралганча, бер көн Мәскәү шәһәрендә булдык: анда "Кызыл мәйдан"да һәм Булгаков музеенда булырга өлгердек. Язучының "Мастер һәм Маргарита" әсәре белән якыннан таныштык, хәтта мәче-Бегемот белән фотога да төштек.
    2 март көнне без Петербургка килеп җиттек. Иң беренче итеп, А. С. Пушкинның музей-лицеенда буласы килде. Музей 1949 нчы елда А.С.Пушкинның 150 еллыгына ачыла. Без аның укыган бүлмәләрендә булдык, ул утырган парталарга утырып карадык. Шагыйрь бик оста рәсем ясаган, 14 тел белгән. Пушкин лицейда укыган вакытта шигырьләр яза башлый. Без аңа тапшырылган чын мактау кәгазен күрдек, ул искиткеч! Истәлеккә бик матур перолар алып, музей-лицей белән хушлаштык.
    Алга таба Екатерина I сараена юнәлдек. Экскурсовод Мария Александровна сүзләренә караганда, 1703 нче елның 16 маенда Нива култыгы тирәсендә Петр I теләге белән Санкт-Питер-Бурх дигән крепость куела. Һәм менә нәкъ шушыннан шәһәр төзелә башлый да инде. Шушы елларда шәһәр читендә "Татарлар Бистәсе"дә төзелә.
    Менә без Екатерина I сараенда. Аны Петр I булачак хатыны Екатеринага бүләк итеп төзетә. Һәр бүлмәсе алтын белән йөгертелгән. Бу сарайның матурлыгын сүзләр белән генә әйтеп булмый. Ләкин иң гүзәле - гәрәбәдән төзелгән бүлмә (анда фотога төшәргә дә тыела). Сарай алдында искиткеч бакча. Аның мәйданы 107 га. Анда бик күп сирень (канәфер) куаклары (патшабикәләрнең яраткан агачы). Берничә метр читтәрәк Александр сарае урнашкан.
    Санкт-Петербургта безгә иң ошаган музей - Эрмитаж булды. Аны, чыннан да, йөреп бетерерлек түгел икән. Эрмитаж үзара тоташкан 5 бинадан тора.
    Анда 1000 нән артык бүлмә һәм 3 миллионнан артык экспонат саклана. Иң матур картиналарның берсе - Леонардо да Винчи картиналары. Алга таба без С.Петербургта яшәп иҗат итүче Альбина Таһирҗанова белән очраштык. Ул Муса Бигиевның оныгының хатыны. Альбина апа блокада баласы. Ничек итеп исән калуы турында елый-елый сөйләде. Ул безгә татарлар белән бәйле урыннарны күрсәтте . Ачлык елларында(1921-1922) Петербургта татар балаларын ачлыктан йолып калу өчен өч балалар йорты төзелә. Без аны күрдек.
    Пискарев зыяратына килдек, ул шәһәрдән 25 км читтәрәк. Монда 490 мең кеше җирләнгән. Андагы язуларны укыганда тәннәр чымырдап куя, ә күзләрдән яшь ага. Кечкенә кыз Таня Савичеваның хатларын елый-елый укыдык. Һәр елның 8 нче сентябрендә блокадада һәлак булганнарны зурлап искә алалар. Ямь-яшел чирәм һәм 10 мең кызыл розалар баш төртеп килә. Зыяратның тирәләренә миләш агачлары утыртылган, алар безнең якларда үсә торган миләш агачына һич тә ошамаган, чөнки алар җиргә кадәр башларын игән.
    Татар мәчетенә барып намаз укыдык. Альбина ханым үзенең китапларын бүләк итте.
    Менә саубуллашу кичәсе дә килеп җитте. Татарстанның Петербургтагы даими вәкиле Шамил Әхмәтшин (Арча егете) кунакханәгә килде. Ул Петербургтагы уку йортлары турында сөйләде. Безне шушы сәяхәткә алып килгән уңышыбыз белән кайнар котлады, алга таба тырышып укырга, актив булырга өндәде. Күңелле сөйләшү күчтәнәч - торт белән чәй эчкәндә сизелми дә үтеп китте.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: